Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә әнисенең вафатын искә төшерә

"Бүген елның иң ямьсез көне", - дип яза Нурзадә 23 октябрь турында.

news_top_970_100
Нурзадә әнисенең вафатын искә төшерә
2016 елның 23 октябрендә Нурзадәнең әнисе вафат булган. Җырчы социаль челтәргә телефон экранын урнаштырган, фотодан аңлашылганча, Нурзадә ике шалтыратуны кабул итәргә өлгермәгән.

"Ул миңа беркайчан да шалтыратмаячак.
Мин беркайчан да аның тавышын ишетә алмыйм.
Миңа хәтта шушындый смс та килмәячәк.
Беркайда әниемнең тавышын ишетә алмам инде. Бүген иртән күзләремне ачарга курыктым, ләкин ул көн тагын җитте. Октябрьнең 23 безнең әнине мәңгелеккә алып китте. 
Сагынмаган, искә төшерми калган бер генә көнем дә юк!!! Аһ ничек җитми миңа синең киңәшләрең, син үзең, Әни!
Мин менә шундый смс килсә дә куанган булыр идем әле. Бу соңгы смс, мин юлда чакта телефон тотмагач, борчылып 2 тапкыр шалтыраткан булган.
Көн дә догалар укыганда, урыны зинһар җәннәт түрләрендә булсын Әниемнең дип, Ходайдан сорыйм. Төшкә дә кермисең.
Синең якын дустың Дилбәр апа да "Төшләрегезгә дә керми сагындырырмын әле" дип киткән икән ди.
Бөтенебез сагынабыз шул сине, Әни! Әти дә, энем дә, хәтта Мәркәз дә. Ул да бит, Син авырып киткәч, синең кулларыңнан гына кочаклап ятып торды. Син җитмисең, Әни!!!
Елама дип язмагыз яме, зинһар!!!
Көне шундый.
Киттем абыстай әбиемә, сәдакәләр, күчтәнәчләр илтеп кайтам", - дип язган Нурзадә.

"Әниләребезнең рухлары шат, караңгы гүрләре якты булсын иде. Әни дә юк, әни урынына калып безне үстереп кеше иткән әби дә юк. Рәхәтләнеп еладым сезнең сүзләрне укыгач", - дип җавап язган Нурзадәнең дуслары. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буген елнын ин ямьсез коне!! Самый плохой день года сегодня! Вот от кого никогда больше не будет звонка((( Я никогда не услышу больше ее голос((((( Мне даже не придет вот такая смска(((( Беркайчан да эниемнен тавышын ишетэ алмам инде(( Буген иртэн кузлэремне ачарга курктым ,лэкин ул кон тагын житте.Октябрьнен 23 Безнен Энине мэнгелеккэ алып китте. Сагынмаган,искэ тошерми калган Бер генэ конем дэ юк!! .Ах,ничек житми мина синен кинэшлэрен,син узен ,Эни! Мин менэ шундый смс килсэ дэ куанган булыр идем эле.( Бу сонгы смс ,мин юлда чакта ,телефон тотмагач,борчылып 2 тапкыр шалтыраткан булган) Кон дэ догалар укыганда, урыны зинхар жэннэт турлэрендэ булсын Эниемнен дип Ходайдан сорыйм!! Тошкэ дэ кермисен(((( Синен якын дустын Дилбэр апа да,,тошлэрегезгэ дэ керми сагындырырмын эле "дип киткэн икэн Ди(( Ботнебез сагынабыз шул сине ,Эни! Эти дэ,энем дэ,хэтта Мэркэз дэ.Ул да бит Син авырып киткэч,синен кулларыннан гына кочаклап ятып торды.Син житмисен Эни!!! Елама дип язмагыз яме,зинхар!!! Коне шундый(((( Киттем абыстай эбиемэ,сэдакалэр ,кучтэнэчлэр илтеп кайтам.

Публикация от Нурзада Ведущая праздника (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100