Нурия Ирсаевага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде
Нурия Ирсаевага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде
Актриса һәм режиссер Нурия Ирсаевага "Уфа шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелде. Башкортстан башкаласында мондый исемне 39нчы тапкыр тапшырдылар, дип яза "Кызыл таң".
Нурия Ирсаева — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул күп еллар дәвамында башкорт сәхнәсенең әйдәп баручы актрисасы.
Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның озак еллар дәвам иткән сәхнә дуэты һәм аларның бердәм иҗаты Башкорт академия театрыннан аерылгысыз. Еллар үткән саен Нурия Исхак кызы һәм Фидан Сафа улы сәхнәгә өлкән яшьтәге геройларны — замандашларын чыгаралар, ләкин алар тамашачылар өчен һаман да әле Хәлил һәм Галиябану, Заһир һәм Галия булып калалар, дип яза газета.