Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нурлы кыз иде» – 21 яшьлек студент кыз коточкыч авариядә үлгән

news_top_970_100
«Нурлы кыз иде» – 21 яшьлек студент кыз коточкыч авариядә үлгән
Фото: Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ, https://vk.com/gibdd_66

Төмән трактында авариядә 21 яшьлек студент кыз һәлак булган. Виктория утырган «Haima» машинасы йөк автомобиленә бәрелгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 6 гыйнварда Екатеринбург-Төмән юлында була. Виктория Урал дәүләт икътисад университетында укый.

«Вика шат күңелле, игелекле, ихлас кыз иде. Бик авыр, ышанып булмый», – ди Викториянең абыйсы.

Виктория утырган машина, узарга чыккан чакта, йөк автомобиленә бәрелә. Кыз табиблар килгәнче һәлак була.

21 яшьлек кыз биотехнологияләрне өйрәнгән. Университетта сөйләгәнчә, ул мартта Урал предприятиеләренең берсенә практикага барырга, җәен бакалавр дипломы алырга тиеш була.

«Виктория нурлы кыз иде. Һәр идеягә ярдәм итте, ата-анасын бик яратты, аларга булышты. Аның белән кич буе сөйләшеп утырсаң да, вакыт узганын сизми каласың. Укуда отличник иде, иң яхшы нәтиҗәләргә омтылды», – ди курсташлары.

Викторияне 10 гыйнварда җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Тэкдир, урыны оҗмахта булсын... Эти энисенэ күркэм сабырлык....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100