Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Шушы авыр заманнарда бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик»

«Җырларыбыз тамашачыны мәшәкатьләрдән арындырсын иде», — дип теләде Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

news_top_970_100
Нурзадә: «Шушы авыр заманнарда бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик»
Владимир Васильев

Үзизоляциядә булучыларны яхшы кәефтә тоту өчен, онлайн концертлар сериясен Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дәвам итте. Шулай ук скрипкада уйнаучы Динә Закирова белән баянчы Илфат Шәехов та бу концертның бер бизәге булды. Концертны Уфа, Томск, Екатеринбург, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләреннән карадылар. Нурзадәнең җырларын Үзбәкстанда, Төркиядә дә яраталар икән.

Җырчы концертын: «Беренчедән, концертыбызны караучыларны изге Рамазан ае белән котлап үтәсем килә. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, догаларыбыз барып ирешсен. Мин концерт дип бүген уразага кермәдем. Аллаһ үзе гафу итәр. Шушы авыр заманнарда бергә булыйк, бер-беребезне хөрмәт итик, ярдәмләшеп яшик. Табибларга да рәхмәтемне белдереп китим. Алар көне-төне безне саклый, авырлыклардан яклый», — дип башлады.

Үзизоляция вакытында җырчы иҗат белән шөгыльләнә. Нурзадә үзенең яңа җырлар язуын, сәхнә костюмнарын рәткә китерүен, күптәннән башкара алмыйча йөргән эшләр белән шөгыльләнүен әйтте.

«Хәзер инде 1,5 ай концертлар куйган юк, шуңа бераз дулкынландыра да. Әле тамашачыларсыз чыгыш ясау ул бөтенләй башкача. Залда тамашачыга җырлаган вакытта энергия башка төрле», — ди Нурзадә.

«Өйдә хатын-кызның эше бетми. Безнең эшебезне тавык та чүпли алмый, диләр. Әгәр кешеләрнең вакытлары булса, китаплар укырга киңәш итәр идем. Шулай ук кызыклы фильмнар карасыннар. Әмма бары тик кызыклы һәм позитив киноларны гына. Елап, кәефегезне төшереп утырмагыз. Күп очракта балаларга вакыт җитми, дия идек. Хәзер балаларга бүлеп бирә алырлык вакытыбыз бар», — дип сөйләде җырчы.

Шулай ук Нурзадә ничек иҗатка кереп китүен дә сөйләде. «Әнием гомер буе мәдәният йортында эшләде. Мин үземне хәтерләгән вакыттан бирле сәхнәдә үскән кеше. Иң беренче чыгышым өч яшьтә булды. Ул вакытта „р“ хәрефен дә әйтә алмый идем. Хәзер инде егерме еллап сәхнәдә җырлыйм», — диде үзе турында җырчы.

Нурзадә беренче җырының ничек барлыкка килүен дә сөйләп үтте. «Кышкы кич иде ул. Мине тамашачы җырчы буларак әле белми иде дә. Кулыма Гөлшат Зәйнәшеваның шигырьләр китабын алдым да укый башладым. „Кышкы моңнар“ шигыренә тукталдым. Үзем шигырь укыйм, ә башымда көй яңгырый. Менә шулай итеп беренче җырым барлыкка килде», — диде Нурзадә.

Концерт дәвамында Нурзадә үзе язган һәм ретро-җырлар да яңгырады. «Җырларыбыз тамашачыны мәшәкатьләрдән арындырсын иде», — дип теләде Нурзадә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100