news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Гакыйка — бала биргән өчен Аллаһка шөкер итеп корбан чалу»

news_top
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Гакыйка — бала биргән өчен Аллаһка шөкер итеп корбан чалу»
Фото: «Татар-информ»

Бала тугач, корбан чалу гамәле бар. Ул гакыйка корбаны дип атала. Ул нәрсә аңлата, нинди көнне чалына, чалу мәҗбүриме, сөякләрең ватсаң, ни була? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан гакыйка корбаны турында сораштык.

Гакыйка корбаны нәрсәне аңлата?

Гакыйка корбаны чалу ул бала биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу, рәхмәт әйтү гамәле буларак тора. Тагын бер мәгънәсе буенча, Аллаһы Тәгалә бер җан биргәч, аңа тагын бер җан иясен корбан китерү, ягъни шуның белән баланы азат итү кебек. Корбан чалгач, ата-ана өстеннән шул бурыч төшә, дигән мәгънә бар.

«Гакыйка корбанын кеше балигъ булганчы чалалар»

Бала тугач, ничә көн эчендә корбан чалырга кирәк? Мондый корбанны чалу өчен махсус көннәр бармы, әллә ел дәвамында чалып буламы?

Гакыйка корбаны чалу безнең мәзһәб, ягъни Хәнәфи мәзһәбе буенча, мөбаһ гамәл - рөхсәт ителгән эш санала. Шуңа күрә Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалмасаң да, гөнаһ та, җаваплылык та булмый.

Ханбали мәзһәбе буенча, гакыйка корбаны чалу - мәҗбүри гамәл, аны чалмасаң, балага зыян килергә мөмкин, дип санала. Калган мәзһәбләр буенча, гакыйка корбаны чалу сөннәт гамәл булып тора.

Гакыйка корбанын бала тугач, җиденче көндә чалалар. Бу көндә балага исем кушыла, гакыйка корбаны чалына, баланың чәчен алалар, малай булса - сөннәтлиләр.

Җиденче көнне мөмкинчелек булмаса, ундүртенче көнне дә чалырга ярый. Бу көнне дә чалып булмаса, кешеләр үз җаена карап эшли. Гакыйка корбанын кеше балигъ булганчы чалалар. Инде кеше балигъ, ата-анасы вафат булса, һәм гакыйка корбаны чалынмаганын белсә, кеше аны үзе өчен үзе чала ала.

Гакыйка корбанын эшкәрткәндә буыннарын ватсаң, балага зыян килә дигән сүз дөресме?

Бала өчен гакыйка корбанын тураганда, пычак белән, буынына карап, бүлү хәерле санала. Балта белән чапкан очракта да, зыян юк. Балага зыян килми, пычак белән эшкәртү, пычак белән буыннан-буынга бүлү – бу киңәш ителгән гамәлләр.

«Акчаң булмаса, гакыйка корбаны чалмасаң - гөнаһ юк»

Әгәр бала туганда ата-анасы гакыйка корбаны турында белмәсә, аннары бала балигъ булгач кына аңласалар, гакыйка корбаны чалынамы?

Әти белән әни кеше гакыйка корбаны турында белмәгән булса, Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалынмый калса да, зыян юк. Кешенең теләге булса, әйткәнемчә, теләк булса - чалырга ярый. Монда шуны да әйтергә кирәк - ир бала өчен 2 корбан, кыз бала өчен 1 корбан чалалар, дип санала.

Тик монда галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Малай өчен 1 корбан, кыз балага бөтенләй чалынмый, дигән фикер дә бар.

Шуңа күрә, бу - мөмкинчелеккә карап эшләнә торган гамәл. Акчаң булмаса, гакыйка корбаны чалмасаң - гөнаһ юк. Акчаң булса, малай өчен 2, кыз өчен 1 корбан чалырга мөмкин. Инде акчаң бер сарыкка гына җитсә, малай өчен дә, кыз өчен дә бер корбан чалсаң да ярый.

Кайбер галимнәр фикеренчә, ата-анасы гакыйка корбанын чалмаса, Кыямәт көнендә бала ата-анасы өчен шәфәгать кылмый, ягъни яклап чыга алмый, дигән фикер бар. Әмма бу бөтен мәзһәбтә дә алай түгел. Безнең мәзһәб бу мәсьәләгә җиңелрәк карый.

Гакыйка корбанын баланың ата-анасы түгел, ә әби-бабасы чала аламы?

Ата-анасының мөмкинчелеге булмаса (бу җаваплылык әти кеше өстендә), гакыйка корбанын бабайлары да чала ала. Бу атасының мөмкинчелеге булмаган очракта эшләнә.

«Бәби чәе уздыру саваплы гамәл санала»

Гакыйка корбаны итен гаилә үзе ашый аламы? Әти-әнисенә ашарга ярамый дигән сүз дөресме? Өчкә бүлеп тарату мәҗбүриме?

Иң мөһиме - корбанны чалу. Корбан чалынса, эш эшләнгән дигән сүз. Итен үзләренә ашарга ярый, фәкыйрьләргә бүлеп таратсаң да ярый. Алай эшләү хәерлерәк санала.

Пешергән очракта, корбан итен тулысынча пешереп, фәкыйрьләргә ашатсаң, хәерлерәк санала. Үзеңнең гаиләң белән пешереп ашасаң да, гөнаһ юк. Барысы да кешенең мөмкинчелегенә карап эшләнә.

Гакыйка корбанын чалгач, өйдә аш мәҗлесе уздыру тиешме?

Гакыйка корбанын чалып, өйдә аш уздыру мәҗбүри гамәл түгел. Халыкта бу мәҗлесне бәби чәе дип атыйлар. Аны уздыру саваплы гамәл санала, ләкин мәҗбүри түгел.

Гадәттә балага 40 булгач, бәби ашы үткәрәләр, шунда гакыйка корбаны итен дә куярга мөмкин. Әмма бу мәҗбүри гамәл түгел, мөмкинчелектән чыгып эшләнә торган әйбер. Эшләгән очракта, кеше, һичшиксез, саваплы була. Туганнарын җыйса - туганнар җыю, туганнар арасын ныгыту савабы. Фәкырьләр җыйса - фәкыйрьләрне ашату-эчертү савабы. Мондый кеше савапсыз калмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар