Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Зәйнәб Фәрхетдинова концертында Зөфәр абый җитмәде...»

news_top_970_100
Нурзадә: «Зәйнәб Фәрхетдинова концертында Зөфәр абый җитмәде...»

Җырчы Нурзадә кумиры Зәйнәб Фәрхетдинованың концертында булып кайткан. Тамашадан соң туган хис-кичерешләрен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

«Яраткан җырчым Зәйнәб Фәрхетдинованвң концертында булдым, ниһаять. Соңгы дүрт-биш программасын карый алмаган идем. Ә бит элегрәк мин аларның (Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның – авт.) бер концертын да калдырмый йөри идем. Һәрвакыт диярлек алдагы урыннарга билет ала, җырларын яттан белә идем.

Гомерем буена гашыйк булып яшим Зәйнәб Фәрхетдинованың үзенә, тавышына. Әле мин Искәндәр абый Биктаһиров төркемендә эшли башлагач, Азнакай районы, Сарлы авылына (Зәйнәп ханымның үскән урыны – авт.) кайткач, су буйларын урап килдем, җиргә ятып Зәйнәп апаның аяк эзләрен сыйпадым. Менә шундый хыялый идем мин.

Бу концертта Зөфәр абый да берәр җыр җырлаган булса-а-а... Җитмәде.

Булат, ягъни Акбулат маладис! Әле кечкенә иде бит! Кай арада үсеп беткән һәм хәзер бик талантлы яшь җырчы икән!

Сезгә чын күңелемнән уңышлар телим! Сау-сәламәт булыгыз, яңа үрләргә ирешергә язсын. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, мин – Нурзадә», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100