news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадәнең туган көне: «Тормыш мине бик күп сынаса да...»

news_top
Нурзадәнең туган көне: «Тормыш мине бик күп сынаса да...»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җырчы Нурзадә үзенең туган көнендә яңа җырын тәкъдим итте. Аның сүзләрен Гөлнур Галимова, көен Ирек Габдрахманов иҗат иткән.

«Бик авыр булды бу җырны яздыруы. Ничектер шулай туры килде. Авторлары күптән биргән булсалар да, һич вакыт тимәгән иде. Ниһаять, сәгате сукты, һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Нинди генә авырлыклар очраса да, алга барырга Аллаһы Тәгалә көч бирсен», – дип билгеләп үтте Нурзадә «Интертат»ка.

Җырда мондый юллар бар:

«Тормыш мине бик күп сынаса да,

Мин бирешмим әле, көрәшәм.

Якасыннан алып язмышымны,

«Җитте сиңа!» диеп эндәшәм».

Нурзадә җырның видеосын иң якын кешеләре – әти-әнисенең фотоларын куеп ясаган. Җырчының әнисе – моннан күп еллар элек, әтисе шушы арада вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар