Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын»

Җырчы үзенең иҗат кичәсе белән ресторанда чыгыш ясады. «Бу минем формат түгел икән», - диде ул, тамаша беткәч.

news_top_970_100
Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын»
Владимир Васильев

Татар җырчыларына ресторанда җырлау бер дә килешми дигән фикер әйтүчеләр бар. Тамашачы ашый, эчә — ә җырчы аларның алдында җырлап басып тора. Нурзадә белән әңгәмәбез шул хакта башланды.

«Бөтен җиргә дә акча төртергә кирәк»

Нурзадә, нишләп иҗат кичәңне ресторанда үткәрергә булдың?

Быел беренче тапкыр иҗат кичәмне ресторанда үткәрдем. Һәм монысы соңгысы да булгандыр. Иҗат кичәмнең берсе «Туган авылым» комплексында үткән иде. Әмма әлеге ике чара бер-берсеннән аерыла. «Туган авылым»да сәхнә бар! Ә ресторанда, син үзең дә күрдең, мин кайбер кунакларга арт ягым белән тордым. Шуңа күрә үземне уңайсыз хис иттем. Тамашачы каршында, аларга карап чыгыш ясарга ияләнгәнмен.

Банкетларда да җырлыйсың бит?

Алар икесе ике әйбер. Иҗат кичәсе — ул концерт, мәҗлес түгел. Банкетта, әлбәттә, төрлечә басасың инде. Әмма иҗат кичәләрен бүтән ресторанда үткәрмәячәкмен. Миңа сәхнә кирәк! Бу минем формат түгел.

Ресторанда утырган тамашачы сиңа таныш идеме?

Таныш булмаганнары да, танышлары да булды. Интернет аша миңа язып килүчеләр дә бар иде. Әмма ул кичне безнең белән булучыларның барысы да мине тыңларга килгән кешеләр.

Ресторанда иҗат кичәсе үткәрү җиңелрәктер. Зал җыясы юк.

Хәзер гомумән зал тутыру авыр. Миңа гына түгел. Бөтен җырчыларга да кагыла бу мәсьәлә. Соңыннан әле залның арендасы өчен түләргә кирәк. Кеше саны белән дә бәйле. Ресторанга 100ләп кеше килә ала, менә, мәсәлән, Тукай филармониясендә 650 урынны сатарга кирәк булыр иде.

Кеше ашаганда җырлау ничегрәк ул?

Мин моңа ияләшкән инде. Әмма банкет алып барганда: «Мин сезгә концерт куймыйм», — дим. Бер дүрт-биш җыр башкара алам.

Ресторанда куйган тамашаң театральләшкән иде. Кунаклар җырларыңны тыңладылар, ләкин спектакльне карамадылар…

Әйе, мин дә сиздем аны. Спектакль кызык иде үзе. Ни өчен спектакльне карамадылар? Чөнки алар ашау белән мәшгуль иде.

Янә теге зал тутыру турындагы сөйләшүгә кайтыйк әле. Билет бәясен ничек куясың?

Беләсеңме, билет бәясен артык күтәреп булмый. Әгәр билет бәяләре кыйммәт булса, җырчыларга күпкә җиңелрәк булыр иде. Ә тамашачы 500-900 сум торган билетларны да кыйммәт, ди. Менә артист бай инде дип уйлыйлар алар. Тамашачы җыелган акчадан бер тиенне дә алмаска мөмкин булуыңны башына да китерми.

Нәрсәгә китә соң ул акча?

Реклама, аренда, билетлар, афиша, синең белән бергә чыгыш ясаган артистлар, күпме күлмәкләр тектерәсең…

Арендага бәяләрне күтәрәләр. Бу нәрсә белән бәйле икән?

Күтәрәләр шул. Белмим, нәрсә белән бәйледер. Бер елны Тукай филармониясендә концерт куярлык буш көн тапмадым. Филармониянең үзенең концертлары бар, башка шәһәрләрдән киләләр, үзебезнең татар җырчылары куя дип аңлаттылар.

Җырчыларга популяр булып китәргә авыр шул хәзер…

Әйе, бөтен җиргә дә акча төртергә кирәк. Өч ел дәвамында Яңа ел концертларына керә алмыйм, мәсәлән. 2006 елдан бирле дус эшләгән идек. Хәзер алар: «Ел буе ротациядә булган җырчыларны алабыз», — диләр. Ә ротациядә булыр өчен акча түләргә кирәк. Элек андый әйбер юк иде. Икешәр көн концерт төшерә идек.

Син популяр җырчы була алдыңмы?

Булганмындыр дип уйлыйм. Кайбер җырларым популярлашып китте. Бәлки җырларыма бераз гына акча өстәсәм, тагы да популяррак булып китәрләр иде. Шулай да җырлар Интернет аша танылып бара. Җырлавыма килгәндә, әле һаман да вокал дәресләренә йөрим. Минем укытучым Татарстанның халык артисты Люция Хәсәнова. Соңгы 5-6 ел аның белән шөгыльләнәм.

Җырлап баеп буламы?

Ю-ук. Әнием: «Сәхнәләрдә җырламыйча, банкетларда гына эшләсәң, әллә кайчан баеп бетеп, фатирлар алган булыр идең инде», — дия иде. Бер җирдә эшлисең дә, шул акчаны икенче урынга илтеп бирәсең, кыскасы.

Җырларыңның күбесе мәхәббәт темасына. Сиңа кайсы мәхәббәт якынрак: бәхетлесеме, сагышлысымы? Нәкъ менә җырларда.

Әлбәттә, җырларда да, тормышта да мәхәббәт бәхетле булсын иде. Әмма, сагышлы җырларны башкарырга яратам. Әйтик, «Син мине ятларга калдырма» җыры бик охшый. Лара Фабианның җырларын еш тыңлыйм. Аның сагышлы җырларны искиткеч итеп башкара алу осталыгы мине гаҗәпләндерә.

«Сыер савып караганым юк»

Балачактан бирле җырлыйсыңмы?

Әйе, әлбәттә. Әнием клубта эшли иде, шуңа күрә һәр бәйрәм саен җырлый идем. Сакланган аудиоязмалар бар. «Р» хәрефен дә әйтә белмәгән килеш тә җырлаганым язылган.

Үскәндә, акча җитә идеме?

Бай яшәдек дип әйтә алмыйм. Әйткәнемчә, әнием клубта эшли иде. Анда эшләгәннәрнең акчалары, гадәттә, күп булмый. Әти исә бухгалтер иде. Яшәгән фатирыбыз үзебезнеке түгел. Аны әтинең эшеннән бирделәр. 2008 елда өй салып чыктык.

Кечкенә чакта нинди бала идең?

Малайлар белән сугыша идем. Ачуымны китерсәләр, әй кыйный идем шуларны. Агач башларында да йөри идек. Сыйныфта дүрт малай, бер кыз укыдык. Малайлар белән үстем. Шуңадыр да бүген мине ир-атлар якын итә. Миңа алар белән уртак тел табу җиңел бирелә.

Эшләп үстегез?

Әйе, эшләп үстек. Бары тик сыер савып караганым юк. Кечкенә чагымда без сыер тотмадык. Соңыннан мин укырга киткәч кенә әтиләр сыер алды.

Укырга киткәч тә кайтып йөргәнсеңдер бит?

Сыерларның да төрлесе була. Безнең сыер мине тыңламый иде. Әни миңа — сыерны, сыерга мине ышанып тапшырмый иде.

Үзең генә Казанга китәргә курыкмадыңмы?

Юк, курыкмадым. Мөстәкыйль булганмын микән?! Хәзерге балалар башка төрле. Әнием имтиханымның кайчан икәнен дә белми иде. Әзерлек дәресләренә дә йөрдем. Барысын да үзем эшләдем.

Белүемчә, син җырчыга укымагынсың?

Мәктәпне тәмамлагач, чит телләр факультетына укырга кердем.

Нишләп музыка өлкәсен сайламадың?

Әни, гомер буе клубта эшләгәч, гел миңа: «Кызым, төплерәк профессия үзләштерергә кирәк», — дия иде. Уйлый торгач, укытучылыкка укырга кердем.

Укыттыңмы?

Казанда өч еллап инглиз телен укыттым. Балалар белән эшләргә бик яратам.

Нинди укытучы идең син?

Балаларга инглиз телендә җырлар җырлата, спектакльләр куйдырта идем. Икелеләр дә куештырган чаклар була иде, әмма үземне усал укытучы идем дип әйтә алмый. 2-11 сыйныф балаларын укыттым.

«Бер мәлне тавышым бетә башлады»

Шулай да җыр өлкәсенә ничек кереп киттең?

Язмыш безне төрле кешеләр белән таныштыра. Минемчә, бу юкка гына түгел. «Мәйдан» телеканалының экс-директоры Дамир Дәүләтшин белән таныштык. Ул елларны Дамир Дәүләт ансамблендә эшли иде. Ул мине күреп алды. Әмма мин әле профессиональ дәрәҗәдә җырларга әзер түгел идем.

Нишләп әзер түгел идең?

Биш ел институтта укып җырчы булыйммыни дип уйлыйм идем. Инглиз телен бик яхшы белә идем. Укытучы булып эшләү дә ошый иде.

Соңыннан ниләр булды?

Вокалны мин беркайчан да калдырмадым, гел шөгыльләндем. Әйткәнемчә, мәктәптә күпчелек сыйныфларны мин укыта идем. Шуңа күрә бер мәлне тавышым бетә башлады. Табиб: «Гомумән, тавышсыз каласың килмәсә, профессияңне тиз арада алмаштыр», — диде.

Соң җырчы булгач, киресенчә, тавыш кирәк түгелме соң?

Җырчы булып эшләмәдем бит. Милли китапханәгә эшкә кердем. Анда эшләгәндә, тавышым кире кайтты, чөнки мин уку залында эшли идем. Ә уку залында сөйләшергә ярамый. Китапханәче булып эшләү әдәбиятка мәхәббәт уятты.

Шулай да бүген син җырчы.

Китапханәдә эшләгәндә параллель рәвештә җырчы Искәндәр Биктаһировның төркемендә эшләдем. Аның концертларында җырлый идем.

Искәндәр абый белән ничек таныштыгыз?

Хәтерләмим, чын дөресен әйткәндә. «Татарстан яшьләре» конкурсында таныштыкмы соң? «Дулкын» радиосында җыр яздырып йөргән чаклар иде. Искәндәр абый җырчы кыз эзләгән булгандыр. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аңа рәхмәтле.

Шулай да әле быел гына Мәдәният институтуының эстрада һәм джаз бүлеген тәмамладым. Диплом кирәк иде, чөнки музыкаль белемем булмау мине кимсендерә иде. Җырчы булып җырчыга укып йөрдем.

Бу сорауны сиңа күпләр бирәләрдер: нишләп син фамилиясез җырлыйсың?

Гастрольләр белән йөргәндә, Нурзадә булып калдым. Искәндәр абыйның группасында Зәйтүнә апа Яруллина эшләде. Ул минем фамилиямне гел оныта иде. Бер көнне бер фамилия белән игълан итә, икенче көнне мин башка фамилия белән чыга идем. Үз фамилиям — Вәлиуллина. Бер көнне: «Сәхнәдә яшь җырчыбыз Нурзадә», — генә диде дә, шулай калды.

«Ялгыз башым — тыныч колагым»

Нурзадә, әниең ничә ел элек үлде?

Өч ел элек әни йөрәк белән китеп барды. Ул елны иҗат итүдән туктаган да идем. Ярый әле дусларым янымда булдылар. Гомумән, дусларыма мин рәхмәтле. Кунакларга йөрешәбез. Алар барысы да парлы-парлы, шөкер.

Син нишләп парсыз микән?

Белмим бит. Ялгыз булу бер дә рәхәт түгел. Язылышмыйча бер ир белән яшәгән идем. Шулай да кайвакыт берәр парны күрәм дә: «Ялгыз башым — тыныч колагым», — дип куям.

Бала да сөясе киләдер?

Юк, хәзер инде андый теләгем юк. Дусларымның балалары бар, аларны яратам. Ирсез бала үстерәсем килмәде. Бала тулы гаиләдә үсәргә тиеш дип уйлыйм. Балалар йортыннан да алмадым. Шуннан бала алучы танышларым бар. Геннар үзенекен итә барыбер. Андагы балалар, гадәттә, тәрбиясез була.

Шулай да шашып яратканың булдымы?

Булды, нишләп булмасын, ди?! Әле һаман да оныта алмыйм, сагынып искә алам. Әле берсендә, җыр башкарганда, исемә төште дә... бергә эшләүче егетләр: «Берәр нәрсә булды әллә?» — дип сорадылар. «Юк, хатирәләр генә яңарды», — дидем. Ул мизгелдә «Онытылмас мәхәббәт» җырын башкара идем. Елый-елый җырлап чыктым аны.

Бу ничә ел элек булган хәл?

Бер 7-8 ел элек бер ир-ат белән йөргән идем. Хәзер менә аңлыйм: яратканмын икән. Үткәнемдә иң сагындырган кешем ул. Аның белән бергә үткән еллар иң бәхетлесе булгандыр.

Ул артистмы?

Ул сәнгать өлкәсендәге кеше. Аны беләләр, әмма безнең бергә булганны белүчеләр юк дип уйлыйм.

Нишләп аерылыштыгыз?

Белмим. Ул миннән яшьрәк иде. Бәлки яшь аермасы комаучалагандыр.

Ул хәзер өйләнгәнме?

Өйләнде. Мин аның өчен шат.

Хәзер янәшәңдә якын кешең бармы?

Юк, күренми. Күңелем түрендә әлегә беркемгә дә хисләрем юк.

Кияүгә чыкмау бәхетсез булу түгел бит ул?

Юк дип уйлыйм. Шулай да, авырып китсәң, читен була. Берсендә кырык градус температура белән яттым. Аптекага барып дару алыр хәлем дә юк иде. Менә мондый вакытта якын кеше кирәк. Ә болай мин үземне бер дә ялгыз хис итмим. Тамашачыларым бар, Аллаһка шөкер. Песием бар иде әле. Ул хәзер авылда яши.

Бәлки тагын мәче алыргадыр? Ялгызлар мәче ала, ди бит.

Юк, мәче алмыйм. Мин аларны бик нык яратам, шуңа алмыйм, чөнки гастрольләр белән чыгып киткәч, мәчене ашатыр кеше булмый.

Ялгыз димә инде мине, Алинә. Ялгыз түгел бит мин. Ходай язса, әле бәлки тиң ярымны да очратырмын, Алла боерса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100