Татарстанның атказанган артисты Нурзадә үзенең туган көнен – юбилеен бәйрәм итте. Җырчы үз-үзенә зур бүләк ясап - «Үтә-китә барысы да» дигән өр-яңа җырын да чыгарган. Аның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Нурзадә үзе иҗат иткән.
«Бүген минем туган көнем. Гади генә туган көн дә түгел әле, юбилеем. Миңа тагын 18! Туган көнемә дип яңа жыр яздым. Әлеге матур җырым авыр чакларыгызда көч бирсен. Аны бүгеннән барлык музыкаль мәйданчыкларда һәм татарча радиолар аша тыңларга мөмкин, - дип яза ул.
Нурзадә туган көнендә тамашачыларын, социаль челтәрдәге дусларын үзенең ноябрь-декабрь айларында узачак юбилей концертларына да чакырып калган.
«Эш кайный, репетицияләр бара, яңа җырлар яздырам, элекегеләрен яңартам. Әле эшлисе эшләр күп, планнар зурдан. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде инде, сәламәтлегемне биреп, шушы зур эшләрне башкарып чыгарга көч-куәт бирсә иде. Сезнең, ягъни, яраткан тамашачыларым, якын дусларым, иҗатташ дусларым белән очрашуыма чиксез бәхетле булачакмын», - дип язды ул бу хакта үзенең сәхифәсендә.
Нурзадәне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!