Нурсолтан Назарбаев Казахстан халкыннан гафу үтенгән
«Мине гафу итсеннәр. Миңа кыен. Куркусыз кешеләр юк», — ди элеккеге президент әлеге тизерда.
Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев ил халкыннан гафу үтенгән. Бу турыда илнең элеккеге башлыгы турындагы «Штрихи к портрету. Откровения» фильмына ясалган тизердан билгеле булды, дип яза РЕН ТВ
Назарбаевның матбугат сәркатибе сүзләренчә, фильм — Казахстанның элеккеге президенты фонды ярдәмендә төшерелгән документаль проектның бер сериясе. «Назарбаев сенсация булырлык сүзләр әйтте», — ди ул.
«Мине гафу итсеннәр. Миңа кыен. Куркусыз кешеләр юк», — ди элеккеге президент әлеге тизерда.
Казахстанның беренче президенты ике ел элек вазифасыннан киткән иде.
«21 октябрьдә 21.30 сәгатьтә „Хәбәр“ телеканалы эфирында „Штрихи к портрету. Откровения“ фильмы күрсәтеләчәк. Бу Айгөл Адилова һәм Илбашының матбугат хезмәте Нурсолтан Назарбаев фонды ярдәмендә төшергән документаль проектның бишенче сериясе», — дип яза беренче президентның матбугат сәркатибе Айдос Укибай Твиттердагы аккаунтында.
- 2021 елда Казахстан башкаласында Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар, дип «Татар-информ» язган иде.
21 октября в 21:30 в эфире телеканала «Хабар» состоится показ фильма «Штрихи к портрету. Откровение». Это пятая серия совместного документального проекта Айгуль Адиловой и Пресс-службы Елбасы, реализованного при поддержке Фонда Нурсултана Назарбаева pic.twitter.com/1NMdHoHmCq
— Aidos Ukibay (@Aidos_Ukibay) October 19, 2021