Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ураза тоткан кеше өчен бу дөньяда бернинди өстенлек юк»
Ураза тотуның өстенлеге нәрсәдә? Ураза тотканыңны кешегә әйтү мактану булмыймы? Бер минутка алдан авыз ачарга ярыймы? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирде.
«Сәхәр ашау да, авыз ачу да мәҗбүри түгел»
– Нурулла хәзрәт, уразаның әһәмияте нәрсәдә?
– Уразаны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип, Аның кушканын үтәп тотарга кирәк. Бу очракта без кеше өчен иң ләззәтле һәм иң кирәкле булган әйберләр – көндез ашау-эчү һәм якынлык кылудан тыелып торабыз. Ашау-эчү, якынлык кылу булмаса, кешегә байлык та, алтын-көмеш тә, гомумән, бернәрсә кирәкми.
Шуңа күрә дә без Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алыр өчен, Ул канәгать булсын, безне яратсын дип, татлы, ләззәтле әйберләрдән үзебезне тыеп торабыз. Шуның белән Аллаһы Тәгалә безгә якынрак һәм өстенрәк икәненә төшенәбез.
– Ураза тоткан кешенең кылган догасы кабул булган вакыт бар, диләр...
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тоткан кеше авызын ачканчы укыган догасы кабул булыр», - дип әйтә. Ураза тоткан дәвердә авыз ачу вакыты белән бергә кылган догаларыбыз көн дәвамында кабул булыр, ИншәАллаһ.
– Сәхәр алдыннан һәм авыз ачар алдыннан әйтелә торган дога бар. Аны әйтү кирәкме яки үз телеңдә ният кылып әйтсәң дә ярыймы?
– Сәхәр ашау да, авыз ачу да мәҗбүри түгел. Мәҗбүри булмагач, аның догалары да мәҗбүри түгел. Үз телеңдә әйтсәң дә, әйтмәсәң дә була. Иң мөһиме – иртән яки кичен уразага керәм дигән ният кылу.
Кайбер кеше иртән торгач, ашамый-эчмичә өеннән чыгып китә, төш вакытында яки кичен генә үзенең ашамаганы исенә төшә дә, «бу көнем ураза булсын», - ди икән, бу ният булмый, чөнки ул уразага кермәгән, ач кына торган булып санала. Уразага керер өчен алдан ният кылу мөһим.
Сәхәр ашаганнан соң кыла торган дога гарәпчә ният була: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә». Үз телеңдә яки күңелдән ниятләсәң дә ярый.
Авыз ачканда исә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», - дип дога кылына. Бу очракта шулай ук, гарәпчә догасын белү мәҗбүри түгел.
«Ураза тоткан кешенең бөтен гөнаһлары кичерелә»
– Ураза тотучыларга нинди өстенлекләр каралган?
– Ураза тоткан кеше өчен бу дөньяда бернинди өстенлек тә юк, ул бары тик газап кына. Ач тору, якынлык кылмау кешене газаплый гына. Эшләгән вакытта да кешенең хәле китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тоткан кешенең авызыннан сасы исләр килә», - ди. Аллаһы Тәгалә дә: «Мин үземнең колымны ашамыйча, эчмичә тоттым», - ди. Кеше эштән дә азат ителми. Шәригатьтә «ураза тотасың икән, өйдә ят», - дип әйтелмәгән.
Бөтен өстенлек ахирәттә. Аллаһы Тәгалә: «Уразаның савабын мин үзем генә беләм һәм шуңа күрә Үзем генә бирәм аны. Бу минем өчен генә кылынган яшерен гыйбадәт», - ди. Гыйбадәтне кешегә күрсәтеп кылмыйлар. Уразаның савабын күпме булачагын беркем белми.
Ураза тоткан кешеләрне Кыямәт көнендә Райян дип аталган җәннәт капкасыннан кертерләр, ди. Ураза тоткан кешенең бөтен гөнаһлары кичерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Ураза тоткан кеше уразадан соң яңа туган бала кебек булыр. Уразасын бер дә калдырмыйча ихлас күңелдән тотса, гөнаһсыз калыр», - дигән. Без шушы өстенлекләргә өметләнеп ураза тотабыз.
Ураза үзе генә изгелек түгел, Рамазан аенда башка изгелекләр эшләп тә савапларыбызны арттырабыз. Ураза тоткан килеш башка изгелекләр эшли алсаң, күбрәк намазларны укысаң, сәдакалар бирсәң, кешегә ярдәм итсәң, савабы да күбрәк була.
– Гөнаһлар күп булган саен, ураза тоту да авыр биреләме?
– Гөнаһлар күбрәк булган саен гыйбадәт авыррак бирелә. Гөнаһы күп икән, кешегә уразасы да, намазы да авыр бирелә. Кеше гөнаһ кылганда аны ихлас итеп кыла. Бер кеше дә гөнаһны азапланып кылмый. Берсе дә елый-елый аракы эчми, зина кылмый, урламый. Шулай итеп, кеше гөнаһны яратып кыла. Кеше гөнаһны ярата икән, аңа гыйбадәтне яратырга авыр була. Кеше икесен дә берьюлы ярата алмый.
Гөнаһлардан арыну – гыйбадәтне яратуның бер башлангычы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр яхшы буласыгыз килсә, гөнаһларны ташлагыз», - ди. Ул изгелекләр эшли башлагыз дип әйтми, игътибар итегез. Ураза тотарга җиңел булсын өчен, димәк, гөнаһларны да кылмаска кирәк. Әгәр син көндез ураза тотып, кичен төнге клубта утырасың икән, ул вакытта ураза авыр биреләчәк.
«Кеше күрсен өчен ашамыйча, эчмичә утыру дөрес түгел»
– Ураза яшерен булырга тиеш, дидегез. Хәзер ифтар ашларын да интернетка куялар, телевизордан да күрсәтәләр. Бу мактану булмыймы?
– Мактануның мәгънәсе юк. Уразага кердең икән, ураза тотуыңны кеше күрсен өчен дигән ниятең бар икән, әлбәттә, ул кабул булмый. Мәсәлән, өйдә бер кеше ашамый-эчмичә ач утыра, аны беркем күрми, Аллаһы Тәгалә генә күрә. Ул бары тик бер сәбәп белән – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә шулай утыруын әйтә.
Ураза иң ихлас гыйбрәтләрнең берсе булып санала. Намаз укыганыңны, сәдака биргәнне, хаҗ кылганны, Коръән укыганны кеше күрә, ураза тотканны кеше күрми. Кеше күрсен өчен ашамыйча, эчмичә утыру дөрес түгел. Кич белән: «Мин бүген ураза тоттым», - дип, ураза тотмаган килеш әйтәсең икән, монда бернинди савап та булмый.
Уразаны тоткан килеш бер кешегә: «Мин ураза тоттым», - дип әйтеп куйдың икән, монда ниятеңә карала. Мактану нияте бар икән, монда инде Аллаһы Тәгалә үзе хисап кыла.
– Уразаны йоклап үткәрсәң ярыймы?
– Ярый. Намаз укыйсың икән, намазларны гына калдырмаска кирәк.
– Сәхәр ашау ни дәрәҗәдә мөһим? Әгәр сәхәрдә йоклап китсәң һәм көн дәвамында берни дә ашамасаң, бу уразаны бозу булып саналырмы?
– Уразаның төп шарты – ният кылу, көн дәвамында ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып тору. Иртән яки кичен ураза тотам дип, ният кылырга тиешсең. Бу очракта сәхәр ашау да, кичен авыз ачу да мәҗбүри түгел. Сәхәр ашасаң – сөннәт, үзеңә ураза тотарга җиңел һәм файдалы була. Кичтән авыз ачсаң, шулай ук сөннәт. Тоткан уразаңа үзең шатланасың.
Әмма инде сәхәр ашамасаң, авыз ачмасаң да ураза кабул була.
– 1-2 минутка иртәрәк авыз ачарга ярыймы?
– Хәзерге вакытта таң ату, кояш баю вакытлары төгәл билгеләнгән. Шуңа күрә вакытны төгәл исәптә тотып эшләсәң яхшы. Чөнки кояш баеп бетмәгән булырга мөмкин. Әгәр бер минут алдан авыз ачсаң, бу очракта Аллаһы Тәгалә гафу итәр дип ышанабыз.
– Авыз ачканда нәрсә ашасаң, эчсәң яхшы?
– Иң элек су, хөрмә белән авыз ачарга кирәк. Калганын кеше үзе карый. Күп ашау киңәш ителми. Ач карынга күп ризык кертеп, кеше үзенә зыян китерергә, хәле китәргә мөмкин. Авыз ачкач, тәравих намазларын да укыйсы бар бит әле.
– Ахшам намазыннан соң таң атканчыга кадәр ашарга ярыймы?
– Әйе. Таң атканчыга кадәр без төне буе ашап чыгарга мөмкин. Иң мөһиме – таң аткан вакытта шушы ризыкны ашап бетерергә кирәк. Ләкин кичтән күп ашасаң, сәхәргә ашарга урын калмаячак. Иртә белән сәхәр ашау көне буе ураза тотар өчен хәерле. Сәхәрдә ашарга, су эчәргә тырышырга кирәк.
– Онытылып китеп, көндез су эчсәң, ризык капсаң, ураза бозыламы?
– Онытылып китеп эшләнгән икән, ризыкны чәйнәгән вакытта исеңә төшә икән, бу очракта ураза бозылмый. Ләкин ашауны туктатырга, авыздагы ризыкны чыгарырга кирәк. Шул минуттан ашау-эчүне туктатсаң гына ураза бозылмый.
Ашау вакытында уразада икәнеңне исеңә төшереп, «ярар инде» дип, ашавыңны дәвам итсәң, ураза бозыла. Ул көн өчен яңадан ураза тотарга туры киләчәк.
«Аллаһы Тәгалә сәфәр вакытында безгә уразаны тотмаска рөхсәт итә»
– Бер өзлексез, мәсәлән, ике көн рәттән, ураза тотарга ярыймы?
– Берөзлексез уразаны ай буена да тотарга була. Әмма алай киңәш ителми. Кешенең хәле дә булмас, уразага карата ризасызлык туарга мөмкин. Мәкруһ булып санала.
– Уразаны берничә көндә генә тотарга ярыймы? Мәсәлән, 3 көн ай башында һәм 3 көн ай ахырында?
– Ураза 30 көн дәвам итә. Шуның бер көнен булса тотып карасаң (бер дә тотмауга караганда) әйбәт. Ләкин иң хәерлесе – айның башында 10 көн, уртасында 10 көн, азагында 10 көн тоту.
– Ураза вакытында башка шәһәргә командировкага җибәрделәр, ди. Уразаны туктатырга ярыймы?
– Сәфәргә чыгуың билгеле булса, уразага кермәскә кирәк. Алдан билгеле булганда уразага ният кылмасак дөрес булыр. Сәфәрдән кайткач, калган уразаңны тотып бетерәсең.
– Башка шәһәргә командировкага китүгә карамастан, уразаны тота аламмы?
– Сәфәрдә ураза тотарга мөмкин. Мондый ураза кабул була. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Тотмау хәерлерәк», - ди. Аллаһы Тәгалә сәфәр вакытында безгә уразаны тотмаска рөхсәт итә. Аның рөхсәтен кабул итеп, баш тартуга караганда, куллану хәерлерәк.
– Ураза вакытында сөннәткә утыртырга, никах үткәрергә ярыймы?
– Ярый. Ләкин монда ашау-эчүләр ярамый. Никахны укырга мөмкин, ләкин ашау-эчүсез булыр инде ул. Табынсыз булгач, кеше алдында уңайсыз була. Шуңа күрә, гадәттә, никахларны авыз ачкач яки уразага кадәр, уразадан соң оештыралар.
– Ураза вакытында спорт белән шөгыльләнергә мөмкинме?
– Спорт уразаны бозмый. Ләкин хәл китеп, авырлык килсә, дарулар эчәргә мәҗбүр буласың икән, бу вакытта спорт белән шөгыльләнергә кирәкми.
– Ураза вакытында селәгәйне йотарга ярыймы?
– Ул уразаны бозмый. Ләкин селәгәйне күп итеп җыеп, берьюлы йотып җибәрергә киңәш ителми, мәкруһ булып санала.
– Сагызны чәйнәргә ярыймы?
– Сагызның тәме булмаса, ураза бозылмый. Ләкин бу мәкруһ булып санала, киңәш ителми.
«Тәмәкедән арына алмаган кеше – җәннәтне тәмәкегә алмаштырган кеше белән бер»
– Ураза вакытында крем кулланырга мөмкинме?
– Кая гына сөртсәң дә, крем куллану уразаны бозмый. Уразаны организм эченә кергән әйбер бозарга мөмкин.
– Ураза чорында тешләрне теш пастасы белән чистартып буламы, төкерекне йотмыйча?
– Була. Пастаны йотарга, авыз чайкагандагы суны йотарга ярамый. Бу вакытта әйбәтләп төкерергә кирәк.
– Теш сызлап, аннан кан чыга торган булса, аны төкерергә онытып, йотып җибәрсәң, ураза бозыламы?
– Тыштан кергән кан булмаса, ураза бозылмый. Ураза вакытында тешләрне дәваларга, алдырырга мөмкин. Иң мөһиме – йотмаслык булсын.
– Ураза вакытында тәмәке тартырга рөхсәт ителәме?
– Тәмәке уразаны боза. Тәмәкедән арына алмаган кеше – җәннәтне тәмәкегә алмаштырган кеше белән бер. Кеше нәрсә югалтканын үзе аңларга тиеш.
– Ураза вакытында мунча, душ, ваннага керергә мөмкинме?
– Авыздан, борыннан, арткы яктан су кермәсә ярый. Андый куркыныч булмаса, су керергә дә, юынырга да мөмкин.
– Авызыңны, борыныңны чайкарга ярыймы?
– Тамактан эчкә үтмәсә ярый.
– Ураза чорында тырнак, чәч кисеп буламы?
– Рөхсәт ителә.
«Кайбер ашказаны авыруларын ураза дәвалый»
– Ураза вакытында җенси мөнәсәбәткә керергә, якынлык кылырга ярыймы?
– Көндезге вакытта рөхсәт ителми. Кояш баегач рөхсәт ителә.
– Ураза вакытында туганыңны яки ир белән хатын бер-берсен кочаклап үбә аламы?
– Рөхсәт ителә. Үбү нәтиҗәсендә якынлык кыла торган куркыныч туса, үз-үзләрен кулда тотып тора алмыйлар икән, бу очракта үбешү киңәш ителми.
– Ураза вакытында хатын-кызның күреме килсә, ураза бозыламы? Төшкә кадәр килсә, бозылмый, тотып бетерергә ярый дигән сүзләр бар...
– Күрем көннең кайсы вакытында килсә дә, ураза бозыла. Ул көнне кеше ураза тотмаска тиеш. Рамазан аеннан соң ул каза кылып, тотып бетерергә тиеш була.
– Ураза вакытында балаларына күкрәк сөтен имезгән аналарга нишләргә?
– Бу очракта алар үзләренә карый. Ашамау-эчмәү аларга зыян китерми яки корсаклы ананың карынындагы баласына зыян килми икән, ураза тотарга рөхсәт. Тотмасалар да бернинди гөнаһ булмый. Күпчелек очракта андый хатын-кызлар ураза тотмый, чөнки ашамау-эчмәү барыбер зыян китерә.
– Авыру кешеләргә ураза вакытында нишләргә?
– Ашамасаң, эчмәсәң, организм барыбер стресс кичерә: хәлең китә, башың әйләнә, башың авырта. Авырту түзә алырлык икән, кеше уразаны тота ала. Кайбер кеше аз гына авыртуга да түзә алмый. Кайбер кеше авырту каты булса да сабыр итә.
Түзә алмаслык авырту булган икән, дару эчү аклана. Авырту түзә алырлык икән, кеше үзен кызганып, дару эчәргә җыена икән, уразаны бозу гөнаһ була.
Шәһбән айларында нәфел уразалары тотып, организмны ияләндерәбез. Уразага кергәндә әзер булып керәбез. Безнең өчен ураза һич кенә дә куркыныч түгел. Ләкин уразага әзерләнмичә кергәнбез икән, беренче өч көндә баш авырту, хәл китү – нормаль күренеш. Шуңа карап кына туктап калмаска, ураза тотуны дәвам итәргә кирәк.
– Гастрит, төрле ашказаны авыруларына ураза тотарга кирәкме?
– Бу очракта табиб киңәше кирәк. Кайбер ашказаны авыруларын ураза дәвалый (ашказаны асты бизе, үт куыгы авыртканда, гастритның җиңел дәрәҗәсе булганда). Табиб ач торырга ярамый дип әйтсә, авыру катлаулана гына бара, дару эчәргә кирәк дип әйтә икән, бу очракта кеше ураза тотмый. Башка вакытта каза кыла яки фидия түли (тотмаган уразасы өчен кеше ашата).
Табиб: «Уразаны кышын тотып булса», - дисә, тотарга кирәк.
– Ураза вакытында коссаң, ураза бозыламы?
– Үзең теләмичә коссаң, ураза бозылмый. Үзең теләп, үз-үзеңне костырсаң, ураза бозыла.
– Ураза гаетен ничек үткәрергә кирәк?
– Ураза гаете – бәйрәм көн. Бу көнне ир-атлар гает намазларын укырга мәчеткә бара, хатын-кызлар өйдә бәйрәм табыны әзерли, аларга гает намазы кирәкми. Ир-атларга мәчеткә барганда матур, чиста киемнәр киеп, татлы ризык ашап барырга, барганда – бер юл, кайтканда икенче юл белән кайту киңәш ителә. Бу кешеләрне күбрәк күреп, сәламләү өчен эшләнә.
Гает намазында булырга, анда катнашырга кирәк. Өйгә кайтып, гаиләң белән бәйрәм итәргә кирәк. Гаилә өчен бүләкләр алу, табын оештыру күздә тотыла. Татар халкы гадәте буенча, зиратка бару да бар. Монысы шәригатьтә каралмаган, ләкин ата-бабаларыбыз шулай эшләгән. Зиратка бару шулай ук гүзәл гадәт, анда баруның савабы гына була.
– Рамазан аеннан соң өстәмә ураза тоту нәрсә була ул? Аны ничек тотарга?
– Рамазан аеннан соң Шәүвәл ае керә. «Ул айда 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан кебек санала», - ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Рамазан аенда 30 көн ураза булса, Шәүвәл аенда 366 көн була. Мөселман кешесенең бер кылган изгелеге унга тапкырлана. Шулай итеп, бер ел кебек ураза тоткан кебек булабыз.
Бу мәҗбүри түгел. Аны шул ай эчендә көнаралаш та тотарга мөмкин.
Гает көнендә ураза тотылмый. Гает көн – бәйрәм көн, ул көндә ураза тоту – мәкруһ. Киңәш ителми.
Тоткан уразалар кабул булсын. Укучыларыбызыга иман ныклыгы, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.