Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурмөхәммәт Хисамов белән эшләгән Фәнүс Салихов: «Ул мине татар җанлы итте»

news_top_970_100
Нурмөхәммәт Хисамов белән эшләгән Фәнүс Салихов: «Ул мине татар җанлы итте»

2001-2006 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры булып эшләгән галим, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов озакка сузылган авырудан соң кичә вафат булды. 2018 елда ул хатыны – филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамованы югалткан иде.

«Мин аны «бәбчегем» дип йөрттем, хуш, җан кисәгем!» - Казанда күренекле галимә Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озаттылар

Нурмөхәммәт Хисамов директор булып эшләгәндә аның машина йөртүчесе булган Фәнүс Салихов җитәкчесе турында истәлекләр белән уртаклашты.

«Мин аны искиткеч яхшы кеше дип истә калдырдым. Ул бик кешелекле иде. Нурмөхәммәт абый миңа бик зур ярдәм итте, ул миңа рухи ярдәм итте. Минем менә шушылай әйтүем дә аңа бәйле. Мин аның белән эшли башлаганда татар булуым турында уйламый да идем. Аның белән эшләп, ул минем күземне ачты, рухи яктан күтәрде, мин – татар кешесе дип уйлана башладым. Авыр туфрагы җиңел булсын», – диде ул.

Фәнүс 2017 елда Хисамовлар гаиләсенә баргач төшергән видеоны да җибәрде. 

Нурмөхәмәт Хисамов белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, Зорге урамы 57/29 йорт янында 10 сәгатьтә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100