Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: "Татар әдәбиятында хатын-кызлар күп, чөнки ир-ат язучыларны тормыш мәшәкатьләре басты"

Нурзадәне сез күбрәк җырчы, артист буларак беләсездер, ә мин аны моннан берничә ел элек татар әдәбияты җанатары буларак ачкан идем. Бөтен татар китапларын яттан диярлек белгән, һәр әдипнең стилен тасвирлап бирә алган зыялы Нурзадә белән татар әдәбияты турында сөйләшү үзе бер рәхәт. Букчасында һәрвакыт китап булыр. Ышанмасагыз, урамда очраткач, туктатып: "Нинди китап укыйсың?" дип сорагыз. Сумкасын ачып, китапны күрсәтер.

news_top_970_100
Нурзадә: "Татар әдәбиятында хатын-кызлар күп, чөнки ир-ат язучыларны тормыш мәшәкатьләре басты"

- Нурзадә, татар китапларын укып, әсәрләр турында фикерләреңне белдереп баручы бердәнбер артист түгел микән әле син...

- Шулай ук мени?

- Соңгы укыган татар китабың нинди?

- Мин аларны гел укып торам бит. Менә әле, яңадан алып кайтып, Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәнбану”ын укып бетердем. “Тулгак” дигән әсәрен укыйм. Бу әсәрне укыганым бар иде инде, кабатлап укыйм. 

Кабатлап-кабатлап Фәүзия апа Бәйрәмованың “Күчем хан”ын укыдым. Мин гомумән тарихи әсәрләр бик яратам.

“Казан утлары”ннан Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” әсәрен укырга җыенам.

- Нурзадә, китапларны син никадәр еш укыйсың?

- Мин гел китап укып торам.

- Ә ничек вакыт табасың?

- Вакыт бар ул. Кая барсам да укыйм. Хәтта ашаганда да.

- Күбесе хәзер ашаганда инстаграм актара...

- Мин китап укыйм. Телевизор карамыйм.

- Син китапны үзеңә үсеш өчен кирәк булганга укыйсыңмы, әллә ул синең күңел таләбеме?

- Күңел таләбедер. Үземне хәтерли башлаганнан бирле мин китап укыйм. Мин һәрвакытта да үзем белән китап йөртәм. Кая гына барсам да, кулымда китап булмыйча калмый. Хәзер сумкамны ачып карасагыз, китап күрерсез. Буш вакыт булганда бер кечкенә генә шигырь булса да укып алам. Мәсәлән, кайвакыт кемнедер көтеп торырга кирәк була. Шул вакытта укый торам.

- Шул вакытта син смартфон актармыйсың мени? 

- Юк, бик сирәк кенә актарам. Концертларга барганда да китап үзем белән йөри. Бер ике көнгә чыкканда мин кәгазь китап алып чыгам, ә инде еракларга киткәндә электрон китабым бар. Самолетка утырсам да, поездга утырсам да, автобуска утырсам да, машинада да мин китап актарып барам. 

- Нурзадә, башка артистлар сөйләвенчә, син хәтта концертта чыгышлар арасында да китап укыйсың?

- Әйе. Хәтта банкетларда да, әгәр мин җырларга гына барам икән, чыгышымны көткәндә укыйм. Чыгышлар арасында 45 минут вакыт булырга мөмкин, нишләп утырырга кирәк инде? Китап укыйм.

Китап ул бер байлык. Миндә иң күп нәрсә китап. Китап кибетенә мине гомумән якын җибәрергә ярамый. Мине анда сатучылар да таный.

Әле май ахырында Чаллыда өч концерт белән булдык. Анда мэрия концертлар залы тирәсендә китап кибете бар. Кердем дә, сатучы апа танып алды: “И-и, сезнең күптән килгәнегез юк иде бит инде”, ди. Аннан Роберт Миңнуллинның ике томлык шигырьләр китабын алып кайттым.

- Син берьюлы берничә китап укыйсыңмы?

- Диван башымда һәрвакыт биш-алты китап булыр. Төрле көнне төрлечә, нәрсәне укыйсым килә, шуны алып укыйм.

"Күп кенә китап кибетләрендә татарча китаплар юк"

- Нурзадә, татарча китаплар уку синең эшчәнлегеңдә ярдәм итәме?

- Минемчә, ярдәм итәдер. Мин берара “Мәйдан” каналында “Яшьлегем чишмәләре” тапшыруын алып бардым. Анда язучылар белән дә әңгәмәләр кордым. Аларның әсәрләрен укымаган булсам, мин алар белән ничек әңгәмә корган булыр идем?

Камил абый Кәримов бервакыт әйтә: “Мин курка башладым инде, син миңа караганда да күбрәк беләсең бугай”, - ди.

Галимҗан абый Гыйльманов белән дә очраштык. Әлбәттә, мин аның бөтен китапларын укыган кеше. “Албастылар”ны әллә ничә тапкыр укыдым. Инде Галимҗан абыйның үзәгенә үттем, әсәрнең дәвамын көтәм. Мин аның дәвамын кулъязмадан өенә барып укырлык булдым инде (көлә).

Батулланың “Бию җене кагылган егет” китабын өч-дүрт тапкыр укып чыкканмындыр. Туфан абый Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” китабын да яратам. Аның кайсы битен ачып укысаң да кызык. 

- Нурзадә, татар китабын табу синең өчен проблемамы бүгенге көндә?

- Минемчә, юк. Мин Татарстан китап нәшрияты кибетенә керәм дә алам. Ләкин башка китап кибетләренә керсәм, анда татар китаплары булмый диярлек. Беркөнне "Тандем" сәүдә үзәгендә булган китап кибетендә дә таба алмадым. Элегрәк анда өч-дүрт киштә татар китаплары була иде. Хәзер алар бер генә киштә калдырганнар. 

"Кольцо"да да минем беркайчан да татарча китаплар күргәнем юк. Ә бит нинди зур китап кибете! 

Бу, әлбәттә, начар хәл. Чөнки безнең шәһәргә башка илләрдән дә татарлар килә. Алар да алыр иде.

Әлбәттә, бик яхшы күренеш - ГУМда татар китаплары кибете ачылуы, ул шәһәр үзәгендә. Минемчә, аңа әзрәк реклама ясарга кирәк. Ул күренеп тора торган китап кибете булсын иде. 

- Кайсы китапханәләргә йөрисең?

- Милли китапханәгә. Чөнки берара мин анда үзем эшләп алдым, мин анда бөтен кешене беләм дип мактана алам. "Нурзадә, менә шундый китап килде, укыдыңмы әле моны, укымадыңмы әле", дип, миңа тәкъдим итәләр.

- Нурзадә, татар китабын тагын нинди юллар белән таратыр идең?

- Хәзер бит интернет заманасы. Минемчә, әсәрләрне электрон китапларга, телефоннарга күбрәк йөкләп булса, яхшырак булыр иде, кеше күбрәк укыр иде.

- Ә бик укыйсы килеп тә, шул китапны таба алмаган очраклар буламы? Бәлки, шул китапны яңадан чыгарсыннар иде дигән тәкъдимең бардыр?

- Андый тәкъдимем бар иде, бәхеткә, чыгардылар. Мин үзем Милли китапханәдә эшләгән арада Мирхәйдәр Фәйзинең ике томлык китабы бар иде. Һәм ул бары тик китаплар саклау бүлегендә бердәнбер экземплярда иде, аның тышлыгы теткәләнеп беткән иде. Нишләп чыгармыйлар шушы пьесаларны, бу китап югалса яки берәр нәрсә булса, нинди зур мирас юкка чыга, дип телгәләнә идем. Ниһаять, беркөнне китап кибетенә кергәч, күрәм, Мирхәйдәр Фәйзинең шушы пьесаларын чыгарганнар! 

"Әнием соңгы көннәренә кадәр укыды"

- Нурзадә, балачакта яратып китап укыган безнең буын кешеләре дә хәзер китаптан бизде дип әйтергә була. Мин инде безнең балаларны әйтеп тә тормыйм, аларга китап укыту бик кыен. Әйдә синең балачагыңа әйләнеп кайтыйк әле, синдә китапка мәхәббәт ничек тәрбияләнде?

- Минем әни гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде. Безнең өйдәге китапларның күплеге! Татар китаплары гына түгел, Дюмаларның 12 шәр, Вальтер Скоттлар 15 шәр томлыклары, Эмиль Золя, Гогольнең 7-10 шар томлык китаплары иде.

Әни дә бик күп укый иде. Соңгы көннәренә кадәр укыды. Бөтен газета-журналларны, яңа чыга торган китапларны да аңа алып кайтып бара идем. Авылыбызда өлкәннәр һәм балалар китапханәләре дә булды, әни анда да эшләде.

Миндә китапка мәхәббәтне әни тәрбияләде дип әйтә алам.  Хәтта бер елны миңа иң күп укучы дип ниндидер бүләк тапшырдылар, чөнки бер елга өч йөздә ничә китап укыганмын. Ул көн саен бер китап дигән сүз!

Аннан соң безнең өйдә пьесалар бик күп иде. Мин хәзерге көндә дә драма әсәрләре укыйм. "Яңа татар пьесасы" дигән китаплар чыкты бит, мин аларның барысын да алып кайтып укыдым.

Соңгы пьесалардан мин Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләрен укыдым. Якын дустым, режиссер Илфат Камалиевка әйтәм: “Илфат, монда шундый яхшы бер пьеса бар, укы", - дим. Ул аны укыды, хәзер бик уйлап йөри инде, бу эш уңай якка барыр дип уйлыйм. Тәрбияви дә, милләт проблемасы да бар монда, кешелеклек дигән әйбер дә бар - бу пьеса куелсын иде.

- Балачагыңны үттек, ярый. Ә менә олыгая башлагач башка кызыксынулар барлыкка килә. Һәм китап укымаска сәбәп тә барлыкка килә. Интернет заманына килеп кердек, күбебез китапны онытты. Син ничек китапка тугры булып кала алдың?

- Белмим инде... Әйтә алмыйм. Миңа яңа китаплар чыгуы кызык, укырга яратам.

Тик соңгы арада Мөхәммәт абый Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Габдрахман Әпсәләмовныкы кебек романнар юк... 

- Бу сорауга без әйләнеп кайтырбыз әле. Әйдә балаларга китап укыту турында сөйләшеп бетерик. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?

- Үземнең балам булмагач, мин инде шулай эшләгез, болай эшләгез дип, кешегә әйтә алмыйм. Ләкин бу минем шәхсән фикерем һәм киңәшем генә. Бәлки, әни кешеләргә дә китап уку җитми торгандыр. Мәсәлән, мин Дәрҗия Аппакованың китапларын хәтерлим, “Кирлемән”не гомер буе оныта торган түгел. Әнинең миңа аны алып кайтып биргәнен хәтерлим: "Син кире, менә карале Кирлемән килә икән бит, сиңа да Кирлемән килгәндер", - дип укытты ул аны. Минемчә, шундый китаплардан башланса, әйбәтрәк булырдыр.

Балалар өчен шундый матур китаплар чыга! Белмим, ни өчен кеше укудан туктады... Әйе, рәхәт бит инде - телефон тоттырдың да, бала ашый шуны карап, йөри.

"Язучыларның бәлки язарга теләкләре дә бардыр, ләкин аны күрүче булуы да кирәк"

- Инде жанрларга әйләнеп кайтыйк. Күләмле әсәрләр юк, әз дип әйттең. Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсың? 

- Бәлки, яза да торганнардыр аларны. Күп нәрсә бит хәзер матди якка бәйләнеп калды...

- Ягъни, язылган әсәрләр чыкмый кала дип уйлыйсыңмы?

- Әйе, чыга алмый кала. Аннан соң тагын бер әйбер бар: бер генә әсәр язалар да, бетте-китте. Кайбер кешенең башка әсәрләре юк та бит! Шундый кызык кына итеп укыйсың, матур гына итеп язылган, теле дә матур инде. Бетте, шуннан соң башка китабы юк аның!

Аннан соң бит әле шунысы бар – китаплар бик кыйммәт. Бәлки шуңа күрә кеше алмый да торгандыр дип әйтәсе килә. 

Минемчә, Камил абый Кәримовлар, Галимҗан абый Гыйльмановлар чоры китә бара. Ә алардан соң килүче кемнәр бар икәнен әйтә алмыйм. Юктыр да бәлки. 

- Ә бәлки язучылар үзләрен кадерсез тоя башлаганнардыр?

- Бәлки. Юктыр димим. Бәлки, аларның теләкләре бардыр да. Аны бит күрүче дә булуы кирәк. Элек язучыларга бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт булган. 

Якташым Рөстәм Галиуллин бик матур әйберләр яза иде, ләкин соңгы вакытта аның әсәрләрен күрмим. Минемчә, ул шундый романнар иҗат итә торган язучы булырга тиеш. Бәлки, ул өлгереп кенә җитмәгәндер әле.

Мин яшьләр арасыннан шуны гына тотып әйтә алам. 

- Күрмибез дә дип әйттең... Бәлки, матбугат чаралары да эшләп җиткермидер?

- Аннан әдәбият укытучыларыннан да киләдер әле бу, язучыларны алар балаларга танытырга тиеш бит инде! Минемчә, нинди дә булса язучыны чакырдылар исә, балаларда бөтенләй икенче төрле караш булып китәр иде.

Аннан, шул ук радио-телевидение язучыларга карата суынып киткәндер. Гел җыр белән генә тормыш бармый бит. Әлеге дә баягы әдәбиятка да игътибар кирәк.

Монда дөрестән дә игътибар кимеде. Язучылар дөрестән дә үзләрен кирәксез итеп тоя торганнардыр. Язганны укымыйлар дип тә уйлый торганнардыр.

Ләкин, алай дисәң, тагын каршы фикер туа. Әлеге дә баягы Зифа Кадыйровага әйләнеп килергә мөмкин, әйеме... 

Хәзер, безнең интервьюны укысалар, шуны да укый микәнни дип әйтергә мөмкиннәр. Укыйм! Гөлсинә апа Галимуллинаны да укыйм!

- Нурзадә, әйдә монда дөрес итеп әйтик: "Зифа Кадыйрова язучы түгел инде ул" дигән кимсетүле фикерләрне бик еш ишетергә туры килә...

- Шулай, мин дә ишетәм. Ләкин мин алай дип санамыйм.

Аның китаплары бүгенге көндә - иң күп укыла торган китаплар. Ни өчен кеше укый? Чөнки алар җиңел һәм аңлаешлы телдә язылган. Һәм аларда кеше тормышы тасвирлана. Кемдер үзенең мәхәббәтен, үзенең тормышын күрә торгандыр. Авырлыклардан чыгу җаен күрә торгандыр.

Сүз уңаеннан әйтим, минем Зифа апа белән Гөлсинә апага тәкъдим итә торган бик яхшы бер тема бар. Мин белгән бик зур, бик көчле мәхәббәт тарихы.

Ни өчендер Зифа Кадыйрова белән Гөлсинә Галимуллинага бәйләнергә яраталар. Бераз гына көнчелек тә бардыр. Мәзәктәге кебек, берсе әз генә өскә менә башласа, калганнары тартып төшерергә тора бит.

Мин моны болай дип аңлата алам: рус әдәбиятында бар хатын-кыз романнары, мәхәббәт романнары, криминал романнар, детектив романнар, аларны беркем "и өчен сез шуны укымыйсыз, ни өчен сез аны укыйсыз" дип әйтми. Алар аны кечкенә форматта гына, матур гына итеп чыгара - сумкага тыктың да киттең, поездга, автобуска утырдың, укыйсың. Ни өчен аларда Татьяна Веденская, Екатерина Вильмонт, Наталья Нестерова бар, ә бездә булмаска тиеш әле ул? Булырга тиеш, язсыннар!

Сүгәргә кирәкми, сүгәргә без бөтенебез дә оста. Нишләптер безнең халык гел сүгәргә генә тора. Татарча җырласаң, тегеләй җырламыйсың дип тә сүгәләр.

- Нурзадә, Интертатны укып барсаң инде, соңгы чыккан материалларның берсе - журналист Рәмис Латыйповның авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси белән әңгәмәсе.

- Әйе, укыдым.

- Шулай ук әдәбият турында, китаплар турында. Бигрәк тә ир-ат язучылар турында әйткән фикерләренә карашыңны беләсе килә. Гөлназның әдәбиятта ир-атлар юк дип әйтәсе килә...

- Дөрестән тә хатын-кызлар күбрәк бит соңгы вакытта: Фәүзия апа Бәйрәмова, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә апа Галимуллина, Нәбирә Гыйматдинова.

- Ә ирләр ни өчен юк?

- Ирләргә, минемчә, китап язып, гаиләсен туйдыра алмам дигән нәрсә башларына кергәндер.

Бу элеккеге заманнарда алай булмагандыр, аларга гонорарлар түләнгәндер. Һәрбер кеше гаиләсен туендырырга тиеш, аның башка проблемалары да күп. Ир-ат, минемчә, тормыш мәшәкатьләренә баткандыр. 

- Бу бит татар әдәбиятының, язучыларның бәясе кимеде дигән сүз.

- Кимеде, әйе.

Элек бит, мин укып беләм, Аккош күле тирәсендә язучыларның аерым дачалары булган. Бу хөкүмәт тарафыннан каралган. Шунда яшәп, шунда иҗат иткәннәр. Анда табигать, матурлык. Димәк, аларга иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. 

Ә хәзер язучылар беркемгә кирәксез булып калды. Язасың икән, акчаң бар икән, түлә дә чыгар. Бу бит язучының хезмәтен хөрмәт итмәү дигән сүз. Әйе, кемнең бераз акча табу мөмкинлеге бар, китабын чыгара. Ә чыгарган, ул аны сатуга арзан бәягә куя алмый бит. Мәсәлән, мин шартлы итеп әйтәм инде, 15 меңгә китап чыгарды икән, ул китапны сатып 15 меңен кире кайтарырга да тиеш. Ни өчен ул тегендә-монда акча сарыф итәргә тиеш соң? Аның бит әндри казнасы юк! 

Минемчә, ир-атларны тормыш мәшәкатьләре дә басып китте һәм хөкүмәт тарафыннан аларга игътибар да бик кимеде. Шуңа күрә аларга бәлки илһам килми дә торгандыр. 

"Язучыларга интернетны үзләштерергә кирәк"

- Нурзадә, китапны таныту алымнары турында да сөйләшәсе килә. Әгәр дә син бүгенге көндә китап чыгарсаң, аны ничек танытыр идең? Нинди ысуллар белән?

- Бәлки, язучыларның интернет белән эшләүләре җитми торгандыр. Мәсәлән, ниндидер язучының китабы чыккан икән, укучы аны китап кибетенә кергәч кенә күрергә мөмкин. Язучылар Вконтакте, инстаграмда булырга тиеш дип уйлыйм. Китапның беренче битен бәлки төшереп куеп, әсәрләрдән өзекләр куеп халыкны кызыксындырып булыр иде. Кеше аны ирексездән эзли башлый, кара, бу китапны табарга кирәк әле, бик кызык бит бу, укырга кирәк, дия.

Һәм инде очрашулар үткәрергә кирәк.

Аннан соң, концертларда да бит шигырьләр уку бик сирәк күренешкә әйләнде. Ләкин мин кеше шигырь яратмый яисә шигырьләр укыганны яратмый дигән фикер белән килешә алмыйм. Чөнки кеше, тамашачылар шулкадәр йотлыгып тыңлыйлар шигырьләрне! Концертта гел уен-көлке генә була алмый, гел мәзәк кенә сөйләп йөреп булмый. Безнең Рәшит абый Сабиров язучыларыбызның нинди күләмле, нинди матур әсәрләрен сөйли, әйеме? Аларны да җиткерә белергә кирәк!

Безнең яшь алып баручылар арасында күләмле әсәрләрне сөйләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Минемчә, алып баручылар үзләре өстендә эшлиләр икән, үзләрен тагын да югары дәрәҗәдә үстерергә телиләр икән, аларның репертуарларында шундый әсәрләр дә булырга тиеш.

Укы син китапны, алып укы! Анда бит шундый матур итеп язылган әйберләр бар. Мин үзем белән эшләгән алып баручыларга да әйтәм, Туфан абыйның шул җирен алыгыз әле, укыгыз әле, ул шундый матур бит, дим... 

- Китап укучы артистларны беләсеңме?

- Авыррак сорау булды монысы. Кемнәр китап укый микән безнең? 

Әйтә алмыйм, бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. 

Минем китаплар турында уртаклашыр кешем бар дип әйтә алмыйм.

Әни бар иде...

- Димәк, бүгенге көндә татар әдәбияты турында рәхәтләнеп сөйләшерлек кешең юк?

- Юк... Юк булып чыга инде...

- Соңгы сорау. Синнән лайфхак (хәзер шундый модалы сүз бар). Мин үзем кечкенә вакытта китапханәгә йөри идем, бик яратып укый идем. Китапны мин ничек сайлый идем: ачып карыйм, бераз караштырам, диалоглары күп булса, алып кайтып укыйм. Диалоглары әз булса укымыйм. Җанлы тел минем өчен күрсәткеч иде. Ә син китапны ничек сайлыйсың? Син алсын өчен китап нинди булырга тиеш?

- Миндә дә бар андый әйбер. Чөнки гел табигать кенә тасвирланса, чынлап әйтәм, аны гел укыйсы килми. Тарихи китапларга бу кагылмый. Биографик әсәрләргә дә кагылмый. Бу  күбрәк матур әдәбиятка кагылган кагыйдә.

Шигырьләрне ничек сайлаганны да әйтәм. Шигырьне мин болай карыйм: ул җырлап торырга тиеш. Кайвакыт шагыйрьләрнең нәрсә әйтергә теләгәнен дә аңлап булмый. 

- Нурзадә, кемдер хәзер безнең әңгәмәне укып чыккандыр һәм синең фикерләрең белән килешәдер. Күптән китап укымаган кешегә син нинди китап алып укырга киңәш итәр идең? 

- Тарихи әсәрләр яраткан кешеләргә мин әйтер идем әлеге дә баягы Фәүзия апа Бәйрәмованы - “Кырык сырт”. Мин аны йотлыгып укыдым. Анда татарларны Себергә сөргән вакытлардагы вакыйгалар, кешеләрне мыскыллаулар тасвирлана. Татар халкының фаҗигасе. Шунда китеп, нинди яхшы кешеләребез әрәм булган безнең...

“Күчем хан” да тарихи әсәрләр яраткан кешеләргә ошар. Мөсәгыйть абый Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, “Айбиби”.

Әгәр инде җиңел генә әсәр укыйсылары килсә, әлбәттә инде, Зифа апа Кадыйрова, Гөлсинә апа Галимуллина. Аннан Равилә апа Шәйдуллинаның китаплары бик укыла. 

Шул ук Гөлчәчәк Галиеваны хатын-кызларга бигрәк тә укырга кирәк. “Газзәбану” – ике хатынлылык турында.

Мистика яратсалар, әлбәттә, Галимҗан Гыйльманов “Албастылар”, Нәбирә апа Гыйматдинова

Ә шигърияткә килгәндә инде, Эльмира Җәлилованың шигырьләрен бик яратам. Аннан соң минем бик яратып укый торган шагыйрем Рөстәм абый Зәкуан иде, безнең аның белән уртак җырларыбыз да бик күп. 

Аннан инде бик яратам Илсөяр Ихсанованың шигырьләрен. Әлеге дә баягы хатын-кызларга әйләнеп кала инде бу. Вазыйх Фатыйховныкын да яратам.

Әнгам Атнабаев, ул инде күпме укысаң да туйдырмый.

Һәм инде бик яратам Роберт абый Миңнуллинны. Шулхәтле җиңел, җайлы, гади һәм бөтен кеше турында, бөтен кешенең тормышы турында һәм бөтен кеше әйтәсе килгән фикерне чәйнәп биреп ничек була икән дип, көн саен шаккатам. Укырга киңәш итәм.

- Нурзадә, әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт! Инде мин генә түгел, безнең укучылар да, татар халкы да сине яңа яктан ачканнардыр дип ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100