Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурлатта махсус операциядә һәлак булган Фәнил Зиннуровны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Нурлатта  махсус операциядә һәлак булган Фәнил Зиннуровны соңгы юлга озаттылар

Нурлат районы Фома (Фомкино) авылында махсус операциядә һәлак булган Зиннуров Фәнил Әмир улын соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә район башлыгы Дамир Ишкинеев. «Тәҗрибәле сугышчы үз теләге белән Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга омтылды… Аның турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге булачак!» – дип язган ул аккаунтына.

Фәнил Зиннуров контракт төзеп хезмәт иткән. Һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән, бүләк аның энесе Рамилгә тапшырылган. Район башлыгы якыннарының кайгысын уртаклашкан.

«Ул хәрби бурычын үтәп, безнең илебезне яклауга басып һәлак булды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без аны хәтерләрбез. Сез дә, авылдашлары, чын каһарман булган батыр якташыгыз турында онытмагыз», – дигән район башлыгы.

Фәнил Зиннуровка 56 яшь булган. Ул 2023 елның 3 маенда контракт төзеп киткән, укчы батальонда ефрейтор булып хезмәт иткән, 21 сентябрьдә һәлак булган.

«Нурлат-информ» журналисты Лилия Мөбәрәкшина язуынча, авылдашлары аны хезмәт сөючән, ярдәмчел, кешелекле, бер дигән төзүче буларак искә алган.

«Авыр туфрагың җиңел булсын, Фәнил!»;

«Кайсы районнан булмасын, һәр алып кайткан малай-егетләр өчен йөрәккә бик тә авыр, я Раббем, әти-әниләренә, хатыннарына, туганнарына сабырлык бир, алга таба яшәргә гомерләр бир»;

«Шәһидләрчә вафат булды»;
«Күршем, тыныч йокла. Авыр туфракларың җиңел, караңгы гүрләрең якты, нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә урыннарыңны җәннәт түрләреннән насыйп итсен иде. Без бит күршеләр идек, бергә, дус-тату булып үстек»;

«Туганым, авыр туфрагың җиңел булсын!» – дип яза авылдашлары.

Туганнары исә җирләүдә катнашкан җитәкчеләргә: «Дамир Азатович, Линар Нурисламович, Заһир Кәримович, Рәшит Һадиевичларга, шулай ук барлык авылдашларга, Мәгъсүм хәзрәткә, Гомәр абыйга рәхмәт!» – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100