Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт, ураза тотмыйча, ифтарларга йөрүче «ифтаритет»лар турында фикерен әйтте

news_top_970_100
Нурулла хәзрәт, ураза тотмыйча, ифтарларга йөрүче «ифтаритет»лар турында фикерен әйтте

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ифтарга йөргән мөселманнар арасында таралган «ифтаритет» дигән шаян гыйбарәгә карата фикерен белдерде.

«Ифтаритет» дип, ураза тотмаса да, ашау максатыннан ифтарларга йөрүчеләрне атыйлар. «Авторитет» сүзеннән бозып ясалган әлеге сүз шаян мәгънәдә кулланыла.«Әгәр дә шәригатькә каршы килми икән, мин юморга уңай карыйм. Элек тә дин өлкәсендә Хуҗа Насретдин кебек шаян кешеләр булган. Әгәр дә кешегә шулай дип әйтеп, аны оялту максат булса, аның зыяны юк. «Ифтар» – дини термин түгел, ул «ашау» дигәнне аңлата», – диде Нурулла хәзрәт «Интертат» хәбәрчесенә «Туган авылым» комплексында узган беренче ифтарда.

Нурулла хәзрәт үзенең дә «ифтаритет»лар белән очрашканы булуы турында әйтте.

«Андый «ифтаритетлар» безнең күбрәк олы кешеләр, хатын-кызлар арасында ешрак очрый. Яшьләр аңлы рәвештә йөри», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100