Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин зәгыйфь ир-атларга бер хатын тиеш булуын әйтте

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы әйтүенчә, бер хатын алу — норма түгел, норма икедән башлана.

news_top_970_100
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин зәгыйфь ир-атларга бер хатын тиеш булуын әйтте
Рамил Гали

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Гадел әңгәмә» тапшыруында зәгыйфь ирләргә бер хатын тиеш булуын сөйләде.

«Бүгенге көндә икенче хатын алу — ир кешенең потенциалын ача торган әйбер, миңа калса. Ирне ир итә торган, аның тормышына мәгънә, матурлык өсти торган. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: „Алыгыз ике хатын, өч, дүрт хатын“, — ди. Бер хатын дими. Ике хатыннан башлый. „Булдыра алмасагыз, гадел түгел икән сез — берәү генә“, — ди. Бер — ул искәрмә, норма түгел. Норма икедән башлана», — диде ул.

Бүгенге җәмгыять күпхатынлылыкка әзер түгел, ди хәзрәт.

«Ир кеше зәгыйфь булганга күрә, тормыш авыр булганга, ул гадел булмаганга, холкы зәгыйфь булганга күрә, бер хатын тиеш аңа. Бүгенге көндә безнең ирләребез шундый халәттә.

Әйтергә кирәк, бу бертавыштан эшләнә торган әйбер түгел. Монда әзерлек, аңлау кирәк. Хатыннарыбыз моңа әзер түгел. Ирләр әзер булса да, хатыннар әзер түгел. Хәтта икенче хатын булып барасы хатын да әзер түгел әле. Анда бит «беренче, икенче» берсе зуррак, икенчесе кечерәк дигән сүз түгел, сан гына ул», — дип аңлатты Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Алып баручы Гадел Әхмәтҗанов Нурулла хәзрәт белән күпхатынлылык, имам-хатыйбларга кытлык, хәмерле мәҗлесләр, никах һәм башкалар турында сөйләште.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100