Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә авариягә очраган: «Күз алдыннан бөтен тормыш узып китте...»

news_top_970_100
Нурзадә авариягә очраган: «Күз алдыннан бөтен тормыш узып китте...»
Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Нурзадә күңелендә узып баручы елның 24 декабре хәтерендә иң нык калган көн булыр, мөгаен. Җырчы машина белән юл кырыена төшеп киткән, янында иҗатташ дуслары да булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә болай дип яза:

«Без бу фотода концерттан соң.

Алып баручы Нәргиз Камалов һәм тавыш операторы Инсаф Идиятуллин. Биектау районы Өнсә авылы мәдәният йортында концерт куйганнан соң, матур чыршы янында елмаеп-көлеп фотоларга төштек. Кар ява иде ишеп-ишеп. Кайтырга чыктык, кәеф яхшы. Чөнки тамашачылар бик яхшы, шулкадәр җылы итеп кабул иттеләр. Әле апалар, әбиләр белән фотоларга төштек. Сөйләшә-сөйләшә кайтып киләбез шулай. Һәм… борылышта машина белән юл читенә очтык.

Әйтәләр бит «күз алдыннан бөтен тормыш узып китте» дип. Менә шундый момент булды бу.
Машинада концерт аппаратурасы булу да саклагандыр. Әгәр машина җиңелрәк булса, әйләнгән булыр идек, мөгаен. Аллаһы Тәгалә саклады безне.

Алды белән карга кереп чумды машина. Сәгать төнге 12ләр тирәсе. Ничек чыгарбыз инде, дибез. Машинадан төшеп, юлга мендек.

Аллаһның рәхмәте, бераздан бер машина күренде. Күрше авылга кайтучы егетләр безне күреп туктадылар, рәхмәт яусын. Трослар белән тарттырып карыйлар, чыкмый. Селкенми дә урыныннан.

Мин мәдәният йорты директоры Роберт әфәндегә шалтыраттым, аптырап. Әле авылдан ерак китмәгән идек бит.

Ул: «Хәзер «УАЗ»игым белән килеп җитәм, борчылмагыз», – диде.

Егетләр мине икенче машинага куып кертеп утырттылар. «Салкында торма инде туңып», – диләр.

Шулай итеп, Роберт әфәндене көтәбез бишкүзләп. Бөтен өмет анда.

Менә ул килеп җитте һәм машинаны тартып чыгардылар. Аллаһның рәхмәте яусын аңа.

Һәр ел саен, ел бетәр алдыннан, берәр маҗара килеп чыга минем. Бер елны 31 декабрь эшкә киткәндә, машинаның дворниклары сынып чыкты, өйдәге зур көзгем ватылды, машинаның бамперы зарарланды.

Менә быел да Аллаһы Тәгалә, 2023 елның иң авыр көне шушы булып калсын, яңа елга чыкмасын, диде, ахрысы.
Иң зур борчуыбыз шушы булып калсын бу елда! Узгынчы булсын!

Киләсе елда безне шатлык-куанычлар көтеп торсын! Үзегезне саклагыз! Бергә булыйк, яме!
Нәргиз, Инсаф акыллыларым, сезгә рәхмәт менә шундый очракта да минем турында кайгыртуыгыз өчен, яме», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100