Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурлатта яшәүче ир-ат танышын балта белән бәреп үтергән һәм мәетен базга яшергән

Туганнары килгәч, мәрхүмнең телефонына шалтыраткан. Чардакта телефон тавышы ишетелгәч, үтерүче гаебен таныган.

news_top_970_100
Нурлатта яшәүче ир-ат танышын балта белән бәреп үтергән һәм мәетен базга  яшергән
https://pixabay.com

Татарстанда яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетне яшереп куйган. Берничә көн узгач, ул җинаяте турында үзе сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

6 мартта Нурлат шәһәрендә шәхси йорт территориясендә базда 54 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның башын имгәтеп үтергәннәр. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнеп бу йортның 63 яшьлек хуҗасы тоткарланган. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять февральнең егермеләре тирәсендә була. 63 яшьлек ир-атның өенә танышы килә, кунак салып утырырга тәкъдим итә. Йорт хуҗасы салудан баш тарта, алар талаша башлыйлар. Шуннан соң хуҗа ир-ат кунакны төртеп ега һәм балта белән башына ике тапкыр суга.

Аннары өй хуҗасы мәетне яшерә. Ул танышының гәүдәсен базга төшереп, киемнәрен чардакка алып менеп куя.

Югалган ир-атны туганнары берничә көн узгач эзли башлый. Алар 63 яшьлек ир-атның өенә килә. Шул чакта туганнарының берсе үтерелгән кешенең телефонына шалтырата. Чардактагы куртка кесәсендә телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Шуннан соң өй хуҗасы үтерүен әйтә һәм гаебен танып күрсәтмәләр бирә.

Аңа карата җинаять эше ачылган, суд карары белән аны сак астына алганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100