«Бүген Нурлатта Украинада махсус операциядә һәлак булган солдат Андрей Кульметьевны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу тантанасы Нурлатның Мәдәният сараенда көндезге бердә узды», – дип яза «Казанские ведомости» порталы «Нурлат-информ»га сылтама белән.
Андрей Кульметьев - Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясен тәмамлаган иде, аңа 24 яшь иде, ул контракт нигезендә хезмәт иткән», – диелә хәбәрдә.