news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурлат районындагы 1911 елгы агач мәчет архитектура һәйкәле дип танылган

news_top
Нурлат районындагы 1911 елгы агач мәчет архитектура һәйкәле дип танылган
okn.tatarstan.ru

Нурлат районының Кизләү авылында XX гасыр башында төзелгән борынгы агач мәчетне мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына кертергә тәкъдим иткәннәр. Мондый нәтиҗәне дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре буенча белгеч чыгарган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бүгенгә кадәр сакланып калган агач бина 1911 елда авылның дүртенче җәмигъ мәчете буларак төзелгән. Аны төзү ихтыяҗы халык саны арту белән бәйле булган. XX гасыр башында Кизләү авылы Чистай өязендәге иң зур татар авылларының берсе саналган. Биредә берничә мөселман мәхәлләсе, мәдрәсәләр һәм дүрт мәчет эшләгән.

Экспертиза күрсәткәнчә, бина үзенең баштагы күләм-планлаштыру төзелешен, төп архитектура элементларын саклап калган һәм XX гасыр башындагы татар агач дини архитектурасының кыйммәтле үрнәге булып тора. Эксперт фикеренчә, архив документлары авылдагы мөселман җәмгыяте һәм дини архитектура үсешен берничә дистә ел дәвамында күзәтергә мөмкинлек бирә, бу исә бинаның тарихи әһәмиятен тагын да арттыра.

Хәзерге вакытта тарихи мәчет үз вазифасы буенча кулланылмый һәм буш тора. Ул Тимур урамындагы 1,2 мең квадрат метр мәйданлы җир участогында урнашкан. Җир участогының хокук иясе – «Иске мәчет».җирле мөселман дини оешмасы.

2014 елда тарихи бинаның янәшәсендә яңа агач мәчет төзелгән, ә иске мәчет авылның тарихи мирасы буларак саклап калынган.

Эксперт әлеге корылмага төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле статусы бирергә тәкъдим иткән. Әгәр бу карар кабул ителсә, мәчет рәсми рәвештә мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына кертеләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар