Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Бакировны искә алу: «Аның әсәрләре — татар музыкасы тарихының энҗе-мәрҗәне»

«Әгәр белгән булсам», «Әйткән идең», «Ай, кызлар-йолдызлар» һәм башка халык күңеленә кереп калган җырларның авторы, Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Бакировка багышланган музыкаль кичә узды. «Интертат» композиторның якыннары белән иҗат мирасы, гаилә традицияләре һәм аның соңгы минутлары турыда сөйләште.

news_top_970_100
Әнвәр Бакировны искә алу: «Аның әсәрләре — татар музыкасы тарихының энҗе-мәрҗәне»

«Музыкага мәхәббәт оныкларына да күчә»

Әнвәр Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казанда туган. Ул тугач: «Ул Сабантуй көнендә туды, димәк, музыкант булыр!» — дигәннәр. Әнвәр абый иҗади гаиләдә тәрбияләнеп үсә: әти-әнисе Закир һәм Газизә гармунда уйнарга оста, сеңелләре — Мәрьям, Гөлсем мандолинада, энеләре Шамил — гобойда, Наил — виолончельдә, ә өлкән абыйсы Хәмит кубыз, курай һәм кларнетта уйнарга яраткан.

Халык көйләре яңгыраган өйдә тагын бер талантның тууы — юкка гына түгел. Кечкенә Әнвәргә 4 яшь тулгач, Бакировлар Әлдермеш авылына күченә һәм актив тормыш авылда гөрләп дәвам итә: алар спектакльләр куеп, концертлар оештырып йөри. Гаилә ансамблен авылдашлары яратып кабул итә.

Аннан язмыш аны үзеннән-үзе музыка юлы буйлап алып китә: музыка мәктәбе, музыка көллияте, соңыннан Казан дәүләт консерваториясе. Үзенең «Иртәнге серенада» дигән беренче әсәрен ул 17 яшендә курсташы Хәй Вахитның сүзләренә иҗат итә. Хәрби хезмәте җиде елга якын сузылса да, музыка иҗат итүдән туктамый. Музыка аның тормышында вафатына кадәр зур урын алып тора, ә музыкага мәхәббәт нәсел дәвамчылары — балалары һәм оныкларына да күчә.

Әнвәр абый үзе безнең арада булмаса да, аның турында җылы хатирәләрен кадерләп үстергән оныклары сөйләде.

«Әти бәхетле тормыш кичерде дип әйтеп була. Әмма үзенең авырлыклары белән»

Кичә башланыр алдыннан композиторның оныгы — Ирма Бакирова һәм килене Роза Богданова белән сөйләшеп алдым.

— Без аңа яратып «әти» дип дәшә идек, — дип башлады сүзне Әнвәр Бакировның олы улы Наилнең тормыш иптәше Роза ханым. — Гаиләсен үлеп яратты. Үзенең гаиләсендә дә ишле иде: әни белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерә, дүрт баланың дүрт семьясы, шуннан исәпләп карагыз, бер өстәл артында 18 кеше җыела идек! Җыелгач, бергәләшеп әтинең җырларын җырлашып утырган хәтердә.

Кызганыч, хәзер оныклары таралышып бетте, Россиянең төрле төбәкләрендә тора: Казан, Сочи, Мәскәү, Самарада… Казанда без кызым Асия белән генә калдык. Шуңа күрә оныклар белән күрешүләр еш булмый. Әмма күрешә калсак, традиция буенча әтинең Идел буендагы дачасында җыелышабыз. Әтинең әйберләре һаман шул килеш шунда тора.

Әтинең сүзе гаиләдә — закон. Барыбыз да аны хөрмәт итте. Тормыш иптәше Фирдәвес ханым Болгарскаяны өзелеп яратты. Чын татар зыялылары гаиләсе иде. Мин бу гаиләгә килен булып төшүемә сөенеп туя алмыйм.

Әти яз җитү белән дачасына ашкына иде. Бакчада эшләп, иҗат итеп үзенә күрә ләззәт кичерде. Иҗади тәртипсезлек тә булмый калмый: без әни белән соңыннан таралышып беткән ноталы кулъязмаларны тәртипкә сала идек.

Халык арасында үскәнгәме, ул гел халыкка тартылды, халык арасында йөрде. Шуңа күрә җырларын халык дәррәү күтәреп алды, алар киң таралыш тапты, кайберләре хәтта әтине киң таралыш тапкан җырларның авторы буларак та белми иде.

Әти бәхетле тормыш кичерде дип әйтеп була. Әмма үзенең авырлыклары белән. Тормышта бар да идеаль була алмый бит. Һәр иҗат кешесенең шундый мизгелләре бар. Бөек Ватан сугышында катнашып, аннан соң югары белем алып та (консерваторияне 32 яшендә тәмамлый — авт.), намуслы, абруйлы булып кала белде, — дип искә алды ул.

«Бутербродны ашарга теләмәсәк, аны телемләп кисеп, „пирожный бу“ дип ашата иде»

Гаҗәп, беркайда да булмаган иркәләү сүзен ишеттем бит әле. Оныклары Әнвәр ага белән Фирдәвес ханымга «әтәтәм» һәм «әнәнәм» дип назлап, татарчалатып эндәшкән. Бу сүзләр миңа бик якын тоелды.

— Әнәнәмне яратып «Фофочкам» дип әйтә иде дәү әти, — дип сүзне дәвам итте оныгы Ирма ханым. — Дәү әтинең холкы авыр булуга карамастан (ә без барыбыз да авыр кешеләр — кайчак «шартлый» да алабыз, кабынып та китәбез), ул дәү әнинең ныклы терәге иде.

Әтәтәм белән Горький исемендәге ял паркында һава сулап йөрүләребез исемдә. Ул аякларыма тимераяк кидертә иде дә, мин рәхәтләнеп шугалакта шуа идем. Бозга егылган саен, әтәтәм күтәрә. Аннан соң кафега кереп җылынабыз. Бала булганда тәмле әйберләргә кызыгасың бит инде, дәү әтиебез тәмнүшкәләргә акчасын кызганмады, безне сыйлады. Бауман урамындагы «Чәй йорты» на бер дә кермичә китеп бармый идек.

Өендә булганда, бутерброд яки коймак ашыйсы килми, пирожныйга кызыга идек. Бутербродны иртән ашамыйбыз дип карышкач, ипигә май, шикәр яки кайнатма ягып, шуны вак-вак телемнәргә кисеп, пирожный ясап бирә иде. Шунда ук бутербродны «пирожный» дип, ашап бетерә идек. Кулында булган һәр нәрсәне кирәккәнчә яраклаштырырга оста булды.

Әнәнәм әтәтәмгә төшке ашта зур гына кисәк ит салыр иде, ул шул кисәкне өстәл янында утырган барлык оныкларына таратып чыгар иде.

Үзенең эш бүлмәсенә кереп, бикләнеп, уйнап утырган вакытларын хәтерлим. Уйный-уйный да, аннан соң ноталарны кәгазьгә төшерә. Мин кечкенә чакта аның язуларын аңламыйча: «Әтәтәм, нәрсә соң бу?» — дип аптырата идем. «Язучылар хәрефләр белән язса, музыкантлар ноталар белән яза», — дип аңлата иде.

Мине дә музыка мәктәбенә бирделәр. Үсә торгач, ноталарны аңлый башладым. Һәр шимбә-якшәмбе мине әтәтәмдә калдыралар иде. Иртәдән алып кичкә кадәр алты-җидешәр сәгать музыка дәресләре башлана: яңа әсәрне өйрәнә торырга, карап кына килергә кушкан булалар да, дәү әтидә мин инде аны өйрәнеп, ятлап куя идем. Укытучыларның сөенгәнен күрсәң! «5» ле түгел, «6» лы плюс белән куялар иде. Хәзер сөйләве җиңел дә бит, ул вакытта бик күп күз яшьләре түктем, нервым чыкты (көлә).

Гел-гел пианинода уйнап утырмадым, ял да итеп алабыз: дәү әни төшке аш вакытында ашарга әзерләгән арада дәү әти мине урамга алып чыга, чанага утыртып тартып йөри иде дә, аннан соң бергәләп тәмләп төшке аш ашый идек…

«Дефицит җиләк-җимешләр безнең өстәлдә тора иде»

Әнвәр абыйның балалары профессиональ музыкант булмасалар да, барлык оныклары да музыка мәктәбендә укып чыга. Ә кайберләре, «әтәтәм” нәре кебек, музыка юлыннан китә. Кичәдә чыгыш ясаган Әнвәр аганың оныгы Асия Гәрәева скрипкачы булган:

— Биш яшь тулгач, дәү әтиләргә күчендем, мине дәү әтиемнең зур кара рояле торган бүлмәсендә урнаштырдылар, ә үзе аш бүлмәсенә күченде. Мин рояльдә уйныйм, ул шунда майкачан килеш иҗат итә. Ялгыш нота уйнасам, эшләп утырган вакытында ук: «Хаталы уйнадың!» — дип кисәтә иде. «Ничек? Син бит минем уйнаганны күрмисең!» — дип гаҗәпләнә идем. «Күрмәсәм дә, ишетәм бит», — дип көлеп җавап бирә иде. Чын музыкант бер генә тапкыр ялгыша ала, дип әйтә иде миңа. Бер ялгышкач, алга таба гел дөрес итеп уйнарга өйрәтте.

Илдә кайбер көнкүреш кирәк-яраклары, ашамлыкларга дефицит булуга карамастан, безнең өйдә ул һәрчак булыр иде: казылык, апельсин, мандарин, алма Яңа елда булса да өстәлгә куела.

Хәтерлим, җәен Ташкенттан Мәскәүгә бара торган поезддан берсе дәү әтигә торпеда кавынын тапшырды. Аның исләре, тәмлелекләре һаман күз алдында тора, андый кавынны базардан да сатып ала алмассың!

Дәү әти бөтен оныкларын паркка алып барып, карусельгә утырта иде. Һәрберебезгә туңдырма сатып алырга онытмый иде. Шуңа күрә тилмереп яшәдек дип әйтә алмыйбыз.

Дәү әтинең өстәлендә очлап куелган берничә карандашы торыр иде, чөнки партитураларны баштан карандаш белән яза, соңыннан карага манып өстеннән язып чыга. Әйтерсең, бу ноталарны нәшер итеп чыгарганнар. Бу партитураларны әле дә кулланабыз, күчермәсен эшләттек, — диде Асия һәм концерт чыгышына әзерләнергә кереп китте.

«Авыр мизгел була кала икән, гел әтәтәм төшкә керә»

Әнвәр Бакировның бер көне дә музыкасыз узмаган, музыка — аның яшәү рәвеше, дуслары һәм иҗатташларын якынайта торган илаһи көч. Янына һәрчак яшь җырчы, шагыйрь, композитор, иҗат әһелләре килеп йөрер иде, дип искә ала якыннары. Зилә Сөнгатуллина, Ренат Ибраһимов, Георгий Ибушев, Римма Ибраһимова кебек мәшһүр җырчылар репетиция ясаган вакытта еш кунак булган.

Әнвәр ага уку-агарту эше белән дә шөгыльләнергә өлгергән. Алабугада, Әлдермештә музыка мәктәпләрен ачкан, Чаллыда хор оештырып йөрүдә катнашкан. Кыскасы, яхшы әти, дәү әти генә түгел, җәмәгать эшлеклесе буларак та зур эшләр башкарып, яхшы кеше буларак тарихка кереп калган.

Иҗатының тагын бер үзенчәлеге — сөеп туймас балалары, оныкларына җырлар багышлау. Мәсәлән, олы улы Наилгә 18 яшь тулгач, Мәхмүт Хөсәен сүзләренә «Унсигез яшем» җырын яза, оныгы Илсөяргә «Большевская тетрадь» фортепиано өчен пьесалар циклын, Ирма оныгына «Кызның аю балалары белән биюе» дигән әсәр багышлап яза.

Әнвәр Бакиров халыкка 380нән артык әсәр иҗат итеп калдырган. Кичәдә без шулар арасыннан иң "тәмлеләрен", иң затлы әсәрләрен генә тыңладык. Мәсәлән, «Әйткән идең» дигән җырын татар шагыйре Хәсән Туфанның 70 еллык юбилеена иҗат итә. Бу җыр Хәсән аганың тормыш иптәше Луизаның ихлас мәхәббәтен чагылдырган гимнга әйләнде дисәң дә була. Кичәдә аны 32нче татар балалар музыка мәктәбенең укытучылары — Чулпан Бикмиева, Илфир Бикмиев һәм Даниял Гарифҗанов башкарды.

Шундый ук ихлас җырларның берсе — Мөнир Мазунов сүзләренә язылган «Әниемнең җылы куллары». Җырны тамашачыларга шул ук музыка мәктәбе укучысы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия ирештерде.

Гомумән алганда, композитор үзенең барлык тормыш дәверендә җыр жанрына еш мөрәҗәгать иткән. Шәриф Биккол сүзләренә «Әгәр белгән булсам», Риза Ишморат сүзләренә «Ай, кызлар-йолдызлар!», лирик җырлардан Сибгат Хәким сүзләренә «Белсәң иде» һ.б. бик күп җырларын халык әле дә көйләп йөри, җырларны ишетеп алса, кушылып җырлап та җибәрә.

«Ай, кызлар» җыры — аның сөекле тормыш иптәше Фирдәвес ханым Болгарскаяга багышланган. Алар мәктәп елларында ук дуслаша, тора-бара бергә театр студиясендә йөри башлый. 1945 елда өйләнешеп тә куялар. Нәкъ менә Фирдәвес апа композиторның беренче тыңлаучысы, илһамчысы һәм музасы була.

Алар 56 ел кулга-кул тотышып гомер кичерә. Ләкин 2001 елда Әнвәр ага 81 яшендә үлеп китә. Фирдәвес апа да шуннан соң өч ел гына яшәп кала…

— 80 яшьлегенә иҗат кичәсен зурлап үткәргән идек. 80 яше тулгач, авырып китте. Озакка сузылган авырудан соң җан бирде. Үлгәннән соң берара бик кыен булды миңа. Тормышымда авыр мизгел була кала икән, гел әтәтәм төшкә керә. Һәрчак яраткан салам эшләпәсен кигән була. Елмаеп керә икән, димәк, бар да яхшы булачак дигәнне аңлата һәм дөрестән дә шулай булып чыга. Хәзер инде алай ук еш төшкә керми.

Хәзер инде зиратка барып торабыз. Әтәтәм белән әнәнәм бер дә үлмәгән кебек, һаман безнең йөрәк түрендә, — дип уртаклашты Ирма Бакирова.

Туганнарының мәдәният министрлыгына мөрәҗәгате: «Су анасы» балетын һәм «Тукай» операсын торгызуларын үтенәбез»

Еш кына шулай була: иҗат кешеләре вафат булгач, алардан соң калган мирас югалып, юкка чыгып бетә, кадерсезгә әйләнә. Бу мәсьәлә, күрәсең, туганнары өчен ярага тоз салган кебек булды. Алар барысын сөйләргә ашыкмаса да, үз чыганакларымнан билгеле булганча, композитор вафатыннан соң кулъязмаларын абыйсы үзенә алып киткән. Хәзерге вакытта ул бер оныгында ята, имеш… Ләкин Ирма ханым белән Роза апа башка мәсьәләне ачынып сөйләде.

— Татарстан мәдәният министрлыгыннан «Су анасы» балетын һәм «Тукай» операсын торгызуларын үтенәбез. Алар безнең мөрәҗәгатьне күрсен иде.

Бу әсәрләр — татар халкы музыкасы тарихының энҗе-мәрҗәне. Ышанып әйтәм: алар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела башласа, аншлаг булыр иде. Дәү әтинең генә түгел, татар классик әсәрләрен күбрәк уйнасынннар иде.

Дәү әтиебезнең җырлары төрле театр-концертларда, музыка мәктәпләрендә башкарылган. Шулай да, бүгенге көндә әтинең җырлары киң таралыш алмаган, күбрәк һәм ешрак башкару җитми. Җыентыклар чыга калса да, аз данә белән генә нәшер ителә.

Әгәр шушы әсәрләр театрда куелса, без министрлыкка башыбызны иеп, зур рәхмәтебезне әйтәчәкбез. Ул хәзерге буын өчен кирәк. Операның берничә ариясен башкаралар. Ә Балет 1971-1981 елларда театрда куелган иде, ләкин репертуарга кире кайтарырга уйламыйлар. Ә бу бит чын шедевр! Концертта калсагыз, безнең нәрсә турында сөйләгәнебезне аңларсыз, — дигән борчылуларын белдерде туганнары.

Концертны башыннан ахырына кадәр карадым. «Су анасы» балетыннан өзекне исә икеләтә игътибар белән тыңларга тырыштым. Скрипка партиясен бая гына минем белән сөйләшеп торган оныгы Асия Гәрәева башкаргангамы тәнемнән дулкын йөгерде, каз тәннәре чыкты. Мондый музыканы әле ишеткәнем юк иде… Шулкадәр тәэсир итте үземә, шунда ук туганнарының сүзләрен искә төшердем. Нәрсә турында сөйләгәннәрен мин концерт үткәч кенә аңладым.

Кичә Илһам Шакиров исемендәге 32нче Татар балалар музыка мәктәбе укытучысы, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатова башлап җибәргән «Балаларга — музыка» проекты кысаларында оештырылды. Проектта музыка белгечләренең балалары өчен хәзерге һәм узган гасырда яшәгән композиторларның иҗаты пропагандалана.

Кичәне 32нче Татар балалар музыка мәктәбе укытучысы Земфира Баһаветдинова укучысы Азалия белән алып барды. Кичәдә 22 һәм 32нче музыка мәктәбеннән балалар һәм укытучылар чыгыш ясады. «Язын хор, фортепиано һәм камера музыка концертлары оештырырга ниятлибез. Кичәләрдә без балаларга аз билгеле булган композиторлар турында сөйлибез, аларның иҗатлары белән таныштырабыз», — диде кичәнең оештыручыларның берсе Гөлнара Тимербулатова.

 


Галерея: Композитор Әнвәр Бакировны искә алу кичәсеннән фоторепортаж

Танылган композитор Әнвәр Закир улы Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә туа. Музыкаль белемне башта Казан музыка училищесында ала. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Әнвәр Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Әнвәр Бакировка ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Әнвәр Бакиров 2001 елның 17 августында вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100