Нурулла Гариф: «Бүгенге көн – татар заманы»
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурулла Гариф тарихка күз салып, милләт киләчәге турында уйланулары белән бүлешә.
Соңгы дистә елларда Рәсәйдә сәяси вазгыять бик еш үзгәреп тора. Үзгәреш кичермәгәне дә бар – милли яшәеш өчен төрледән-төрле яңа киртәләр тудырыла. Шул сәбәпле, халыклар уянып, уйлана: ничек яшәргә, ничек милләт, халык буларак сакланып, исән калырга?
Бүгенге көн чынбарлыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, ышаныч – бары халыкның үзендә. Татарның, милләт буларак, менә бетәм, тамырларының менә өзеләм дигән чаклары күп булган. Баш күтәргән халыкны юкка чыгару: сугыш, ачлык, көчләп күмәкләштерү, репрессия, талау, читкә куулар... болар барысы да әлеге юнәлештәге алымнар. Санап узылган вакыйгалардан милләтнең исән-имин чыгышы – аның тупланып яшәешенә, бердәмлегенә, зыялылары һәм дини җитәкчеләре тырышлыгына бәйле булган. Дәүләт юкка чыгып, халыкның баш күтәрерлек физик көче бетсә дә, аның рухи ныклыгын җимерү җиңел булмый.
Бүгенге чорда, үткәннәрдән аермалы буларак, татарны физик яктан юкка чыгара алмыйлар. Көрәш сызыгы хәзер татарның аңын яулау өлкәсенә бәйле – тел, дин, гореф-гадәтләр чиге аша уза. Тарих арбасыннан төшеп калмау – милли тәрбия мәсьәләсенә тоташа. Үткән чорларда бу алым, көчләп чукындыру, мәчет-мәдрәсәләрне җимерү, дингә каршы сугыш, язма графиканы алыштыру... кебек өлкәләрдә алып барылды. Әмма аның мәгарифенә, укыту системасына бик тешләре үтмәгән иде. Бүгенге көндә Рәсәй мәгариф системасының омтылышы, татар мәгариф системасын юкка чыгарып, яшь буынны – балаларыбызны – рус телендә генә укыту, тәрбияләү эшен үз кулына алуга юнәлтелгән.
Без моңа каршы ни эшли алабыз? Беренчедән, хәзер фән-техника, мәгълүмат тарату чараларының көчәйгән заманы. Бүгенге чорда яшь буын вакытын, белем алудан бигрәк, интернет яссылыгында уздыра. Без анда бар туганнар, дуслар, милләттәшләребезне бергә туплап, авыл-авыл, төбәк-төбәк күмәкләшеп тә рухи мирасыбызны барлый, саклый, тарата алабыз.
Икенчедән, хәзер һәркемнең, һәр авылның яшәеш язмышы, кануни рәвештә, үз кулына тапшырылган. Бүгенге заманны мин «татар заманы» дип атар идем. Чөнки бүген дәүләт яисә кемнеңдер кулына карап яту вакыты түгел, ә үзбаш булып, эшләп ашау заманы. Бүгенге көн – эшчән, тырыш кешеләр кулында. Татарга хас сыйфатлар түгелмени болар?!
Өченчедән, татарның хокуклары азмы-күпме канун белән якланган. Бүгенге көндә «татарча сөйләшәсең» дип авызыңа да сукмыйлар, «намаз укыйсың» дип артыңа да типмиләр. Милли тормыш белән яшәр өчен мөмкинчелекләр бар. Без актив рәвештә кануннарның үтәлешен таләп итеп, милли яшәешне тудыра алабыз. Татарның соңгы ныгытмасы – авыл җирлегендә. Теләгән һәр кешегә милли тормыш белән яшәргә була.
Дөнья без теләгәнчә барсын, безнең белән санлашсын өчен, бердәм рәвештә көрәшергә, тартышырга, үз хакыбызны хакларга кирәк. Татарның милли рухы нык булганда, дәүләте дә нык булыр.