Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә ялгыз булуының сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Нурзадә ялгыз булуының сәбәбен әйтте
Рамил Гали

ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Нурзадә, елый-елый, бүгенге көнгә кадәр ялгыз булуының төп сәбәбен сөйләгән.

– Беркем дә белмәгән серләрне сөйләтәсең инде, Зәмирә, – ди ул тапшыруның алып баручысы Зәмирә Рәҗәповага. – Бу – минем өчен бик авыр тема. Бу хакта беркайда да сөйләгәнем юк иде. Мин – операция аша узган кеше. Хатын-кыз булудан тыш, ана да булу бәхетен Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бирми. Менә шул бәхеттән мәхрүм калган кеше мин. Бүгенге көндә ялгыз булуымның төп сәбәбе дә, бәлки, шулдыр. Чөнки мин ир-атка бала кирәк икәнен яхшы аңлыйм. Бәлки. минем бер ир-атны да бәхетсез итәсем килмәгәндер.

Миңа бүген дә уйламыйча сорау бирәләр. Гомумән, бездә бит кеше уйлап тормый, тота да әйтә. «Нишләп син бала тапмыйсың?» – диләр. Ә минем аны таба алмавым турында беркем дә уйлап карамый. Иң авыры тагын шул: «Үзеңнең балаң булмагач, син каян беләсең инде аны?» – диләр. Минем йөрәгемне кисеп ала торган җөмлә ул. Шундый зур сер саклана инде миндә. «Син ирең булмагач, балаң булмагач, белмисең инде», – диләр. Алай әйтмәсеннәр иде ул… Минем дә һәрбер хатын-кыз кебек бәхетле буласым, балалар үстерәсем бик килгән иде.

Мин балаларны бик яратам. Мәҗлесләрдә сөйләп, җырлаганда, балалар күлмәк итәгемә ябышып торалар. Дусларымның балаларын да бик яратам. Ләкин менә шундый язмыш. Соңгы 10-15 елда тирә-юнемдә ир кеше булмады һәм күренми дә. Әйткәнемчә, бер кешене дә бәхетсез итәсем килмәде. Ә ир-атның барыбер нәселен дәвам итәсе киләчәк, – дип, зур серен чишкән ул. 

Тапшыруның өзеген телеканалның Ютуб каналына урнаштырганнар. Кулланучылар видео янына комментарийлар язган.

«Кияүгә чыгып та бәхетсез булган кешеләр күп. Гомере буе бала белән җәфаланган кешеләр дә була. Ходай шулай язган сезгә. Ләкин ул сезгә гүзәллек, талант, кешеләрнең ихтирамын һәм мәхәббәтен биргән»;

«Нурзадә ханым, мин сезне аңлыйм. Сезгә җиңел түгел. Тормышның була инде төчесе дә, сөенечле вакыты да. Нишлисең бит. Әгәр сезгә авыр икән, сөйләшик. Телефон номерыгызны калдырыгыз», – дип тынычландырырга тырышканнар җырчыны видеоны караучылар. 

«Нурзадә балам, тормышка чыгып, бала алырга була бит. Алар да бала бит. Күп кеше шулай итә. Гафу итә күр, сине тикшереп әйтүем түгел»;

«Бала алып үстерергә була. Минем бер туганнарым алдылар. Әти-әнисе дә, без – туганнары да бик яратабыз ул баланы. Уңышлар сезгә, бәхет телим», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100