news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «80 нче елларны сагынам, ул чорда татар эстрадасы югарырак дәрәҗәдә булган»

«Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Сөембикә» журналы «Мәтрүшкәле чәй» дип аталган бәйрәм оештырды. Чараны Татарстанның атказанган артисты Нурзадә алып барды. Кунакларга үз җырларын Илзидә Госман бүләк иткән арада Нурзадә белән тиз генә сөйләшеп алдык.

news_top
Нурзадә: «80 нче елларны сагынам, ул чорда татар эстрадасы югарырак дәрәҗәдә булган»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нурзадә апа, бүген җырчылар концертларында басымны «шоу» күрсәтүгә ясыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?

Яхшы карыйм. Без бит барыбыз да алга барырга тиеш. Тик кайчагында артистларыбызның 80нче елларда тере музыка коралларына җырлаган чыгышларын карыйм да, ул чорда татар эстрадасы югарырак дәрәҗәдә булган дип уйлап куям. Тере уен коралларына кушылып җырлау – үзе бер бәхет, үзе бер куаныч, анда икенче мохит. Үзем ул чорда кечкенә булсам да, ул вакытларны бик сагынам, чөнки минем әни гомер буе мәдәният йортында эшләде һәм ул мине Казанга концертларга бик еш алып килә иде.

Хәзер концертларда ихласлылык җитми кебек.

Әйе, килешәм. Хәзер бигрәк тә «ясалма фәһем» дигән әйбер популярлашып китте. Мин аны бик яратып бетермим. Кайчагында ясалма фәһем башкарган җырларны тыңлап карыйм. Алар бит инде үз тавышыңа, тере уен кораллары белән эшләнгән аранжировкаларга җитми. Үземнең аранжировкаларны тыңлап карыйм, араларында 20 ел элек эшләнгән матур аранжировкалар бар икән, аларны Чыңгыз Абызов, Максим Морозов, Виталий Мирный кебек талантлы музыкантлар эшләде. Аларның аранжировкаларга карата мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле иде.

Бер караганда, хәзер аранжировкалар ясау бик кыйммәт бит, бәлки, шуңа ясалма фәһем кулланалардыр.

Әйе шул, хәзер аранжировкалар эшләтү бик кыйммәт. Бәлки, шуңа ясалма фәһем белән ясаталардыр, тик барыбер минем өчен бу күренеш сәеррәк инде. Үзем дә җырларымны яңарта башладым, Сабантуйларда чыгыш ясаганда шул версиясен җырлыйм, чөнки алар инде онытылып килә, ә болай мин аларга яңа сулыш өрәм.

Рамил Каниповның ясалма фәһем белән ясалган «Синең янда гына юл башым» җыры ошадымы?

Бу җыр миңа бик ошады, тик Рамилнең үзенә дә: «Үз тавышың белән яздыр», – дип әйттем. Ясалма фәһемне генә җырлату тору дөрес түгел инде ул. Миңа кемдер, бәлки, аның чын тавышы ясалма фәһемдәге кебек түгелдер, ди. Кеше бит җырчының тавышын гына түгел, ә җырны ярата. Рамил бу җырны үз тавышы белән яздырса да, кеше җырны яратса, ул аны барыбер тыңлый. Бу – шәхсән минем фикерем.

Ә сез үзегез концертларда ясалма фәһем белән ясалган фото-видеоматериаллар кулланасызмы?

Кулланасы булырдыр инде, быел минем юбилей концертым булачак. Төгәл белмим әле, анысын төркемдәге егетләр белән карарбыз. Уйлап утырам да, фотографияләрне тере итә торган итеп эшләмәм, дим. Ул ниндидер бәйрәмнәрдә, 70 яшьлек юбилейларда, якыннарың-дусларың белән генә утырганда кызык кебек миңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар