Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Бүген хатын-кызлар елый-елый Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш»

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бүгенге вазгыять, кешеләрнең рухи халәте, тынычлану юллары турында сөйләштек.

news_top_970_100
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Бүген хатын-кызлар елый-елый Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш»
Салават Камалетдинов

Нурулла хәзрәт, ислам динендә хәрби конфликтлар турында ниләр әйтелгән?

Хәзерге кебек конфликтлар турында берни әйтелмәгән, бер сүрә дә юк. Диндә мөселманнар белән мөселман булмаган кешеләрнең сугышуы турында гына әйтелә. Элек мөселманнар белән мөселман булмаган кешеләр бер дәүләттә яшәмәгән. Шуңа күрә сугыш темасы да мөселманнар һәм мөселман булмаганнар арасында дип каралган. Ә монда мөселман булмаганнар белән мөселман булмаганнар бәрелешә. Мондый мәсьәләне динебез карамый, ул мөселман кешесенә кагылмаган булып чыга.

Бу – безнең өчен стандарт булмаган ситуация. Хәзер мөселманнар мөселман булмаган дәүләттә яшиләр һәм үзләрен бу очракта ничек тотарга белмиләр. Монда мөфтият, ярдәмгә килеп, үз җавапларын әйтте. Әмма шәригать буенча бу очрак каралмаган.

Хәзер халыкка нинди генә хәбәр килми, ватсапта да ялган мәгълүмат тарала тора. Кайсына ышанырга?

Кеше шулай корылган, әйткән сүзгә, ишеткән яңалыгына ышана. Ләкин дөнья бүген шулай үзгәрде, гел ялганнан тора. Мондый заманда без килгән хәбәрне беренче чиратта «дөрес» дип түгел, ә «ялган» дип кабул итәргә тиеш. Беренче этап – ышанмаска. Аннан соң, тикшерелгәннән соң гына ышанырга.

Хатын-кызлар паникага ныграк бирелде, ирләр тынычрак кебек.

Ирләр эчтән борчыла, күрсәтмиләр. Аннан, ир кеше үз өстенә тормыштагы җаваплылыкны алган инде: «Барсам да, үтерсәләр дә, нишлисең, шулай язгандыр инде», – дип фикер йөртә ул. Ә хатын-кыз кайгыра, елый, авырлыкны хисе белән күрсәтә. Бу – ике затка да сынау. Алар моны ике төрле итеп күрсәтсә дә, икесе дә борчыла.

Бүгенге заманда хатын-кыздан күп әйбер тора. Иренә ярдәмче булуы, тынычландыруы мөһим. Ире янында кычкырып, елап йөрсә, ир-ат тагын да ныграк борчылачак. Хатын-кызга күп итеп дога кылырга кирәк, аларның догалары кабул була.

Бөек Ватан сугышы вакытында үз-үзенә махсус зыян китерүчеләр булган. Әйтик, бармакларын кисү, аяк-кулларга ату. Дин болай эшләүчеләргә ничек карый?

Кеше, зуррак зыян алмас өчен, кечкенә зыян китерергә мөмкин. Андый очракта гөнаһ булмый. «Молодец, булдырган!» – дип әйтә алмыйм инде. Ләкин хәзер, хәзрәт буларак, кешеләргә «болай эшләгез», «тегеләй итегез» дип киңәш тә бирә алмыйм.

Һәр кешенең үз тормышы, үз язмышы, бүгенге көндә үз-үзенең сәләтен чамаларга тиеш. Кемнәрнеңдер ике-өч баласы, карт әти-әнисе бар. Вафат буласың икән, гаиләң кала, аны кем тәэмин итәчәк? Пенсия, пособие күләменең нинди икәнен күреп торабыз. Шуңа күрә «Гаиләмне калдырмыйм, аларны миннән башка тәэмин итүче булмаячак», – дип, кеше үз-үзенә зыян китерә икән, аларга карата да тәнкыйть сүзе әйтергә телем әйләнми.

Кемдер «Ватанны саклыйм» дип бара икән, бу да – аның сайлаган юлы, аңа да сүз әйтә алмыйбыз. Андыйларга мөфтият рөхсәт итте. Бу очракта кеше кайсы гына карарны кабул итсә дә, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булмый.

Шуңа күрә йөрәгегез, күңелегез кушканча хәл итәргә кирәк. Өстемә ниндидер җаваплылык алып, кайсынадыр өстенлек бирәсем килми.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Авыллардагы җирле үзидарә рәисләре әни кешеләргә басым ясый башлады, улларын качырып ятмаска кушалар, дигән хәбәр ишетелде. Мондый җитәкчеләргә нәрсә әйтер идегез?

Башкаларга андый басым ясаучыларга беренче булып үзләренә китәргә тәкъдим итәр идем. Үзләренең балаларын, туганнарын беренче булып җибәрсеннәр! Үрнәк күрсәтсеннәр. Сталинның да ике малае сугышта булган, берсе әсирлектә үлгән. Зур-зур язучыларыбыз – Муса Җәлилләр, Абдулла Алишлар да качып ятмаган, бөтенесе киткән. Хәзерге заманда да матур-матур үрнәкләр кирәк.

Гомер буе дәүләт өстендә, дәүләт ризыгын ашап яткан кешеләр, үз теләкләре белән: «Мин хәзер үз бурычымны үтәргә киттем», – дип китсә, әйбәтрәк булыр иде.

Киләчәктә кешеләр бер-берсе өстеннән әләкләшә башлаячак, Сталин чорындагы кебек булачак, дип тә фаразлыйлар. Ислам буенча, андыйларга берәр җәза каралганмы?

Әлбәттә, мондый очракта бер-береңне яшерергә кирәк. Көнләшеп әләкләшүләр дә булырга мөмкин, мәсәлән, кемнекедер киткән, кемнекедер калган. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңә теләмәгән әйберне кешегә теләмә», – дигән. Үзеңдә яраткан әйберне кардәшеңдә дә ярат. Шулай эшләмичә, сиңа бервакытта да бәхет килмәячәк. Үзеңә яхшылык һәм иминлек килүен теләсәң, аны башкаларга да теләргә кирәк. Алай әләкләшергә кирәкми.

Бүген халыкка нинди тынычландыру сүзләре әйтер идегез?

Кешене сугышка алып китәргә мөмкиннәр – бу бик җитди мәсьәлә. Андый вакытта: «Борчылмагыз, бар да әйбәт булыр», – дип әйтеп булмый. Чөнки алынган кешенең барысы да әйбәт булмаячак, аны анда ял итәргә алмыйлар бит. Украинага лимонад эчәргә, чипсы ашарга чакырмаганнарын бөтен кеше белә.

Аллаһы Тәгаләдән бу хәлләрнең бетүен, хәрби хәрәкәтләргә бармауны, афәтләрдән саклауны сорарга һәм дога кылырга кирәк. Бөтен хатын-кызлар, балалар хәзер тезләнеп, елый-елый, Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш. Туганнарын, ирләрен саклауны сорасыннар. Тәүбә итик, гөнаһларыбызны кичерүен үтеник. Шулай итеп, күңелне тынычландырып була.

Нинди догалар укырга?

Монда «шул-шул догаларны укыгыз» дип әйтеп булмый, күбрәк зекер кылырга кирәк. «Лә илаһы иләллаһ»ны ешрак әйтергә. Иманны яңартырга, намазга басарга, гөнаһлар кылуны һәм күңел ачуны ташларга кирәк. Гыйбадәт турында күбрәк уйлагыз.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Сез: «Күңел ачуны туктатырга кирәк», – дидегез. Бүген җырчыларның концертлар куеп йөрүенә дә ризасызлык белдерүчеләр бар. «Кемдер баласын сугышка озатканда сез җырлап йөрисез», – диләр. Икенче яктан, Бөек Ватан сугышында да җырлап йөргәннәр. Сезнең фикерегез нинди?

Бөек Ватан сугышы вакытында җырчылар, җырлап, тылдагы хатын-кызларның күңелен күтәргәннәр. Алар сугышка, андагы госпитальләргә барып та концерт куйганнар. Безнең җырчыларыбыз да файда китерергә теләсә, рәхим итеп, Донбасска, Луганскига барып, концерт куеп кайтсыннар. Аларны беркем дә тыймый, комачауламый. Монда гына сәхнәгә чыгып акча җыю җайлы. Шунда да барып куйсыннар.

Сезнең тел төбеннән бу эшне хупламавыгыз аңлашыла...

Мондый вакытта концертларны чикләргә кирәк инде. Ничек инде кемдер туганнарын югалтканда, озатып җибәргәндә күңел ачып яшәп була? Күңел ачу белән Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу – бер-берсенә туры килеп бетми торган төшенчәләр.

Аллаһы Тәгаләдән нәрсә дип сорыйк? Дөрес итеп тели белергә дә кирәк, диләр бит.

Бу очракта Аллаһы Тәгаләдән җиңүне сорарга кирәкми. Сугышларның бетүен сорарга кирәк. Җиңүен җиңәрсең дә, әмма нинди корбаннар хисабына? Бөек Ватан сугышында 25 миллион кеше һәлак булган. Ул югалтулар бүгенге көндә дә йөрәкләрне тырнап тора. Бөркет кебек 25 миллион егетне югалтканбыз. Шуны 2-3кә тапкырлап, ятимнәрне дә санап чыгарырга мөмкин.

Бу вакыйгалар да дәүләтебез өчен эзсез калмаячак, халкыбызның тәрбиясендә чагылачак. Шуңа күрә, һичшиксез, сугышларның бетүен сорыйк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2022
    Исемсез
    Аллахынын рэхмэте яусын.Бик дорес сузлэр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100