Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә концерты: «Йөзә белмәсәм дә, очып йөри торган бер хыялый кеше инде мин!»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы, автор-башкаручы, композитор Нурзадә «Кемдә – нәрсә, миндә – туган көн» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. КФУның 2 курс студенты Илзирә Хәйруллинаның «Интертат» өчен репортажы.

news_top_970_100
Нурзадә концерты: «Йөзә белмәсәм дә, очып йөри торган бер хыялый кеше инде мин!»
Михаил Захаров

Май ахыры – студентларда «урак өсте». Семестр буе җыелган «койрыкларны» тапшырып бетерерү вакыты. Зачетлар кемнәрдәдер башланган гына, ә кемнәрдер тапшырып бетереп килә. Мин 31 май көнне соңгы зачетымны тапшырып чыктым. Тапшырып чыгуга телефонымны карасам, концертка барырга, дип хәбәр килгән. Әлбәттә, зачетлар тапшырылды, күтәренке кәефтә концерт карап кайтыйм әле, дип ризалаштым. Җитмәсә, нинди концерт – Нурзадәнең концерты! Ә аның тавышын, җырларын кечкенәдән яратып үскән бала мин. Узган ел үземнең туган авылымдагы Сабан туена җырларга Нурзадә килгән иде. Менә шул вакытта ук кеше буларак та, җырчы буларак та яратып калдым. Мондый мөмкинчелек чыккач, концертка бармый калып булмый!

Сезгә концерттан репортаж тәкъдим итәм.

«Дәрәҗәле исем алганнан соң беренче тапкыр концерт куюым»

Шулай итеп, 31 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә автор-башкаручы, композитор, җырчы, мәҗлесләр, тантаналы чаралар алып баручы Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең «Кемдә – нәрсә, миндә – туган көн» дип исемләнгән концерты булды.

Мәдәният үзәгенә килеп керүгә үк ниндидер бер җылы атмосфера биләп алды, күңелдә тыныч рәхәтлек иде. Тамашачылар үз урыннарында, концерт башланганын сабыр гына көтеп утыра. Бүләкләр белән килүче апа-абыйлар сирәгрәк ахры, дип уйлап куйган идем дә, ләкин алай булып чыкмады. Һәр чыгыш саен, һәр бер җыр саен халык сәхнәгә бүләкләр, чәчәкләр ташый башлады. Менә бу ичмасам сине хөрмәт итү, ярату!

Нурзадәнең дәрәҗәле исемен алганнан соң беренче тапкыр концерт куюы икән. Иң беренче чыгышында ук: «Мин бу концертны туган көнем хөрмәтенә куям. Дәрәҗәле исем алганнан соң беренче тапкыр зал җыям. Бу – минем өчен зур имтихан тоткан кебек», – диде.

Тамашачыларга да рәхмәт сүзләрен әйтте Нурзадә:

– Бу дәрәҗәле исем алуда сезнең дә өлешегез бар, хөрмәтле тамашачылар. Дөньяга тудырган әнигә, мине үстергән әтигә, үземнең якыннарыма рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук иҗатымның башлангыч чорында мине күреп алып, миңа этәргеч бирүче кешеләргә. Алар бүген залда утыра. Иң беренчесе – Җәүдәт абый Гыйльманов. «Яңа Гасыр» каналында «Җиде йолдыз» дигән проект бар иде. Мине күреп алып, «Әйдәле, син – биюләр белән дә шөгыльләнгән кеше», – дип, шушы проектка чакырган Ләйлә Рәуфовнага һәм Әлфия Һадиевага рәхмәт әйтәсем килә! Шулай ук ярдәм кулы сузган Миләүшә Ләбибовна Айтугановага бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә! Әгәр дә иҗатымның башлангыч чорында ярдәм кулы сузмаган булсалар, мин бүген сезнең каршыгызда басып тора алмас идем, дәрәҗәле исемгә дә лаек булмас идем. Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен! – диде ул һәм «Бәхет нуры» җырын җырлады.

«Нишләптер, шушы җыр миңа бигрәк тә туры килә», – дип әйтеп куйды… Чыннан да, бу җыр бик килешә Нурзадәгә, шатлык нуры күзләрендә, йөзләре кояш кебек яна. Нурзадәнең горур, көчле, сабыр, үз дигәненә ирешә торган хатын-кыз икәнлеге күренеп тора. Ул бик чибәр, шул чибәрлегенә, матурлыгына өстәп, мөлаем тавыш та бирелгән. Ягымлы, йомшак, тере тавышы белән тамашачыны концерт буе сөендерде ул.

«Концертта бер еладым, бер елмайдым»

Концертта Нурзадәнең иҗатташ җырчы дуслары да чыгыш ясады. Афишада вәгъдә ителгән артистлар барысы да тамашачыларга җырларын бүләк итте. «Татар моңы» лауреаты, Әтнә егете Руслан Галимуллин да чыгыш ясады.

Нурзадә беренче чыгышында кып-кызыл күлмәк кисә, икенчесендә кап-карадан иде. Шушы чыгышында «Сабантуй» җырын башкарып, сәхнәдә «Сабан туе» булып алды, милли уеннарны күрсәттеләр. 

Беләсезме, мин концертның бу өлешендә бер еладым, бер көлдем. Ни өчен? Концертка барасы булгач, Нурзадәнең сторизларын карап чыктым. Берсендә ул «бу концертта әни дә булырга тиеш иде» дип язып куйган. Шуны күрү белән әллә нишләп киттем. Без дә авыл балалары, Казанга укырга килгәнбез, әниләр атна саен ашарларыбызга төяп озатып кала, әниләребезнең, әтиләребезнең кадерләрен белсәк иде. Начар юлда йөрмик, йөзләренә кызыллык китерергә язмасын, дигән уйлар биләп алды күңелне...

Нурзадә баянга да, гитарага да кушылып җырларды. «Әни бәгырем» дигән җырын – баянга. «Бу җыр бик күптәнге, кем язганын белмим», – диде ул. Нурзадәнең тавышы шундый матур бит, менә шушы җырны җырлаганда да үзәкләргә үтеп керде, күзләр мөлдерәмә тулды. Ничек башкара икән дип, сокланып утырдым. Әнисенә багышлап яңа җыр да язган. «Әниемне сагыну» дип атала. Зур экраннарда шушы җырга клип та күрсәтелде, әнисенең, әтисенең фотолары, матур сүзләр яңгырады. Әле «Әнием бәгырем» җырын җырлап бетергәч, туганнан туган апасы чәчәк бәйләме алып менде. Нурзадә дә, апасы да күз яшьләрен сөртеп куйдылар…

«Апас тамашачысы Нурзадәне «җырлаучы» түгел, «җырчы» икәненә тиз төшенде. Ә Арчалар?»

Елап алгач, Нурзадә: «Елап алдык. Әйдәгез әле бер дәртле җыр җырлыйк», – дип, тамашачының күңелен күтәреп,  күтәренке рухтагы җыр башкарды. Җыр тәмамлангач, Апас һәм Әтнә районыннан котлау сүзләрен җиткерделәр.

«Бер уйлап карасаң, Арча кайда да, Апас кайда. Апаслар Нурзадәне үз итте. Залда утыручылар белә булыр – Апас тамашачысына ул яктан җиңел түгел. Әмма Апас тамашачысы Нурзадәне «җырлаучы» түгел, «җырчы» икәненә тиз төшенде. Нурзадә – безнең районыбызда бик кадерле кунак. Апас районына гына хас булган «Парлы җырчылар», «Авыл сабантуйлары» конкурсларында көтеп алалар. Апас тамашачысы, бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, сезнең иҗат кичәгездә катнашыр өчен, ошбу кичәгә юлладылар», – диде Апас мәдәният бүлеге хемәткәре. Ул Апас муниципаль районы башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улының рәхмәт хатын тапшырды.

«Әтнә белән Арча бик якын. Һәм Әтнәләрчә вак чәкчәк бүләк итәбез», – дип тапшырды бүләген Әтнәнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринатовна. Әтнәләр Нуразадәне олылады – концертына махсус номер, бию бүләк иттеләр.

Башка районнардан котларга килүен килделәр. Ләкин, нишләптер, Арчалар күренмәде. Башка районнар чыккач, Арча районыннан берәр кеше чыгармы икән, дип көтеп утырдык. Нишләптер Нурзадәне котларга чыкмадылар да, күренмәделәр дә…

Концертта күп кенә җырларның авторы Нурзадә үзе һәм үзе шушы җырларны башкарды да. Кирәк бит шулкадәрле сәләтле булырга! Хөкүмәтнең дәрәҗәле исеме Нурзадәгә бик килешә. Ул моңа лаек. Ул – күпкырлы шәхес!

Нурзадәнең «игезәге» Илгәрәй

Концертны алып баручылар – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина һәм Саба районы егете Айнур Гәрәев. Бик кызыклы гына алып бардылар. «Нинди бәйрәм икәнен беләсеңме бүген?» – дип башлап җибәргәннәр иде, бөтен булган бәйрәмнәрне санап чыктылар, ахрысы. Һәммәсен уен-көлке белән. Мәсәлән, алып баручылар фикеренчә, 1 сентябрьне башта үзең 11 ел көтеп аласың, аннан соң, әти-әни булгач, балаларыңны озатасың, диләр.

Шушы матур концертның режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурзадәнең әнисенең укучысы, авылдашы Азат Зарипов.

Нурзадә, күпсанлы тамашачылар соравы буенча, «Тормыш диңгезе» җырын гитарага башкарды. Илгәрәй залны, тамашачыны дер сөлкетеп «Көтәрсеңме?» җырын бүләк итте. Беләсезме, Илгәрәй – Нурзадәнең «игезәге». Ни өчен? Чөнки аларның туган көннәре бер үк көндә. Татар эстрадасында, ялгышмасам, бер көндә туучы артистлар Нурзадә һәм Илгәрәй генә. Нурзадә «Илгәрәй белән без бер-беребезне «игезәгем»дип шулай шаяртып йөрибез», – ди.

Ул арада «әле генә самолеттан төшеп, туп-туры концертка килгән җырчыбыз – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева» дип игълан ителде. Ул Нурзадә язган «Бер күрешү – бер гомер» дигән җырны башкарды.

Нурзадәнең дуслары – Кариев театры артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар да килгән иде. Артистлар гаиләсе Нурзадә иҗат иткән җырны башкарды.

Концертта озак еллар бергә эшләгән иҗатташ дуслары, озак еллар сәхнәдә бергә эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, танылган нәфис сүз остасы Нәргиз Камалов, якын дусларының берсе Альбина Кармышева, яшь музыкантлар да катнашканын әйтеп китәсе килә. Танылган кешеләр күп иде. Әле мәдәният үзәгенә килеп кергәч тә Әлмәт театры примасы – атказанган артистка Мәдинә Гайнуллинаны күреп гаҗәпкә калдым. Концерт тәмамлангач, атказанган артистка Динә апа Латыйпова сәхнә артында булышып торды, дигәч, аптырап киттем. Артистлар арасында дуслык юк, дип гел әйтәләр, бу кичәдә, минемчә, киресенчә булды!

«Нинди генә җыры юк»

Нурзадәнең нинди генә җыры юк! «Сабантуй», «Яңа ел», «Туган көн», «Дусларым» – тематика төрле. Бу концертта Сабан туе да, Яңа ел да булды. Кыш бабай һәм Кар кызлары киемнәрен киеп биючеләр чыккач, күңел кышка – Яңа ел бәйрәмнәренә кайтып килде.

Концерт ахырына якынлашты. Азактан Нурзадәнең яңа клибы тәкъдим ителде. Ул Истанбулда төшерелгән. «Бәхет көтә» дигән җырга клип иде ул. Тирән мәгънәле җыр: «Һәр эшебез, гамәлебез яхшылыкка илтә...»

Мин «концертымда французча җыр әзерлим» дигәнен ишеткән идем. Ләкин Нурзадә андый җыр җырламады. Мин үзем Нурзадәнең «Мин яратам сине» җырын көткән идем, нишләтәсең – барлык җырларны да сыйдырып бетереп булмый. Киләсе концертында булыр дип, ышанып көтеп калабыз.

Концерт ахырында Нурзадәне алкышларга күмделәр. Тиз узды концерт, сизелмәде дә. Зур дәрәҗәдә узганы, күпме көч куелганы күренеп тора.

Нурзадә апа, бу концертыгызга нинди хис-кичерешләр белән килдегез?

Бу концерт минем өчен бик җаваплы булды. Дулкынландым. Ничә еллар эшләмәгән дип әйтерсең, концерт куймаган кеше диярсең мине! Дәрәҗәле исем алганнан соң шушының хәтле тамашачылар белән концерт куйдым. Дулкынланганымны якыннарым да сизгән, «бигрәк дулкынландың син» диләр миңа.

Концертыгыздан канәгать калдыгызмы?

Концерттан беркайчан да канәгать калмыйм. Концерт бетүгә, мин үземә шулкадәр күп кисәтүләр ясыйм.

Ни өчен алай дисез?

Чөнки кеше канәгать булса, аның үсәргә теләге булмый. Үсәр өчен ниндидер этәргеч булу кирәк. Мин бу юлы концертымда шуны куярга өлгермәгәнмен икән, киләсе концертта шулай итәргә тиешмен, дип уйлыйсың бит. Минем дә бар ул «моны эшләмәгәнмен, эх, моны эшлисе калмаган икән!» дигән фикерләрем.

Нурзадә апа, мәҗлесләр дә алып барасыз. Җырчы да сез. Җырлар да язасыз. Авыр түгелме?

Юк алай, җырлар илһам килгәндә генә языла. Бөтен шигырьгә дә җыр язып булмый. Ел әйләнәсе гастрольләрдә бик күп йөрим. Мәҗлесләрне дә яратып эшлим. Мин кеше белән эшләргә яратам, урысча итеп әйткәндә «балдею». Яратмаган эшемне эшли белмим. Эшләмим дә. Мин – үз эшемнең фанаты.

Мәҗлесләрне татарча да, русча да алып барасыз. Кыенлыклар туганы юкмы?

Русча алып барганда исемем «Нурзадә» булу комачаулый. Чөнки мине кеше татарча гына алып бара дип уйлый. Әле күптән түгел генә юбилей үткәргән бер апаның: «Мин бераз курыккан идем, татар кешесе булгач. Мин башкаларга сезне тәкъдим итәчәкмен», – дип әйтүе миңа бик рәхәт булды.

Җырлар язарга каян илһам аласыз?

Белмим, шигырь матур булса, үзеннән-үзе көй туа башлый. Ул минем үзеннән-үзе туа, мин моны аңлата алмыйм.

Бу концерт белән районнарга чыгарга уйламыйсызмы?

Көздән районнарга чыгарга исәп. Күптәннән районнарда концерт куйганым юк. Элек йөргәли торган идем. Чөнки администратор юк, ул булмагач, бик авыр. Менә бу концертны да үзем генә уздырдым, тегендә дә чаптым, монда да чаптым. Бик арыдым. Ул кырыйдан карап торганда гына рәхәт кебек тоела.

Хәзер Сабан туйлары җитә, чыгыш ясарга чакырулар булдымы?

Чакыралар, Аллага шөкер.

Нурзадә апа, концертыгызда французча да җыр әзерлим, дигән идегез.

Илзирә, ул җыр әзерләнеп бетте, ләкин режиссер «хәзерге вазгыятькә туры килми» дигәч, җырламадым. Бу концертта берничә яңа җырым җырланмый калды. Киләсе концертта җырларга насыйп итсен.

Иң беренче язган җырыгыз нинди иде? Тарихын сөйләгез әле.

Иң беренче язган җырым – Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Карлар ява» дигән җыр. Шигырьләр укырга яратам, дидем бит әле. Менә шулай шигырьләр карап утыра идем, урамда кар ява. Һәм минем кулымда шушы китап. Шушы шигырьгә карата көй туа башлады...

Хәзерге нинди китап укыйсыз?

 Бик яратам укырга. Әле бу 2 айда китап укырга вакытым булмады. Укырга гына түгел, рәтләп йокларга да вакытым юк иде. Чөнки костюмнарны да тектереп бетерергә кирәк, репетицияләргә дә барырга...

Хәзерге заманда китап укучылар сирәгәйде. Үзегез укыган кайсы авторларны укырга тәкъдим итәсез?

Китап укучылар сирәгәйде шул. Нишләптер, мин үзем яратам китапларны, әле соңгы тапкыр китап кибетенә кергәч тә, күп итеп, кечкенә генә, кесә форматындагы китапларны җыеп чыккан идем. Әле аларны укымаган. Шунысы начар – мин тиз укыйм, утыруга укып бетерәм.

Кайсы авторларны укырга тәкъдим итәсез?

Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар»ын, Вахит абый Имамов китапларын тәкъдим итәр идем. Шулай ук Фәүзия апа Бәйрәмова китапларын бик яратып укыйм.

Буш вакытыгызда тагын нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасыз?

Мин шундый биергә яратам! Әле көзен, биеп, аягымны авырттырган идем. Хәйрия концертына бардык. Баянчылар репетиция ясыйлар, мин шунда артта биеп йөрим. Бер аякта сикерә торган хәрәкәтләр белән әзрәк кенә ялгыш басып җибәрдем дә теземне авырттырдым. Концертта да әкрен генә басып чыктым инде...

Хыялланырга яратасызмы?

Йөзә белмәсәм дә, очып йөрим торган бер хыялый кеше инде мин, – диде дә Нурзадә апа, кычкырып көлеп җибәрде.

Җылы әңгәмәгез өчен, матур концерт тәкъдим иткәнегез өчен бик зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100