news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурлат районында яшь ярымлык сабый трактор покрышкасы эчендәге суда батып үлгән

news_top
Нурлат районында яшь ярымлык сабый трактор покрышкасы эчендәге суда батып үлгән
Тикшерү комитеты

24 августта Татарстанның Нурлат районында яшь ярымлык сабый су сибәр өчен кулдан ясап куйган савыт эчендә батып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, әни кеше ике улы белән бергә кунакта була. Өлкәннәр өйдә чакта, балалар бакчада уйнап йөри. Бакчадагы үсемлекләргә су сибү өчен, трактор тәгәрмәче покрышкасыннан савыт ясап куйганнар.

Бераздан әни кеше балаларын карарга дип урамга чыга һәм нәни улын сулы савытта табып ала. Бу вакытта сабыйда яшәү билгеләре булмый инде.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар