Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: Бөеклеккә үрмәләгән саен, аска өстерәүчеләр арта

Ул – чын мәхәббәт җырчысы, җырлары да нигездә әлеге хис турында. Хатын-кыз колаклары белән ярата, диләр. Шуның өчен Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның иҗатын гүзәл затлар ярата.“Интертат” сәхнә артында үзенең чыгышын көтеп йөргән җырчы белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: Бөеклеккә үрмәләгән саен, аска өстерәүчеләр арта

- Әнвәр абый, татар эстрадасына “Соң дисең микән?” җыры белән килеп кердегез. “Татар җырында” әлеге җырыгыз белән “Елның иң романтик җырчысы” номинациясендә бүләкләндегез.

- Әлеге җырны яратып башкарам, ул репертуарымда зур урын алып тора. Гомумән, җырлар сайлаганда һәрбер сүзенә игътибар бирәм. Ул беренче тапкыр укып чыкканда ук минем күңелемә кереп, аңымда калырга тиеш. Җыр миңа ошаган очракта гына аны тамашачыга тәкъдим итә алам. Нигездә, мәхәббәт турында җырлыйм бит. Иҗатымда хатын-кызларга зур урын бирәм, барлык җырларым да алар өчен. Бу дөньяда хатын-кызлардан да илаһи, бөек зат юк. 

“Соң дисең микән?” җыры минем өчен язылган җыр түгел. Авторлар аны башка кешегә биргән, ә ул аны җырламаган. Ә мин беренче юлларыннан ук үзем­неке икәнен аңладым һәм башкарырга булдым. Радиога ротациягә дә бирмәгән идем, җыр интернет аша таралды. Тамашачы аны шунда ук яратып кабул итте.

- Узып баручы ел нинди вакыйгалар белән истә калды?

- Бу ел концертларым белән истә калды, үзем өчен яңа шәһәрләр ачтым. Заллар тутыра һәм тамашачы җыя алганыма сөендем. Татар эстрадасы сәхнәсенә соң гына килеп кердем, шуңа да карамастан үз урынымны таба алдым. Бүгенге көндә үземнең барлык хыялларымны чынга ашырып барам, Аллаһы Тәгалә мине ишетә. Яулыйсы үрләрем алда булсын.

Тиздән 45 яшь тула, бик нык юбилей бәйрәменә әзерләнәм. Аны “Уфа Арена” стадидонында билгеләп узарга телим. Ир-атның иң җитлеккән, акыл туплаган вакыты шушы чорга туры килә торгандыр. Бу яшьтә ир-атның бөтен әйбере җитеш булырга тиеш. Яшь барган саен тормышка карашым үзгәрә, артка борылып карый һәм нәтиҗәләр ясыйм. Киләчәк тормыш турында күп уйланам. Балаларым буйга җитте, яраткан хатыным янәшәдә. Шуның өчен үземне иң бәхетле кешегә саныйм.

- Гаилә тормышына вакыт каламы соң?

Яшермим, гаиләгә вакыт бик аз кала. Еракта булсам да һәрвакыт алар белән булырга тырышам, телефон аша аралашып торабыз. Мине сагыналар, балаларга кайвакыт игътибарым да җитеп бетми торгандыр. Тик ир-ат эшләргә, үз гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Тормыш иптәшем Ирина бик акыллы хатын-кыз, ул минем эшемнең катлаулы якларын аңлый. Кирәк вакытта киңәшләре белән ярдәм итә. Аның белән биш ел йөр­дек, бер-беребезне белеп, аңлап, яратышып өйләнештек. Тормыш иптәшем белән 20 елдан артык бергә яшибез. Яшьрәк вакытта көләшә торган иде, хәзер миңа тулысынча ышана.

- Башкорстан җырчылары Татарстанда чыгыш ясауны кулай күрә. Ни өчен?

- “Нәрсә калган сезгә монда?” – дисеңме (көлә). Һәрвакыт Татарстанда чыгыш ясарга хыялландым. Монда иҗат итү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Монда шоу-бизнес өлкәсе шактый алда бара. Башкортстанда опера сәнгате популяр, эстрада юнәлеше артта кала.

- Социаль челтәрдә еш утырасыз, тамашачылар нәрсәләр язалар соң?

- Яшермим, тискәре фикер язучылар бар. Соңгы вакытта гел сәхнә киемнәрен тәнкыйтьлиләр. “Мондый яшьтә сыланып торган чалбар кияү килешми. Андый кием белән сәхнәгә чыкмыйлар”, - дип язалар. Беренчедән, мине дизайнерлар киендерә. Икенчедән, уңайлы кием сайларга тырышам. Мин мыскыллы сүзләр язучыларны яратмыйм. Тәнкыйть итүче сүзләрен чыгышны уңышлырак итү юлларын күрсәтеп әйтә икән, әлбәттә, кабул итәм. Аның фикеренә колак слам, чөнки үземә таләпчән мин. Төрле тәнкыйть бар, йөрәккә кереп калганы да бар. Кешенең шәхесен бервакытта да рәнҗетергә кирәкми. “Шундый тавыш була мени? Нәрсәгә көше көлдереп йөрисең”, - дип язучыларны аңламыйм. Бөеклеккә үрмәләгән саен, сине аска төртеп төшерергә теләүчеләр арта.

- Фонограммага җырлауга карашыгыз нинди?

- Фонограмма кайбер очракта кирәк, тик мин һәрвакыт теере тавышка җырлау ягында. Дөресен әйтәм, концертларымда фонограмма кушып җырлаган чаклар булды. Анда үзеңнен җаныңа урын таба алмыйсың инде, шулкадәр борчылдым. Тольяттида узган концертымда авырып киттем, тавышым бетте. Тик барыбер тере тавышка җырлап чыга алдым. Халык аңлады, басып алкышладылар.

- Башка артистларның популяр җырларын башкару гадәти хәлгә әйләнде. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Мин әлеге күренешкә каршы түгел. Җырларны яңартырга, яңа сулыш өстәргә кирәк. Бу җыр авторлары өчен дә зур уңыш булып тора бит. Тик һәрвакыт килешеп, үзара аңлашып эшләргә кирәк. Мин заманында “Пар алма” җырын башкардым. Аны башкару өчен Айдар Галимов белән Зөфәр Хәйретдиновтан рөхсәт сорадым. Бер-береңнен иҗатын хөрмәт итәргә кирәк, шул очракта гына уртак фикергә килергә һәм дус-тату эшләргә була. Аннан соң артистлар бервакытта да тамашачы алдында сүз көрәштерергә, мөнәсәбәтләрен ачыкларга тиеш түгел. Сәхнә кешесе иҗаты аша дөньяның матур якларын күрсәтергә тиеш.

- Яңа елда “Интертат” укучыларына нәрсә теләр идегез?

- Хәзер буталчык замана бара, шуның өчен тынычлык кирәк. Хәзер яман шеш авыруы белән чирләүчеләр бик күп, шуны дәвалау өчен берәр чара булсын иде. Үземнең якыннарыма да әлеге яман чир кагылды, дусларыма да. Сәламәт булыйк, матур яшик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100