Нурзадәнең бәхет турында гади клибы: «Әйе, бизәнмәгән юньләп. Киемнәр дә урамныкы гына»
Җырчы Нурзадә социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа клибын тәкъдим итте. «Бәхет көтә» җырының сүзләрен Эльмира Җәлилова язган, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
«Бу җырнын язылганына әллә ничә ел узды инде. Һаман үз вакытын көтеп ятты бугай. Клип та очраклы рәвештә генә, Истанбулга баргач төшерелде. Әйе, гади. Әйе, бизәнмәгән юньләп. Әйе, киемнәр дә урамныкы гына. Әмма ничек бар – шулай! Миңа шулай кирәк. Гади булсын. Ясалмалыкны яратмыйм ич. Экскурсиягә баргач та, авырсынмый гына мине видеога төшергәннәре өчен, кызларга рәхмәт», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Бар кешенең бәхетле булуын теләгән җырчыга да матур теләкләр юллаганнар.