Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт Коръән ашы уздыру тәртибен өйрәтте: табын, сәдака һәм буялган тырнаклар

Өйдә Коръән мәҗлесен уздырыру кирәкме? Табын нинди булырга тиеш? Ашаганнан соң өстәлдәге ризыкларны алырга ярыймы? Сәдаканы тәлинкә белән җыеп алу рөхсәтме? Табынга буялган тырнак белән килергә ярыймы? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин блогер Фагыйлә Шакировага өйдә Коръән мәҗлесе уздыру тәртипләрен аңлата.

news_top_970_100
Нурулла хәзрәт Коръән ашы уздыру тәртибен өйрәтте: табын, сәдака һәм буялган тырнаклар

Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Рамазан аенда елның-елында ифтар мәҗлесләре масштаблы күп урын ала башлады, бик күпләр аны үткәрәләр, һәм аны мәчетләрдә үткәрү дә модага кереп китте.

Дөресен әйткәндә, Совет чорларында, бәлки, аңа кадәрле дә, «халыкка мәчеттә авыз ачтыру» дигәнне без белми-ишетми идек. Әлбәттә, аның уңайлы яклары бар: мәҗлес оештырырга теләгән кеше мәчеткә, мәсәлән, акчасын гына бирә, анда әзерлиләр, кешенең үзенең мәшәкате керми, кунакларны шунда гына чакыра да, килеп матур гына утыра да рәхәтләнеп дога кылып китеп бара. Бер караганда, җайлы әйбер һәм мәчетләргә дә кулай.

Мәчеткә кеше килә, намаз укырга булмыйча, ашарга гына булса да, шунда дини сүз, Коръән сүзе ишетеп китә, шуңа үзенә күрә аның файдалы яклары бар. Әлбәттә, өйдәге мәҗлесләрне дә үткәрергә тырышырга кирәк – кафеда гына, мәчеттә генә түгел, чөнки өйдә үткәрелгән мәҗлеснең өстәмә саваплары була. Беренчедән, өйгә кунак керә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, өйгә кунак кермәгәндә, фәрештәләр дә керми, ди. Икенчедән, өйгә кунак кереп, өеңдә дога кылып чыгып китә. Бу инде – кунакның догасын алу дигән сүз. Шулай ук, өй эчендә Коръән укыла, Коръән шушы нигезгә укыла, шушында фәрештәләр килә, шушында бәрәкәт иңә, тынычлык иңә дигән сүз. Шуңа күрә шушы кешеләр белән кунак булу, алар белән бергә аралашу, утыру, аларны үз өеңә кертү – бу, үз чиратында, алар белән якынаю, араларны ныгыту дип атала. Шуның өчен дә кунакларны өйгә җыюны да онытмаска кирәк. Өйгә еллар буе кунак килмәгән очраклар булырга мөмкин хәзерге заманда.

Мәҗлесләрне ничек үткәрергә кирәк соң? Мәҗлесләр, әлбәттә, дини нигез белән үткәрелә, ягъни бисмилла әйтеп, Коръән белән башлана. Мондый мәҗлесләргә, әлбәттә, фәрештәләр килә, Аллаһ сүзе сөйләнгән очракта, Аллаһы Тәгалә шушында утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, гафу итә.

Мәҗлес булгач, аның үз тәртипләре була. Мәҗлестә, әлбәттә, булырга тиеш хәләл ризыклар гына. Ягъни, динебез, шәригатебез буенча, безнең Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча рөхсәт ителгән хәләл ризыклар булырга тиеш. Менюны исә хуҗа үзе карый ала, әлбәттә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә, әзерләгәндә бурычка кереп китеп, үзегезгә авырлык китерерлек итеп әзерләмәгез, ди. Бездә – татарларда бит «узышып табын әзерләү» дигән нәрсә бар. Берсеннән күреп чыгалар да, икенчесе дә куя башлый. Шуңа күрә хәзер безнең өстәлләребезгә елдан-ел төрледән-төрле ризыклар өстәлә бара. Мәсәлән, салатлар, ул берничә төрлегә әйләнде инде; тавык берничә төрле пешерелгән, кыздырылган; балыклар, шулай ук, берничә төрлеләр; бәлешләр әллә ничә төрлегә әйләнеп китте. Менә шулай итеп, төрле-төрле ризыклар хәзер күбәеп китте. Моның сәбәбе – бер-береңнән күреп, узышып эшләү. Ә күп очракта бу ризыкларның яртысы түгел, дүрттән бере дә ашалмый. Күбесе өстәлдә шул килеш калырга мөмкин. Һәм инде мәҗлес әзерләгән икенче кешегә бу – авырлык тудыра, чөнки кемдер күреп ала да, мин болай әзерли алмыйм, шуңа кунак чакырып тормыйм, әзерләнмим, дип әйтергә мөмкин. Менә шуңа күрә дә табынның байлыгын чамалап, үзеңнең хәлеңнән килгәнчә эшләргә кирәк.

Шулай ук, әгәр дә фәкыйрь кеше, мәҗлес үткәрәм, дисә, ризыклар күп төре булсын, дип тырышмасын. Булдыра алган кадәр эшләсен дә ихлас күңелдән кунакларын чакырсын. Иң мөһиме – аның чиста күңеле, нияте.

Мәҗлескә килгән вакытта, әлбәттә, кемдер күчтәнәч белән дә килергә мөмкин. Бу – күркәм гадәт, мәҗлескә килгән кешегә савабы да була, бәрәкәте дә була. Кунак кешегә үзенең шушы күчтәнәчен табынга кую дигән гадәт бар. Ни өчен алай эшләнә – бу инде шәригать буенча катгый әйтелгән сүз түгел. Әмма кеше бит берәр нәрсә алган вакытта үзе теләгән әйберне ала – күзе төшкән, ашыйсы килгән әйберне, шуңа күрә аның алдына үзенекен куйсаң, күңеле була, кунакның, шулай итеп, син күңелен күрә торган буласың.

Табын артында утыруның үз тәртипләре бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бисмилла әйтеп ашарга куша, алдыңдагыны гына ашарга, ди, тегендә-монда үрелеп утырмаска, ә инде төрле ризыклар төрле урынга куелган булса, үрелеп алудан да бернинди зыян юк.

Кыстауга килгәндә, безнең халкыбызда «әйдә-әйдә» дип кыстарга яраталар. Кыстау – оялчан кешеләр килсә, бик күркәм әйбер. Әмма инде артыгы да кирәк түгел. Кайвакытта, бертуктамый шуны әйтеп торгач, кеше уңайсызлана башлый.

Тамак туйганнан соң ашарга ярамый безнең динебездә, һәм син кешене гөнаһка кертергә мөмкинсең. Туйганнан соң ашау бу кеше өчен хәрәм булырга мөмкин.

Мәҗлес тәмам булгач, шушы ризыкны, күчтәнәч итеп, кунакларга биреп җибәрәләр. Хәзер инде бәлешләрне махсус пластик тәлинкәләргә салып чыгаралар. Бу, шулай ук, күркәм гадәт, чөнки килгән кешегә, беренчедән, күңелле була үзе белән күчтәнәч алып кайтырга; икенчедән, ризык күп калган очракта, аны ашап бетереп булмый, шуңа күрә аны кая куярга белмиләр, ризык ташланырга да мөмкин. Шуңа күрә, болай эшләү – шулай ук хәерле.

Ләкин әгәр дә хуҗа сиңа үзе күчтәнәчләрне бирмәсә, алар шундый тәликәләргә куелмаса, үзеңә табыннан нәрсәнедер җыеп китү кирәкмәс. Бу тәрбиясезлек булыр. Ә бит син белмисең, бәлки, хуҗа сездән соң тагын берәр төркем кунаклар чакырырган булырга, көтәргә мөмин. Ә син инде бөтен әйберләрен җыеп алып китәсең бу очракта. Шуңа күрә, хуҗа үзе әйтмәсә, үзе бирмәсә, бу очракта алмау хәерле булыр. «Алыйм әле моны» диюгә караганда алмау хәерлерәк бу очракта.

Андый очраклар да бар: ифтар мәҗлесләрендә дә күрәбез – махсус сумкалар белән киләләр кайбер апалар, төяп чыгып китәләр. Әлбәттә инде, бу күренеш бик килешеп бетми аларга да, хуҗа алдында да матур түгел.

Коръән мәҗлесләрендә утыру тәртибе дә бар. Мөселманнарда ирләр белән хатын-кызларга бер табын артында утыру киңәш ителми. Бу гөнаһ булып санала. Шуңа күрә дә утырган вакытта ирләр – аерым табында, хатыннар – аерым табында. Әгәр дә инде хатын-кызларны җыярга туры килсә, аерым табында я аерым бүлмәдә, я булмаса, аерым көннәрне җыйсаң, хәерлерәк.

Элек шулай булган да ул. Ирләр табынында Коръәнне мулла укыган, хатын-кызлар табынында абыстайлар укыган. Менә шулай бүленеп, үз темаларына сөйләшә торган булганнар. Безнең бит ирләр белән хатын-кызларның сөйләшү темалары да, киенүләребез дә, үз-үзебезне тотышыбыз да аерылып тора. Шуңа күрә дә, аерым җыелышу бик яхшы бу очракта.

Киемгә килгән вакытта, ирләр, әлбәттә, шәригатькә туры килгәнчә киенәләр, ачык йөрмиләр. Хатын-кызларга килгәндә, проблема килеп туа. Күп очракта безнең хатын-кызларның итәкләре кыска була мәҗлестә. Тубыктан өстә икән – кыска дигән сүз инде ул. Шулай ук, куллары ачык була, муеннары ачык була, яулыклары да баш очларына гына бәйләнгән яки чәчләре чыгарып бәйләнгән була. Гаурәтнең берәр җире ачык торса, бу мәҗлескә фәрештәләр килми. Алар ояла мондый мәҗлескә килергә, утырырга. Фәрештәләр килмәгәч, без бик күп бәрәкәттән колак кагабыз дигән сүз. Шуның өчен дә, хатын-кызларга киенеп йөрү – бик кирәк әйбер.

Кайвакытта хатын-кызлар үтә күренмәле күлмәкләр дә киеп киләләр, бу очракта ул киенмәгән булып санала. Шуңа күрә дә хатын-кызларга киемгә игътибар итәргә кирәк.

Кайвакыт абыстайлар «тырнакларыгыз буялган» дип тә сүгәләр. Тырнак буяу – чынлап та мөселманнар гадәте түгел ул. Кайберәүләрнең фикерләре буенча, тырнакларны кайбер хатын-кызлар  күрем вакытында кызылга буяганнар. Ягъни ирләренә хәбәр итәр өчен – артык сорау булмасынга эшләнгән әйбер. Бүгенге көндә тырнакларын кем тели – шул буяп йөри, алай гына түгел, тырнак өстенә әле ясалма тырнаклар да ябыштыралар. Болай итү безнең шәригать буенча катгый тыела. Бу кешеләрнең әлеге очракта тәһарәте дә дөрес булмый. Тырнакларны болай үстереп йөрү вәхшиләргә , хайваннарга охшау була, чөнки ерткыч хайваннарның тырнаклары озын. Алар шул рәвешле үзләренә корбан, ризык тоталар. Монда хатын-кызлар шуларга охшап калалар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә, озын тырнак астында шайтаннар яши, ди, тырнак озынрак булган саен, аның астында шайтаннар да күбрәк була. Кайвакытта «юкка бәйләнәләр» дип, абыстайлардан зарланалар, әмма бу – алар уйлап чыгарган әйбер түгел. Әмма аның үзенең менә шундый таләпләре бар. Мәҗлескә килгәндә, син, әлбәттә, тырнакны өзеп ташламыйсың, шулай бит, ләкин абыстай әйтеп куйса, аңа ачуланмаска кирәк. Бу инде мөселман кешесенә туры килә торган әйбер түгел.

Һәрбер нәрсәнең үз вакыты була. Мәҗлеснең вакытын чамаларга кирәк – көн-төн утырып булмый, шулай бит. Үз вакытында китә дә белергә кирәк, чөнки хуҗа инде, ярар, китегез, дип куып чыгара алмый. Шуңа күрә, матур гына итеп, вакыты җиткәч китеп бару – әдәп-тәртипкә керә торган әйберләр.

Инде сәдакага килгәндә, күп мәҗлесләрдә сәдака тараталар. Кайбер абыстайлар, сәдака таратырга кирәк түгел, бу – дөрес түгел, дип тавыш чыгара башладылар. Беренчедән, сәдака биргән кешегә беркайчан да каршы төшәргә кирәкми. Кешенең күңелендә бирү теләге бар икән, ничек инде син аңа «бирмә» дип әйтә аласың? Килер бер көн, син тартып та ала алмассың ул кешеләрдән. Шуңа үзләре бирәләр икән, алырга кирәк.

Кайберәүләр тавыш чыгара «мин сәдакага мохтаҗ түгел» дип. Мохтаҗ түгелсең икән, тавышланма, ал да башка кешегә бүләк итеп бир. Яныңда утырадыр мохтаҗы, күршең бардыр мохтаҗ, юк икән, мәчеткә алып бир. Тавыш чыгара торган әйбер түгел бу. Кайбер урыннарда сәдакаларны тәлинкәләргә җыялар, аннан соң яки хуҗага, яки мәчеткә бирәләр. Бу да шәригатькә каршы килә торган әйбер түгел, кулдан кулга таратып йөргәнче, шул тәртиптә сәдакаларны бирергә була.

«Сәдаканы биргәндә, күпме бирергә?» – дигән сүз дә бар. Әлбәттә, мөмкинчелеккә карап бирелә. Монда инде «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүз бар. Ләкин «энә дә – бүләк» – бу фәкыйрьләр өчен. Фәкыйрь кеше, «әз бит, әз» дип, бирергә оялмасын, чөнки аның мөмкинчелеге шулай. Ә бай кеше әз бирүдән оялсын. Чөнки бай кешенең мөмкинчелеге күбрәк. Күбрәк бирсә, аңа савабы да зуррак була, дөресрәк тә була бу сәдака. Шуңа күрә, «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүздән, энә – фәкыйрьләр өчен, ә дөяне бирергә тиеш байлар. Менә шулай аның күләмнәре.

Әлбәттә, сәдаканы сорап алмыйлар, кемдер бирми икән – ул аның үз эше. Инде сәдака тараттылар икән, өстәмә бәрәкәт, өстәмә дога кылына шушы сәдакаларга. Менә инде мәҗлесләребезнең тәртипләре, кыскача гына, шундый.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 сентябрь 2022
    Исемсез
    Нурулла хэзрэтнен вэгазьлэрендэ ошатып, яратып тынлыйм. Кунелгэ рэхэтлек бирэ. Кинэшлэредэ бик топле, акыллы. Аллахынын рэхмэтендэ булсын. Амин!
  • 4 сентябрь 2022
    Исемсез
    "бисмилла" дигән сүз ЮК! Мәҗлесләр, әлбәттә, дини нигез белән үткәрелә, ягъни "Бисмилләәһ" әйтеп, Коръән белән башлана. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм "Бисмилләәһ" әйтеп ашарга куша.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100