news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нутрициолог кешеләрнең тукланудагы төп өч хатасын атады

news_top
Нутрициолог кешеләрнең тукланудагы төп өч хатасын атады
Фото: © «Татар-информ»

Бүгенге көндә кешеләр туклануда төп 3 хата ясый: углеводларны артык күп, ә клетчатканы артык аз ашый, шулай ук үсемлек майларына караганда хайван майларын күбрәк куллана. Бу хакта нутрициолог Мила Масленникова әйтте, дип яза «Челнинские известия».

Белгеч аңлатканча, кешеләрнең рационында гадәттә гади углеводлар – татлы ризыклар, чистартылган оннан пешерелгән камыр ризыклары, баллы эчемлекләр һәм әзер иртәнге ашлар артык күп. Шул ук вакытта кешеләр яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән һәм яшел үләннәрдән клетчатка, шулай ук кош, балык һәм иттән сыйфатлы аксым алып бетерми, чөнки колбаса һәм консерваларга өстенлек бирә.

Масленникова ассызыклаганча, кешенең һәрбер ризык кабул итүе аксымнар, майлар, углеводлар һәм клетчатка күләме буенча балансланган булырга тиеш. Әгәр табиб махсус кагыйдәләр буенча тукланырга кушмаган булмаса, әлеге компонентлар һәр төп ризык ашау вакытында кабул ителергә тиеш.

Порцияләрне дөрес формалаштыру өчен, нутрициолог «бер уч кагыйдәсе» һәм «Гарвард тәлинкәсе» принципларын кулланырга киңәш итә. Алар һәр туклыклы матдәне тиешле күләмдә ашарга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар