Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: "Күңелемнең бер чите китек иде, хәзер хыялым чынга ашты"

Шушы көннәрдә җырчы Нурзадә Мәдәният институтын тәмамлаган һәм диплом алган. Бу күңелле яңалык белән ул Инстаграм челтәрендә уртаклаша. 

news_top_970_100
Нурзадә: "Күңелемнең бер чите китек иде, хәзер хыялым чынга ашты"
"Дусларым! Сезнең белән шатлыгымны уртаклашасым килә әле. Мин кулыма тагын бер диплом алдым. Мәдәният институты дипломы", - дип язган җырчы.

Җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә мәрхүм әнисе хакында да искә ала.

"Күңелемнең бер чите китек иде. Ни өчен дисезме? Кечкенәдән шушы институтта үстем дия алам. Чөнки әни сессия саен мине алып бара иде, аның режиссер булуы турында язган идем инде. Менә шулай итеп, ул мине гел узе белән ияртеп алып йөри иде. Минем шыпырт кына лекцияләрдә дә утырганым булды. Миңа дәфтәр битләре, төсле карандашлар бирә иделәр, рәсем ясап та утырган булды. Әле шундагы ашханәдә каймак белән пилмән ашаганым хәтердә.

Әни: "Хатын-кызга төпле һөнәр алырга кирәк", - дигәч, мин чит телләр факультетын бетердем. Француз һәм инглиз телләре. Тик шушы өлкәдә 20 елга якын эшләсәм дә, күңелемне Мәдәният институты дипломы булмавы тырнап тора иде. Кимсенә идем. Әлеге хыялым тормышка ашты! Минем кулымда - минем дипломым!! Эстрада-джаз бүлеге дипломы. Шатлыгымнын чиге юк", - дип язган Нурзадә.

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар юлдаш булсын!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дусларым! Сезнен белэн шатлыгымны уртаклашасым килэ эле!! Нихаять ,мин кулыма тагын Бер диплом алдым!! Мэдэният институты дипломы. Кунелемнен Бер чите китек Иде. Ни очен дисезме???Хэзер!! Кечкенэдэн шушы институтта устем дия алам. Чонки Эни сессия саен мине алып бара Иде.Анын режессер булуы турында язган идем инде. Менэ шулай итеп,ул мине гел узе белэн ияртеп алып йори Иде. Мин шыпырт кына лекциялэрдэ дэ утырганым булды.Мина дэфтэр битлэре ,тосле карандашлар бирэ иделэр,рэсем ясап та утырган булды. Эле шундагы столовыйда пилмэн ашаганым хэтердэ,сметана белэн))Эни:,, хатын - кызга топле профессия алырга кирэк дигэч,мин чит теллэр факультетын бетердем( француз Хэм инглиз теллэре) Лэкин!!! Лэкин!! Шушы олкэсендэ 20 елга якын эшлэсэм дэ,кунелемне Мэдэният институты дипломы булмавы ,элеге дэ баягы,кунелне тырнап Тора Иде. Честно язам,кимсенэ дэ идем. Нихаять ,хыялым тормышка ашты!! Менэ ул минем кулымда - минем дипломым!! Эстрадно- джазовый булегенен дипломы! Шатлыгымнын чиге юк!! тагын язырсыз инде,шыпырт кына эллэ нилэр эшлэп йорисен дип))))) Укырга кергэч,бетерим инде дидем.Алдан кычкырган кукенен башы ярыла дилэр бит.Туздем инде))) Мин эйтэм,дипломны кулга алыйм эле башта!! Так что,котлый аласыз!! Эйдэгез ,котлагыз эле мине буген.Куаныйм эле тагын да!!! Рэхмэээт #нурзадапевицаведущаятамада89033429058 #нурзада #нурзадаведущаяпевицатамада89033429058 #тамадататарстан #тамаданасвадьбу #диплом #уррррра #минемдипломым

Публикация от Нурзада Ведущая/Тамада /Певица (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100