Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә 175нче гимназиянең 8 класс җитәкчесенә ярдәм кирәклеге турында язган

Батыр укытучы фаҗига вакытында яраланган, дип яза җырчы.

news_top_970_100
Нурзадә 175нче гимназиянең 8 класс җитәкчесенә ярдәм кирәклеге турында язган

Җырчы Нурзадә ярдәм сорап язган.

«Безнең якын танышыбыз бу Диләрә. 175 гимназиянең укытучысы, 8А классының җитәкчесе.

Теге кабәхәт класска кергәндә, балаларны саклар өчен, гөл чүлмәген ыргыткан һәм иң беренче пулялар эләккән укытучы нәкъ менә ул — безнең Диләрә! Батыр йөрәкле укытучы!

Кичә аны Мәскәүгә алып киттеләр.

Ышанабыз, Иншалла, аякка басар, тән яраларын дәвалап кайтыр дип.

Ә менә җан җәрәхәте мәңгелек булыр инде.

Класс җитәкчесе — ул бит укучыларның икенче әниләре.

Хәтта күз алдына китерүе кыен, терелеп кайткач, үзе тәрбияләгән, укыткан балалар янына ничекләр керер инде ул, алар арасындагы 7 баласының юклыгына үзәкләре өзелер инде.

Тамчыдан күл җыйнала ди бит халык.

Шуңа күрә хәлебездән килгәнчә ярдәм итик әле, дускайларым. Андый авыр вакытта кечкенә генә игътибардан күңел була.

Ире Азатның карта номерын язам. 4276 6200 2353 3502

Бераз булса да гаиләсенә ярдәмебез тияр», — дип яза ул.

«Үзем язам, үзем елыйм, куллар калтырый. Я, Ходаем, башка мондый хәсрәтләр күрсәтмә», — дип тә язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100