Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Әллә ничек шунда... Күңел әллә нишләде...»

news_top_970_100
Нурзадә: «Әллә ничек шунда... Күңел әллә нишләде...»
Владимир Васильев

Җырчы авылга кайтып килгәннән соң туган моңсу хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Бер атна пост язганым юк икән. Бүген түзегез инде. «Оптом» гына язырмын ахрысы...

Әллә ничек шунда... Күңел әллә нишләде...

Авылга да кайтып килергә өлгердем әле мин. Шунда җир җиләге җыйдым. Ирга... Анысын мин бигрәк яратам инде.

Әнинең яраткан чәчәкләре... Үзе генә юк...

Дүләнә (боярышник) дә күп булырга охшап тора быел. Әнинең ашыйсы килә иде инде шуны. Ләкин ул вакытта ул әз була иде. Хәзер – күп, әмма әни юк...

Ирганы нишләттегез, дип барыбер сорарсыз инде. Блендер белән төйдем дә, туңдыргычка – «әллүрт». Узган ел да шулай эшләгән идем, бик тәмле булган иде», – дип язган ул ВКонтакте сәхифәсендә һәм мәрхүм әнисе утыртып калдырган чәчкәләрнең фотоларын куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100