Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә әнисенә багышлап клип төшергән: «Ничек җитмисең син миңа...»

news_top_970_100
Нурзадә әнисенә багышлап клип төшергән: «Ничек җитмисең син миңа...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Нурзадә әнисенең вафат булган көнендә «Әнине сагыну җыры»на яңа клибын тәкъдим итә. 

«Менә ул көн тагын килеп җитте… Әниебезне мәңгелеккә алып киткән көн. Ә бүген – аның истәлегенә яңа клипның премьерасы. «Әнине сагыну җыры» – Рөстәм Зәкуан сүзләренә үзем иҗат иткән җыр. 

Урының оҗмахта булсын, кадерле әнием. Ничек җитмисең син миңа. Эх, бер генә секунд синең тавышыңны ишетәсе иде», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул. 

«Нурзадә, искиткеч җыр һәм клип ясагансыз. Йөрәккә үтеп керерлек, бик зур рәхмәт. Исән чакта әниләрнең кадерен белеп торырга өнди! Дөньядан киткән бар әниләргә дога булып барсын»;

«Бакирово»да ял иткәндә, концерт белән килгән идегез. Бу жырны беренче тапкыр шунда ишеттем, елый-елый, әниемне искә алып тыңладым»;

«Матур җыр.Тыңлаганда матур, рәхәт балачакка кайтып килдем. Матур хатирәләр генә калды. Әнилребезнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын», – дигән кайтавазлар килгән әлеге клипка язылучыларыннан. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100