news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурлат районында трактор арбасына бәрелеп өч кеше үлгән

news_top
Нурлат районында трактор арбасына бәрелеп өч кеше үлгән
прокуратураның матбугат хезмәте

Бүген төнге беренче яртыда Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылы янында трактор арбасына бәрелеп өч кеше үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Лада» автомобиле кырдан авыл хуҗалыгы продукциясе алып кайта торган трактор арбасына бәрелгән. Бәрелгәч, машина кузовының бер өлеше киселеп чыккан.

Машина йөртүче һәм ике пассажир шунда ук үлгән. Рульдә 29 яшьлек ир булган, ә пассажирлар – 25 һәм 17 яшьлек ике бертуган. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры Сәяр Зыятдинов килгән. Юл-транспорт һәлакәтенә китергән сәбәпләрне өйрәнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар