Нурзадәнең бик күп серләрен эченә сыйдырган сердәшчесе үлгән
Җырчы Мәркәзетдин белән сөйләшкән видеосын куйган.
Җырчы Нурзадәнең якын дусты, аның бик күп серләрен эченә сыйдырган Мәркәзетдин үлгән. Җырчы бу турыда үзе хәбәр итә.
«Ярый әле видеога төшереп калганмын», — дип сөйли Нурзадә. Ул песиен матур сүзләр әйтеп иркәли.
«Мәркәзетдинем китте… Бүген иртән шундый хәбәр. Капка төбенә чыгып үлгән. Мине көткәндер инде… Эх, тагын 2-3 көн… Кайта идем бит Мәркәзетдинем», — дип кайгыра җырчы.
«10 ел буе Казанда яшәп, бер сүз русча өйрәнмәде. Авылга җәйгә кайткач, әни авырганда, аның кулларыннан кочаклап яткан, миңа салкын тиеп авырган чагында, көне буе минем янымнан китмәгән, мин гастрольләргә киткәч, көн-төн ишек төбендә яткан, мин кая барсам, артымнан койрык кебек йөри торган, хәтта минем күп серләремне эченә сыйдырган, сез барыгыз да белә торган Мәркәзетдинем юк инде менә хәзер», — дип яза җырчы.
Җырчының виртуаль дуслары: «Артык кайгырма инде», «Бик кызганыч», «13 ел аз түгел, гаилә әгъзасы булып бетәләр шул», - дип комментарийлар калдырганнар.
«И җаным… Хәлләреңне аңлыйм… Бик авыр сөйгән җан иясен югалтуы», - дип язган инстачыга: «Әйтәсе юк. Күпләр аларга йорт хайваннары дип кенә карарга өйрәнгән шул. Ә минем өчен ул, иң беренче чиратта, сердәшче булды. Кайткач ,муенымнан кочаклап алыр иде…» — дип җавап язган җырчы.