news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадә юлда куып йөргән өчен штраф салганга хурлана

ЮХИДИ хатын алгач, җырчы бик борчылган.

news_top
Нурзадә юлда куып йөргән өчен штраф салганга хурлана
Владимир Васильев

Җырчы Нурзадәгә юлда машина тизлеген арттырган өчен штраф салганнар. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды. 

«Хат алдым бит әле мин. Хурландым, хурландым!» — дип яза ул һәм елмаюлы смайликлар куя.

«Кирәк бит, трассада 66 км/сәг тизлек белән куып йөрергә, әстагафирулла. Вәт куып йөрим икән, әй. 166 км/сәг белән барган булсам, бу кадәр хурланмаган булыр идем. Менә шулай күңелле яшәү безнең илдә», — ди җырчы.

Тизлек арттыру 29 сентябрьдә булган, хатны әле китергәннәр. «Штрафны бүлеп түләмәсен диптер инде. Хет ела, хет көл», — дип яза Нурзадә.

Инстачыларның кайсылары кагыйдәләрне сүгә, башкалары ярты бәясен генә түләр өчен онлайн кушымта файдаланырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар