Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадәнең бәйгедә җиңмәвенә ачуы чыккан: «Котылдык моннан дип уйламагыз!»

Җырчы «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашкан. Шуннан соң туган хис-кичерешләрен ул инстаграмда тамашачысы белән уртаклашкан.

news_top_970_100
 Нурзадәнең бәйгедә җиңмәвенә ачуы чыккан: «Котылдык моннан дип уйламагыз!»
https://www.instagram.com/nurzada28/

Соңгы постына караганда, Нурзадә бәйгенең нәтиҗәләре белән һич килешмәгән, дөреслек юклыгына ачуы чыккан, күңеле кайткан. Чөнки аның башкаруындагы «Кияү һәм кәләшкә» җыры (Гөлнур Айзат сүзләре, көе Нурзадәнеке) тамашачылар тарафыннан иң күп тавышка ия булса да, ниндидер сәбәпләр аркасында төшеп калган. Узган ел да җырчы әлеге бәйгедә әллә ни уңышка ирешмәгән.

«Булмады!!! Тагын!!! Узмадым! Ышанасызмы? Бу жыр да ярамады…

Беренче видеода быелгы жыр, икечесендә — узган елгысы.

«Яна татар җыры» бәйгесендә катнашкан жырларым турында сүз бара.

Нишлисең инде? Тагын да матуррак жырлар иҗат итәргә генә кала. Баш ярылып, күз чыкмаган, Аллага шөкер. Иң мөһиме - тамашачылар ярата бит бу җырларны! Сез яратсагыз, миңа шуннан да зур бүләк юк.

Узган ел беренче урын алган җырларны беләсезме сез? Ә минем бу җырым күпме килен-кияүләрнең бәхетле көннәрендә яңгырады. Әниләр турындагысы (былтыр җырлаганы) 8 март яисә Әниләр көне уңаеннан видео булып ватсапта, халык арасында йөри!

Ләкин мин үземне үҗәт дидем бит… Кире! Үҗәт! Барыбер киләсе елда да катнашам! Әле миндә жырла-а-ар, ун ел катнашсам да җитәрлек! Шулай булгач, тиз генә котылдык моннан, быел да төшереп калдырдык, дип уйламагыз.

Борыныңны салындырып утырма, Гардемарин, дидем үземә. Сүз уңаеннан, «Кияү һәм кәләшкә» җыры тамашачыларның иң күп тавышларын җыйган җыр иде әле. Кызык, әйеме?! Рәхмәт тавышларыгыз өчен, бик зур рәхмәт чын күнелдән. Ләкин… Менә шулай да була икән…

Ярар, иң мөһиме - исән-сау булыйк инде!» — дип күңелен бушаткан Нурзадә.

«Бирешмә!», «Былтыргысы да, быелгысы да йөрәккә үтеп керә торган җырлар, югыйсә», «Иң мөһиме - халык яратсын, күңелең төшермә!» «Халыкны хәзер тыңлаучы юк, кемнең кесә калын — шул җиңә!», «Ничек инде узмады? Үзләре бит иң күп тамашачы тавышын җыйды, дип яздылар. Бигрәк сәер», «Дөреслек калкып чыксын өчен дә арттан этүче кирәк шул…» — дигән фикерләр калдырганнар Нурзадәгә инстадуслары. Соңгысына җавап итеп җырчы: «Мин дә айга менәр идем, булса арттан этүче», — дип җырлаган ди көтүче», — дип такмаклаган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100