Нурулла хәзрәт исем алыштыруы, Җәмигъ мәчете төзү, имамнарның хезмәт хаклары турында
«Гадел әңгәмә» тапшыруында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин булды. Хәзрәтнең әңгәмәсен ике өлешкә бүлеп бирергә булдык. Бүгенге әңгәмәдә ул үзенең балачагы, дәү әтисенең изге васыяте, имам-хатыйб булып эшләүнең үзенчәлекләре, үзенең балаларында да дингә мәхәббәт уятуы турында сөйләде.
Нигә Нурулла, Илнар түгел?
Нурулла хәзрәт, әти-әниегез сезгә Илнар дип исем кушкан. Исемегезне нигә үзгәртергә булдыгыз?
Әни Илнар дип түгел, Хисбулла дип кушарга теләгән. Бу Аллаһы Тәгалә яклы дип тәрҗемә ителә. Ләкин туганнар, якыннар: «Ул исем иске була, андый исем бирмә», — дип әнине кире үгетләгәннәр. Шуннан соң Илнар дип кушканнар.
Мин гомерем буе бу исемнең миңа килешмәгәнен сизеп яшәдем. Тормышта күп нәрсә авыр бирелгән кебек, ниндидер утта янып яшәгән кебек иде. Илнар «ил уты» дип тәрҗемә ителә бит. Соңрак хәл итеп, үземә Нурулла исемен сайлап алып, тәвәккәлләргә булдым.
Гадәттә, исемне мәдрәсәдә укыганда алыштыралар, ә мин соңрак үзгәрттем. Мәдрәсәдә алыштырсаң, аның алыштырылганын белмиләр дә. Ә күп хәзрәтләрнең исеме чынлыкта башка.
Исеме җисеменә туры килә, дип әйтәләр. Нурулла исеме сезгә туры килгән кебекме?
Нурулла исемен мин үзем генә сайламадым. Олы, дәрәҗәле, Аллаһка якын бер кеше белән киңәшләшеп, шушы исемгә килдек. Башта Илнур дип үзгәртәсе идек. Киңәшләшә торгач, Нурулла исемендә тукталдык. Ул Аллаһның нуры дип тәрҗемә ителә. Мин хезмәт иткән җир Аллаһның нурын тарату, кешеләргә җиткерү белән бәйле. Шуңа күрә туры киләдер дә.
Дәү әтисенең изге васыяте
Үзегез дини гаиләдә туып үстегезме?
Минем дәү әти мулла иде. Бөтен динилегебез шуннан килә. Дәү әтинең әтисе вафат булган, ул абыйсы белән тәрбияләнгән. Абыйсы да мулла булган.
Дәү әти балалары, оныклары арасыннан берәрсен мулла итмәкче иде. Аның алты баласы бар. Минем әти иң кечкенәсе. Олылары тырышып-тырышып карады, бу юлга кереп китә алмадылар. Шуннан соң чират миңа җитте. Аңа инсульт булган вакытларда да, ул васыять итеп миңа: «Улым, мәдрәсәгә кермәсәң, мин синнән риза-бәхил түгел. Шушы юлны сайла, шушы юлдан бар», — диде.
Хәйләсе дә булды, без, балалар, дәү әти, әтидән — якын кешедән өйрәтүне кабул итмибез. Шуңа күрә ул шәһәргә барып, авыл мәчетендә укытырга шәкертләр алып кайтты. «Укытырга яшьләр кайткан, барыгыз, мәчеткә менегез», — дип безне мәчеткә менәргә өндәде. Менсәк, чыннан да, диндә, намазда яшь кешеләр. Димәк, Ислам дине — картлар дине генә түгел икән. Шулай кызыгып, үзебез кереп киттек.
Әти вафат инде минем. Ул намазда түгел иде. Намазга килә башлаган кеше иде ул. Кызганыч, башка туганнар арасында дингә «егылган» кешеләр бик юк.
«Мәдрәсә бетергәч, мулла булып хезмәт итү нияте юк иде»
Дингә килү белән дин әһеле булу — икесе ике әйбер. Тора-бара мәдрәсәгә кергәнсез булып чыга?
Әйе, 14 яшьләр тирәсендә үзем өчен мәдрәсәгә барасымны хәл иттем. Аңарчы намазлар укып йөри идек. Ләкин барыбер киләчәк әле билгеле түгел иде. 16 яшь тулу, тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән, туп-туры «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә киттем. Вакыт әрәм итү генә дип ун-унберне укып тормадым. Ул вакытта дәү әти инде вафат иде. Аның васыяте белән шушы эшне дәвам итәргә булдым.
Дөресен генә әйткәндә, мәдрәсә бетергәч, мулла булып хезмәт итү нияте юк иде. Мәдрәсәнең ректоры Наил хәзрәт мәчеткә алып барып: «Менә шундый шәкертебез бар, аны алыгыз әле», — дип Мәрҗани мәчетенә димләде. Менә шуннан, Мансур хәзрәт янында башланды хезмәт юлым.
Башта, әлбәттә, дин юлына кереп китәсе килмәде. Дингә барырга теләмәгәннән түгел, үземне башка өлкәдә эшләрмен дип күз алдына китергәннән. 2000нче елларның башы иде ул. Ул чакта хәзрәтләрнең җитмәве бик нык күзәтелде. «Ярар, бу юлда бераз файда китерим», - дип калдым.
Үзегезне нинди өлкәдә күз алдына китерә идегез?
Аерым бер өлкә юк иде. Дини өлкәне беренче урында тотмадым. Башка юнәлешләр булыр, дип уйлаган идем. Шулай килеп чыкты. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире итеп кабул иттем.
«Бездә укыту дәрәҗәсе елдан-ел арта бара»
Бүгенге көндә Татарстан — дини белем бирү буенча Россиядә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә алдынгылар рәтендә. Болгар ислам академиясе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе генә ни тора. Бездәге белем бирү дәрәҗәсен ничек бәялисез?
Бик зур, Аллаһка шөкер. Туксанынчы елларда, бу эшне әле башлаган чорда, укыту әсбаплары да, укытучылар да җитеп бетми иде. Без укырга кергәндә бер база барлыкка килгән иде инде. Анда чит ил галимнәре укыта, китаплар әзер иде. Мәсәлән, безне өченче курстан гарәп телендә укыттылар. Хәзер укыту дәрәҗәсе елдан-ел арта бара.
Шул ук вакытта бездәге укыту белән генә чикләнергә ярамый. Ни өчен? Бу укыту аз булганга түгел. Мөселман өммәте — бердәм өммәт, ул күп төрле. Башка илләргә барып гыйлем өстәп, галимнәр белән аралашып кайту дөрес һәм файдалы дип уйлыйм.
Уку йортлары өчен бердәм стандартлар бармы? Безнең Болгар ислам академиясен тәмамлаган имам чит илләрдә эшли аламы?
Чит илләрдә эшләү-эшләмәү академиядән түгел, кешенең алган белеменнән тора. Аның гыйлеме җитәрлек дәрәҗәдә, ул билгеле бер программаны үзләштергән икән, димәк, чит илдә дә эшли алачак.
Ләкин чит ил мәдрәсәләрендә уку, дөньякүләм алганда, барыбер зуррак дәрәҗәдә тора. Чөнки Россия мөселман иле түгел, Ислам дөньясы бездә мөселман белеме бирәләр дип кабул итми. Әле һаман шулай. Кайберәүләр Россиядә, гомумән, мөселманнар юк дип уйлый. Шушы җирлектә мең елдан артык Ислам дине булган дигәч, шаккаталар. Гарәп илләрендәге мөселманнар да, кызганыч, үзләренең тарихларыннан ерак киткәннәр. Тирәнтен китеп өйрәнмиләр хәзер.
Шулай аралаша-аралаша хәзер, Аллаһка шөкер, элемтәләр барлыкка килде. Коръән, китаплар бастырулар, академия ачылу, анда башка илләрдән галимнәрне чакыру — барысы уңай йогынты ясый.
«Имамнарга кытлык бик зур»
Бүгенге көндә кадрлар кытлыгы һаман да күзәтеләме?
Кадрлар кытлыгы бик зур. Татарстанда 1,5 меңләп мәчет бар. Хәзер артып бара инде ул. Аллаһка шөкер, ай саен диярлек мәчет ачылып тора — бик яхшы күренеш. Шулай да, авыл җирендә, ким дигәндә, биш йөзләп имам җитми. Калган биш йөзе сыйфатлы имамнар түгел. Алар үзлектән укыган. Ләкин аларны алыштырырлык кешеләр юк.
Күбесенең имам булырга, авылга кайтырга теләге юк. Ә безнең авылларда бигрәк тә кытлык бит. Моның үз сәбәпләре бар: тору урыны, хезмәт хакы, бәлки, шәкертләргә ихласлык та җитеп бетмидер. Шәһәр җирендә бер мәчеткә берничә имам, Аллаһка шөкер. Тик бөтенесен шәһәрдә калдырып булмый.
Шул ук вакытта Казандагы хәзрәтләр дә сыйфатларын күтәрсә, яхшырак булыр иде. Үз өстеңдә гел эшләргә кирәк. Шушы хәзрәтләрнең дә сыйфаты елдан-ел артырга тиеш дип уйлыйм. Сөйләм теле, кешеләр белән аралашу өстендә эшләргә кирәк. Үз эшеңне яратып, ихлас, кешегә хезмәт итәм дип эшләргә кирәк.
Дәүләт дингә ярдәм итәме?
Дәүләт тарафыннан ярдәмне тоясызмы?
Бүгенге көндә диндә булыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Дәүләтебезнең кайбер кануннары безне чикләде. Ләкин, Аллаһка шөкер, бу кануннарга дәүләт үзе әле игътибар бирми. Яровая законын әйтәм. Ул закон буенча урамда намаз укый, үз өеңдә аш үткәрә алмыйсың. Аллаһының рәхмәте, бу законга игътибар итмәскә, күз йомарга тырышалар. Әгәр дә урамда намаз укыган кешегә бәйләнә башласа, русча әйтмешли, катастрофа, кешене бик каты кысрыклау булачак.
Акчалата да ярдәм бар. Кайбер мәчетләргә квартал саен акча бүлеп бирелә. Пандемия вакытында дәүләт безнең биш айлык чыгымнарыбызны каплады. Бу бик зур ярдәм булды.
Мәчет төзегәндә дә каршылык юк. Хәзер, беләбез, Җәмигъ мәчетен төзергә ниятлиләр. Аны дәүләт үзе төзергә ниятли бит, мөселманнар сорады гына. Казан мэры Илсур Рәис улы да: «Шәһәрдә буш урыннар тапсагыз, төзегез, без каршы түгел», — ди. Ярдәм булгач, таләбе дә бар — тыныч кына, матур итеп динне тотып яшәү.
«Җәмигъ мәчете төзелешенә наданнар каршы»
Җәмигъ мәчетенә урын да таптылар кебек. «Казан» гаилә үзәге янындарак, Казансу буенда төзергә ниятлиләр. Бу хәбәрдән соң каршы чыгучылар да булмый калмады. Монда башка диндәгеләр дә, шул ук мөселманнар да бар. Алар: «Мәчет Кремльне, мәркәзне каплаячак. Азан тавышына уянасыбыз килми. Халык күп җыелачак», — дип төзелешкә комачауламакчы була. Теләмәгән кеше сәбәпне таба инде ул. Бу тозсыз бәхәсләрнең мәгънәсе бармы?
Бу бәхәсләр урынсыз. Авиатөзелеш районында мәчет төзегән вакытта да шундый хәл булды. Анда халык: «Безгә балалар мәйданчыгы, тегесе-монысы кирәк», — дип чыкты. Ул урын буш торганда, алабута үскәндә анда беркемгә бернәрсә кирәк түгел иде. Мәчет төзи башлагач, тавыш чыкты. Бер әби, иртәгә үләсе әби: «Безгә балалар мәйданчыгы кирәк», — дип кычкыра. Әби, сиңа зират кирәк бит инде. Аларның кычкыруларының сәбәпсез һәм урынсыз икәне аңлашыла. Нәрсәнедер җимереп, аның урынына мәчет салсаң, әйе, аңлашыла. Мәсәлән, ниндидер хастаханәне, мәктәпне ябалар да, аның урынына мәчет ачалар. Бу башка нәрсә.
«Азан безгә комачаулый», — диләр. Ләкин шәһәрдә азаннан башка да тавышлар җитә. Нишләп алар ул тавыш белән көрәшмиләр. Кайберәүләр «Кремльне күрә алмыйбыз», — ди, ул Кремльне зур-зур, биек йортлар да каплый, ләкин алар белән көрәшеп йөрмиләр.
Имеш, мәчеттә машиналар, кешеләр бик күп җыелачак. Ике гаеткә җыела да, атнага бер җомгага җыела инде алар. Көн саен җыелмый, төнге клуб түгел бит ул.
Мин моны наданлыкка бәйлим. Наданлык бар җәмгыятебездә. Толерантлык, аңлау җитеп бетми. Татарстандагы толерантлык татарлар хисабына гына бара бит. Башка дин вәкилләре дә аларга шифаханә, балалар бакчалары кирәк булган кебек, мәчетнең дә кирәк булуын аңлап бетерми. Мин бер интервью караган идем, рус кешеләре дә бар инде анда. Анда аңлаганнары: «Без каршы түгел, җимермиләр, төзиләр бит», — ди.
Бу мәчет күбрәк кешегә кирәк. Иң сәере — мәчет кирәк булган кешеләрнең битарафлыгы. Бу битарафлык гаҗәпләндерә. Алар да үз сүзләрен әйтсәләр, 3 мең кеше генә түгел, 30, 300 мең кеше төзелешне хуплар иде.
Безнең түрәләрнең ихтыярлары бик көчле. Алар йодрык сугып: «Мәчет булачак, бетте, тавышланмагыз», — дип әйтсә, мәчет булачак. Авиатөзелеш районында да шулай булды. Рөхсәт бирелгән, кәгазьләр бөтенесе дә тәртиптә, мәчет булачак, диделәр. Аннан тавыш бетте. Монда да шулай булачак, мәчет төзелеше башлану белән тавыш бетәчәк.
Диндар булган христианнар мәчеткә каршы түгел. Монда нәкъ менә наданнар каршы.
Диндар булган христианнар мәчеткә каршы түгел. Монда нәкъ менә наданнар каршы.
Алар христиан динендә дә, ислам динендә дә түгел. Аларга нәрсәгә дә булса каршы булырга кирәк, дип уйлыйм. Нәрсәгә каршы чыгу мөһим түгел.
Каршы чыгучылар арасында татар кешеләре дә бар бит әле. Ул сәерлек тә бар. Моны да мин шул наданлык белән аңлатыр идем. Гыйлем җитмәү белән.
Балаларны дингә тартуда хатын-кызның өлеше зурракмы?
Сез бер малай, бер кыз үстерәсез. Аларга да динне кечкенәдән сеңдерәсезме?
Әйе. Монда хатын-кызның роле бик зур. Әти кеше эштә, кайта-китә дигәндәй… Әни кеше кызга яулык бәйләп, аңлатып, үзе яулык бәйләп үрнәк күрсәтергә тиеш. Намазны калдыра башласалар, хатыным «әтиегезгә әйтәм» дип өйрәтә. Шуңа да динле, гыйлемле хатын алырга кирәк. Урамнан теләсә нинди хатын алып булмый, чөнки балаларны күбрәк хатын-кыз тәрбияли.
Аллаһка шөкер, балаларым укый беләләр, яулык бәйләп йөриләр. Мулла булырлармы-юкмы, анысы әлегә мәгълүм түгел, әмма намазларын ташламасалар, зур файда булыр иде.
Балаларыгызга ничәшәр яшь? Беренче догаларын ничә яшьтә өйрәнделәр?
Олы кызга 17, малайга 15 тула. Беренче догаларын телләре ачылганнан соң өйрәнә башладылар. Намазга 10 яшьләреннән соң бастылар. Кыз беренче сыйныфка барганда ук яулык бәйләп китте.
Бәхет нәрсә ул?
Бәхет — ул ризалык, канәгатьлек. Бәхет ниндидер әйбердә түгел ул. Кеше айфон, машина алсам, өйләнсәм, кияүгә чыксам бәхетле булам, дип уйлый. Юк. Бәхет - ул ниндидер әйбергә ия булуда түгел. Бәхет ул үзеңнең шушы халәтеңнән канәгать, риза булып, кабул итә белүдә. Менә бу — бәхет.
Бәхет — сәламәтлек дияр идек, ә аяклары булмаган, сәламәт булмаган кешеләр бәхетсез булырга тиешмени? Бәхетне балада дип әйтер идек, ә баласы булмаган кеше бәхетсез булсынмыни? Шуңа күрә бик бай кешеләр дә бәхетсез, бик хәерче кеше дә бик бәхетле булырга мөмкин. Менә шушы ризалык, канәгатьлеккә ирешә алсаң, бәхетле буласың. Ә моңа дин аркылы гына, Раббыңның Раббың булганына, аның тәкъдиренә, биргәненә дә, алганына да канәгать булсаң гына ирешеп була. Бәхетне башкача күз алдына китерү бик авыр.
Бәхет төшенчәсен балаларыгызга ничек аңлатасыз?
Әле аларга моны аңлаткан юк. Алар өчен бәхет ниндидер әйберләргә нигезләнгән әле. Бүген укырга бармадылар, каникул башланды — бәхет инде ул. Алар аны шулай итеп кабул итә.
Малай мотоцикл сорый. Мотоцикл алсаң — ул бәхетле, алмасаң — бәхетсез. Әлегә без булдыра алган кадәр аларның шушы ихтыяҗларын канәгатьләндереп, күңелләрен күрә алабыз. Тора-бара өйрәнә, тормышка күзләре ачылып, алар моңа үзләре төшенәчәк. Сөйләшү дә булачак, Аллаһы боерса.
Имам-хатыйблар күпме хезмәт хакы ала?
Имам-хатыйб булып киң колачка яшәп буламы?
Әлеге дә баягы ризалык, канәгатьлек. Син нәрсәгә канәгать тә, нәрсәгә риза?.. Асыл ихтыяҗлар бар. Моңа тору урыны, ризык, кием керә. Аллаһка шөкер, хәзрәтләрнең күбесенең шушы әйберләре бар.
Монда кемгә эшләвеңне аңларга кирәк. Син Аллаһы Тәгаләгә эшлисең. Миңа эш бирүче Аллаһы Тәгалә, мөфти түгел. Аллаһы Тәгалә үзенә эшләгән кешегә карата гаделсез була алырмы, эшләтеп түләмичә йөртерме? Миңа калса, юк. Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр ризыксыз калдырмый.
Минем төгәл керемем, хезмәт хакым да юк. Мәчеттән хезмәт хакы алмыйм. Менә шушы ай ахырында шуның кадәр хезмәт хакы була дигән әйбер дә юк. Кайвакыт булмаска мөмкин ул, ә кайвакыт кемдер ярдәм йөзеннән күбрәк итеп биреп куярга мөмкин.
Берсендә бер кешеләрнең мәҗлесендә булдым. Берничә көннән соң шалтыраталар. «Сезгә килеп китмәкче идек», — ди. «Ярар, нәрсәгә киләләр икән инде?» — дим. Подъезд төбенә килеп туктадылар, конверт белән миңа акча бирәләр. «Бу нәрсәгә?» — дим аңламыйча. «Сезнең кебек яхшы кешеләр күбрәк булырга тиеш. Аларга ярдәм итәргә кирәк», — ди. Андый очраклар һәрбер хәзрәт белән була. Аллаһы Тәгалә шулай китереп бирә.
Олигарх булмыйсың инде, әлбәттә. Ләкин кешедән ким булмыйсың. Гади кеше кебек яшәячәксең: торырга урының, кияргә киемең, йөрергә машинаң, ашарга ризыгың була. Байлыкка омтылырга ярамый. Баерга теләү барлыкка килсә, хезмәт булмый. Бу очракта Аллаһы Тәгалә җәзасын да биреп куярга мөмкин.
Хезмәт хакы юк, дидегез. Хәзрәтләр мәчеттә рәсми төстә эшлидер бит инде?
Күп кенә мәчетләрдә хәзрәтләр рәсми рәвештә эшләмиләр. Салым түләргә кирәк бит. Мәчет — юридик зат ул, аның салымнары да күбрәк. Шуңа күрә гадәттә аларга хезмәт хакын рәсми булмаган рәвештә бирәләр. Анда да күп түгел ул. 10-15 мең булырга мөмкин, кайбер мәчетләрдә 20 мең бардыр, бәлки. Хәзерге чорда күп хезмәт хакы түгел ул. Безнең мәчет кечкенә. Бездә алай алырга да мөмкинлек юк.
- Нурулла хәзрәт белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.