Нурулла Гариф: «Авыллар язмышында да татар язмышы»
Тарих фәннәре кандидаты, төбәкне өйрәнүче тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурулла Гариф авыллар турындагы фикерләре белән уртаклаша.
Казан ханлыгы яулап алынгач, татар халкы шәһәрләр, зур елгалар яныннан 15-25 чакырым ераклыкка куыла һәм урманнар, кечерәк елгалар тирәсендәге уңдырышсыз, үзләштерелмәгән җирләрдә яшәргә мәҗбүр була. Халыкның бердәнбер тупланып яшәү урыны булып авыл кала. Шул сәбәпле, без барыбыз да авылда туып үскәннәр. Үзен шәһәр кешесе итеп күрсәтергә теләүчеләрнең нәсел-нәсәбендә казынсаң, аларның да тамырлары, берничә буыннан соң, барыбер авылга тоташыр.
Дәүләтсез калгач, әби-бабаларыбыз, ничектә булса көн күрергә, яшәү өчен җан асрап, көрәшеп: телен, динен, тарихын саклап, киләчәккә тапшырырга омтылган. Соңгы 4-5 гасыр дәвамында татарның тибрәлгән бишек-ватаны, дәүләтенең башкаласы да шул авыл булган. Без дә уку-тәрбия, дөньяны танып белергә өйрәткән тормыш университетларын шунда тәмамладык. Бүгендә шул ук рухый азыктан тукланабыз әле.
Авыл халкының төп байлыгы – җир, урман, асраган мал-туары. Һөнәрчелеге дә төп очракта халыкның үз яшәешен тәэмин итәрлек кенә булган. Татарларга төп һөнәрләр: тимерче, тегермәнче, урманчы кебек эшләр рөхсәт ителмәгән. Гореф-гадәтләрне, телне, динне саклау өлкәсендә революциягә чаклы матди ярдәм дә, рухи теләктәшлек тә күрсәтелмәгән. Бу өлкәдә дә «тайная полиция» тарафыннан катгый контроль урнаштырыла. Шушы авырлыкларга түзеп яшәргә мәҗбүр ителгән авыл халкын һәрчак яңа сынаулар көткән. Дулкын-дулкын булып килгән көчләп чукындыру компанияләре, ир балаларны 25 елга рекрут хезмәтенә алу, лашманчылык, урман кисү, юллар, шәһәрләр төзү, шахталардагы авыр хезмәтләрне башкару кебек эшләрнең барысы да татар халкын читләтеп узмаган.
Шуңа да карамастан, революциягә чаклы татар халкының яшәешенә чит-ят яшәү шартлары үтеп керә алмаган.
Революциядән соң урнашкан совет хөкүмәтенең сәясәте татар авыллары тормышын тамырдан үзгәртә. Татар авыллары яшәешенә каршы булган беренче дулкын ачлык формасында килә. Ачлык 1921 елда башланып, сугыштан соңгы чорларга чаклы дәвам итә.
Икенче дулкын – көчләп күмәкләштерү. Халыкның гасырлар буе көйләнгән яшәеше юкка чыгарыла. Авыл халкын талау эше күмәкләштереп колхозлар төзү аша алып барыла. «Күмәкләштерү системасына каршылык тудырыла» дигән сәбәп белән, авылның иң эшчән, нык катламын талау һәм авыр шартлардагы климатик зоналарга көчләп күчерү оештырыла.
Өченче, иң җимергеч дулкын – дингә каршы көрәш. Халыкның әхләкый, тәрбияви эшчәнлеген җимерү юнәлешендә халыкның иң укымышлы катламын куып тарату, мәчет-мәдрәсәләрне ябып, ислам динен юкка чыгару эшчәнлеге башлана. Дингә каршы эшчәнлек алып баручы газет-журналлар чыгарыла. Лекцияләрдә диннән бары тик искелек, наданлык кына күрү эше алып барыла. Шушы эшчәнлекнең башы буларак, гарәп имлясы латин графикасына алыштырыла. Соңрак, 10 елдан соң, әлеге имля кирил имлясына алыштырылып, руслаштыру эшчәнлеген тизләтүгә юл ачыла. Бар халыкларга да совет системасының идеологиясе көчләп тагыла.
Совет хөкүмәте алып барган индустрияләштерү эшчәнлеге һәм 1939-1945 еллар арасында барган сугышлар сәбәпле, авыл халкы яшәешенә тагын да зуррак җимергеч һөҗүм ясалды. Совет чорының 20 елы эчендә авыл халкы 2 тапкырга, соңрак, шәһәрләшү эшчәнлеге аркасында, тагын 2 мәртәбә кимеде. Элекке чорлар белән чагыштырганда хәзер авылларда халыкның чиреге дә тормый.
Бүгенге көндә дә татар халкы, тупланып, авылларда яши. Авылларны, шуның белән татар халкын юкка чыгару омтылышы бүген дә юкка чыкмады. Сәясәте шул ук, бары эш алымнары, ысуллары гына башкача. Хәзерге чорда авылларда мәктәпләр, җирле хастаханәләр ябыла. Элекке чорда авылда эш күп булса, бүгенге көндә авыл халкын шәһәргә эшсезлек куа. Һәр чорда үзенә бер вазгыять туа. Милләт көн кадагында торган шушы авырлыкларга каршы нинди чаралар белән җавап бирер? Боларны вакыт күрсәтер.
Бүгенге көннәрдә дә безне яңа идеология, өмет-хыяллар белән алдап, кабат якты киләчәккә ымсындыралар... Башка алданмыйсы иде инде!