– 29 декабрьдә 160тан артык кунак, 10нан артык компания алдында чыгыш ясадык. Программа да кызыклы, ризыклар да тәмле иде. Әлбәттә, барлык кунакларга рәхмәт! Сез барыгыз да – шәп кешеләр!
Әмма дә ләкин мине беркем дә фотога төшермәде. Видео да юк. Кайчак, дөресен генә әйткәндә, шулкадәр күңелем әрни. Кич буе эшлисең, конкурслар, интерактивлар үткәрәсең, ике телдә җырлыйсың, кунаклар белән биисең һәм ни бер фото, видео булсын! Ә мин ничектер эшләргә дә, фотога һәм видеога төшерергә дә өлгерәм, – дип язган җырчы Нурзадә социаль челтәрдәге аккаунтында.