Нурзадә яңа җырын машинада җырлап күрсәтте
Ул «Туганнарча яшик» җырын бүген - 16 мартта концертта башкарачак.
Җырчы Нурзадә өр-яңа җыр иҗат иткән. «Туганнарча яшик» җырының сүзләрен Филүс Хисаметдинов язган, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
Җырчы яңа җырны машинасында җырлап күрсәтте. Ул аны 16 мартта узачак концертында башкарырга җыена.
«Бүгенге көн өчен актуаль җыр», дип бәяләгән тамашачы.