news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадә «Арча Шамкае» турында: «Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый»

news_top
Нурзадә «Арча Шамкае» турында: «Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый»
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә «Арча Шамкае» буларак танылган Марат Газизов белән соңгы күрешүен искә алган.

«Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый. 1 июнь көнне соңгы тапкыр күрештек. Фотога да төшелмәгән. «Авылга кайтасыңмы, сәлам әйт», – дип берничә сүз алыштык. Урының оҗмахта булсын. Бик кызганыч. Бик яшьли», – дип язган ул социаль челтәрдә.

«Бүген күңелсез. Маратның үлеме дә тәэсир итте. Яшибез, яшибез, чабабыз, чабабыз... Бик кызганыч. Тормышка икенче төрлерәк карарга этәргеч булды», – дип сөйли ул.

Кичә кич Марат Газизовның вафат булуы турында хәбәр килде. Бүген аны Арча районында җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар