Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Гөлләр белән сөйләшә башладым, алга таба нәрсә булыр?»

Җырчы гөлләрен күрсәтте.

news_top_970_100
Нурзадә: «Гөлләр белән сөйләшә башладым, алга таба нәрсә булыр?»
Салават Камалетдинов

Җырчы Нурзадә гөлләрен күрсәтте. Видео янына: «Гөлләр белән сөйләшә башладык. Алга таба ни булыр икән? Гөлләр ярата бит сөйләшкәнне, әйеме? Игьтибар иткәнегез бармы?» — дип язган.

Аның әнисе дә гөлләр белән сөйләшкән. Әнисе вафат булгач, гөлләр корыган, аннары әтисенә ияләнеп, үсеп киткәннәр. Җырчының элеккеге фатирында гөлләр үсмәгән, ә яңа фатирында беренче булып яран гөлләре утырткан.

Нурзадә кебек яран гөл яратучылар бик күп комментарийлар калдырган:

«Синең гөлләрең җыр тыңлап үсә инде»;

«Бездә яран гөлен песи гөле диләр. Аның исен шайтаннар яратмый. Ялгыз кешеләргә үстерергә кирәк. Ирем үлгәч, әни миңа да алып килеп утыртты. Бәлки, бу ырымга ышану яранның рейтингын күтәргәндер»;

«Мин дә яратам яран гөлен. Алар чыдам, үзебезгә охшаган»;

«Минем яраннар бер дә чәчәк атмый. Яфрак чыгарып тик утыралар. Әнинең гөлләре куркыткач кына чәчәк атты. Мин дә әрләп карыйм әле. Артык иркәләгәнмен ахры аларны»;

«Тәрәзә төбем минем берничәү, тәрәзә саен яран гөл үсә, дип җырлый-җырлый, сөйләшә-сөйләшә йөрим. Иң яраткан гөлем — яран гөл. Җәен урамга утыртам, көзен өйгә кертәм. Күңеле матур кешенең өен ярата ул. Нурзадә, синең күңелең чиста, саф».


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Голлэр белэн сойлэшэ башладык ))) дальше бульше булыр микэн?? Голлэр яраталар бит алар сойлэшкэнне эйеме?? Игьтибар иткэнегез бармы? Минем Эни гел сойлэшеп йори иде тэрэз тобендэге голлэр белэн) Эни вафат булгач,эй юксындылар,шинэ,корый башладылар.Эти эйтэ ,су да сибэм бит иде,боргалап та карыйм кояшка,нишлэп корыйлар сон болар дип , ярты елдан кубрэк интекте.Мин эйтэм,,алар просто энине сагыналар"?‍♂️ Аннан сон Этигэ дэ иялэнеп киттелэр бугай. Э мин яран голлэр яратам.Элек шэхэрдэ яшэгэндэ усми инде менэ,только яран гол генэ усми.Эллэ кайлардан алып кайтып карадым.Юк инде.Курше эбием ,,бу йортта мин гомер буе яран устерэ алмадым" дигэч кенэ туктадым. Затооо,монда кучкэч ин беренче итеп,яраннар утырттым) Кызыл,ак,ал яраннар матур булып чэчэк аталар. Карагыз элеее,э нигэ безнен татар халкы шулкадэр яран устерергэ ярата икэн?? Матур жавапларыгызны да котэм яме) Уземэ ин ошаган жавап язучыга булэк тапшырам эле)) мэгьнэле жавапка!! #нурзадапевицаведущаятамада89033429058 #нурзадаведущаяпевицатамада89033429058

Публикация от Нурзада Nurzada Singer (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100