news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нутрициолог стресс белән көрәшергә ярдәм итә торган продуктны атады

news_top
Нутрициолог стресс белән көрәшергә ярдәм итә торган продуктны атады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Минтай кеше организмын селен һәм башка файдалы элементлар белән баета, Бу аны стресска каршы көрәштә уникаль продукт итә, дип сөйләгән РИА Новости агентлыгына табиб-нутрициолог Екатерина Гузман.

«Минтайның уникальлеге шунда: ул селенны үзен түгел, ә башка элементлар белән бергә җиткерә. Шул ук йод – минтай аңа бик бай – калкансыман биз сәламәтлеге өчен селен белән тандемда эшли. Барысы да конструктор кебек төзелгән: балык организмга аминокислоталар бирә, ә организм аларны стресстан һәм эмоциональ арыганлыктан саклану өчен куллана», – ди ул.

Табиб аңлатканча, селен – ул антиоксидант ферментның мөһим өлеше. Олылар, бигрәк тә зур шәһәрдә яшәүчеләрне селен һөнәри арыганлыктан саклый, нерв системасына хроник стресска каршы торырга ярдәм итә һәм токсиннарны киметә.

Табиб билгеләп үткәнчә, минтай уылдыгы – уникаль лецитин чыганагы. Бу матдә күзәнәк мембранасы, нерв системасы һәм баш мие эшчәнлеге өчен бик мөһим. Аның сүзләренчә, лецитин җитәрлек күләмдә кергәндә, нейрон тизлеге саклана, бу исә фикерләү һәм мәгълүмат эшкәртү тизлегенә, хәтер сыйфатына, өйрәнү сәләтенә һәм игътибар концентрациясенә турыдан-туры йогынты ясый.

Моннан тыш, минтай филесының 100 граммында якынча 16 грамм аксым бар, шул ук вакытта анда нибары 70 калорий бар, ә май юк диярлек, бу аны диетик балык итә, дип өсти белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар