news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурия апа истәлеге «Мөхәммәдия»гә кайтты: «Үзегезне кешеләргә файда китерүгә багышлагыз»

news_top
Нурия апа истәлеге «Мөхәммәдия»гә кайтты: «Үзегезне кешеләргә файда китерүгә багышлагыз»
Гөлназ Һадиева фотосы

29 ел гомерен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә багышлаган Нурия апа Хәнәфинаның шәхси әйберләрен 14 майда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе музеена тапшырдылар.

Кадерле ядкарьләрне Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1993 елда кабат ачылган көннән бирле бар тырышлыгын куеп хезмәт иткән Әхмәт хәзрәт Сабиров кадерләп җыйнап, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга акт белән рәсми рәвештә тапшырды.

Нурия апа Хәнәфина сугыш елларында – 1941 елның 30 сентябрендә туган. Пенсиягә кадәр заводта эшләгән, лаеклы ялга чыккач бөтен гомерен Аллаһ Тәгалә ризалыгын алу өчен багышлаган. Быел, 2026 елның 8 гыйнварында Нурия апа бакыйлыкка күчте. Аңа 84 яшь иде. Нурия апа соңгы дистә елдан артык гомерен туганнары Әхмәт хәзрәт гаиләсендә яшәгән.

Ак яулык, баш киеме, тез башларын җылыта торган йон оекбашлар, инде дисбеләре ялтырап беткән тәсбихләр, читек, төймәле телефон, дәүләт бүләкләре турында таныклыклар... Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен күп хезмәтләр башкарган, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнарны якты йөз, җылы сүз, һичьюгы бер чынаяк чәй белән кабул итеп, озатып калган Нурия апаның тыйнак кына мирасы инде хәзер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе музеена күчте.

Ядкарьләр һәм акт тапшыру чарасы тыйнак, бик хисле һәм тәрбияви очрашу булды. Мөгаен, ул барлык катнашучыларның күңел кылларын селкеткәндер. Бу чара Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов заманнарын Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәм Әхмәт Сабиров сүзләре аша күз алдына китерү, искә алу кичәсенә әверелде.

Әлеге күркәм чарага мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәр, мәрхүмә Нурия апаның якыннары килгән иде. Зур актлар залындагы кунаклар тын да алмый утырды, һәркем үзенә кирәкле, үзенә файдалы мәгълүмат ишеткәндер, ниятләрен төзәткәндер…

«Мәдрәсә кешесе»

Очрашу алдыннан Разыя ханым Сәхипова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе музеендагы стенд белән таныштырды. (Ул үз теләге белән, Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә ярдәм итеп йөри, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнә.) Мәдрәсәгә җанын-тәнен биреп яшәгән Нурия ханым Хәнәфинаның шәхси әйберләре, документлары, бүләкләре, үз кулы белән тоткан китаплары, догалыклары музей киштәсендә урын алган. Хәзер исә кадерле әйберләрнең оригиналы да биредә булачак.

«Безнең музейга бүген Нурия апаның оригинал әйберләре рәсми рәвештә бүләк ителә. Бу – тарихта беренче очрак, дип әйтергә дә була.

Нурия Садретдин кызы Хәнәфинаны «Оешма кешесе» дип атарга була. Аның кебек кешеләр үзен эшли торган оешмадан башка күз алдына да китерә алмый. Алар янып эшли, бөтен гомерен оешмага багышлый. Безнең Нурия апа Хәнәфина ашханәдә җитәкчелек иткән, ул үзе эшләп тапкан акчага көндезге бүлек укучыларын ашаткан кеше.

Нурия апа эшләгән заводында бик хөрмәтле хезмәткәр була. Аннары лаеклы ялга чыга.

«Эх, пенсиягә чыккач, берәр дини оешмага барып, идән җыештыручы булып эшләсәм дә бик риза булыр идем», – дигән ул.

1997 елда Вәлиулла хәзрәт Якупов аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә чакыра. 29 елдан артык Нурия ханым Хәнәфина биредә хезмәт итә. Тора-бара Нурия апа үзен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән башка күз алдына да китерә алмый. Ул «мәдрәсә кешесе»нә әверелә. Шәкертләр шатлыгына сөенә, шәкертләрнең кайгысына борчыла, мәдрәсә уңышларын да, авырлыкларын да үзе аша уздырып яши, һәрвакыт ярдәм итә иде», - дип сөйләде Разыя ханым.

Очрашуга хәзерге вакытта мәдрәсә ашханәсендә пешерүче булып эшләүче Хәния ханым һәм Роза ханым да килде. Алар Нурия апаны күз яшьләре белән искә ала, Аллаһы Тәгалә үзләрен шундый изге кеше белән таныштыруына сөенүләрен әйтәләр.

«5 ел бергә эшләдек. Нурия апа шикелле кеше юк. Бик сагынабыз аны. Ул бик гадел, яхшы, изге кеше иде», – ди Хәния апа.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мәдрәсәнең һәр кирпечендә халык язмышы»

Хатирәләр кичәсенә әверелгән очрашуны Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ачып җибәрде. Ул мәдрәсә тарихын искә төшерде. 1882 елда Галимҗан Барудига әтисе – беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев мәдрәсә ачарга ярдәм итә. Мәдрәсә аның исеме белән «Мөхәммәдия» дип атала.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе халык мәдрәсәсенә әверелә. Галимҗан Баруди «мин монда хуҗа» дип йөрми, мәдрәсәне халыкка тапшыра. Биредә бик күп танылган кешеләр – татарлар да, Урта Азиядән килүчеләр дә белем ала.

Флюра апа Ханнанова китабында әйтелгәнчә, мәдрәсәнең һәр кирпечендә халык язмышы, Россия һәм Урта Азия мөселманнары язмышы бар. Әлхәмдүлилләһи шөкер, 1993 елда мәдрәсә кабат ачыла, Вәлиулла хәзрәт Якупов аны күтәрә. Вәлиулла хәзрәт белән янәшәдә һәрвакыт Әхмәт хәзрәт Сабиров була. Бәлки аны күпләр белмидер, ләкин ул гел Вәлиулла хәзрәт белән була, мәдрәсәне торгызу өчен бик күп документлар әзерли. Әхмәт хәзрәт мәдрәсә өчен бик күп хезмәт куя.

Мәдрәсә кабат ачылганнан соң 30 елдан артык вакыт узды. Шул елларда мәдрәсәгә бик күп кешеләр килеп китте. Мәдрәсәдә булган һәр мөгаллим, һәр хезмәткәр үзенең бер өлешен биредә калдыра. Бу – халык мәдрәсәсе.

Мәдрәсәдә беркем дә, бер хезмәткәр дә – җыештыручыдан башлап, югары җитәкчеләргә кадәр – беркем дә акча өчен, исем яулар өчен эшләми. Барысы да Аллаһ ризалыгын алырга тырыша. Иң югары бүләк – Аллаһ рәхмәте.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Кешеләрдән рәхмәт көтмәгез». Кешедән рәхмәт көтсәң, Аллаһ Тәгалә рәхмәтеннән мәхрүм каласың», - диде Зөлфәт хәзрәт.

«Берничә буын Нурия апа белән үсә»

Зөлфәт хәзрәт Нурия апаның изгелекләрен искә алды.

«1997 елдан башлап мәдрәсәдә Нурия апа эшли, ул үзен тулысынча мәдрәсәгә багышлый. Берничә буын Нурия апа белән үсә. Ризыкны Аллаһ Тәгалә бирә, ләкин шәкертләр өчен мөһим булган туклану процессын Нурия апа оештыра.

30 ел элек тә, хәзер дә шәкертләр ашханәгә йөгерә – бу һәрчак шулай булды. Аш вакыты җитә башлагач, алар ишек янында көтә, һәркем үз вакытын белә – чөнки һәркемнең ашыйсы килә. Ашказаны буш булса, баш эшләми. Шуңа күрә белем бирү процессында туклану бик мөһим.

Кемдер ашата дип әйтергә кирәкми, ризык – Аллаһтан.

Ләкин оештыру – бик катлаулы процесс. Нурия апа безнең шәкертләрне тукландыруны оештырды. Ул озак еллар эшләде, үзен мәдрәсәгә багышлады.

Без оештырган музейга һәркем үз өлешен кертә ала. Әлеге чара музейга тарихи әйберләрне тапшыру өчен оештырылды», – диде Зөлфәт хәзрәт.

«Хәзерге дәрәҗәле имамнар - беренче чыгарылыш шәкертләре»

Әхмәт хәзрәт Сабиров башта әлеге очрашуның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарихына кайту булуын ассызыклады, мәдрәсә ачылганда нинди телдә укыту мәсьәләсен хәл итү мизгелләрен искә төшерде.

«Безнең шәкертләр XXI гасыр шәкертләре генә түгел бит, XX гасыр башында Галимҗан Баруди хәзрәтләребез мәдрәсә халыкка, исламга, фәнгә хезмәт итсен өчен күп көч куя, биредә күп билгеле шәхесләр белем ала. Ябылганга кадәр, мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли. 1993 елда исә, Аллаһ ярдәме белән, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендә мәдрәсә яңадан торгызыла.

Ул вакытта да нинди телдә укытырга дигән дилемма булды. Гарәпчәме, русчамы, әллә татарчамы? «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче студентлары 2 ел эчендә (ул вакытта укыту башта 2 еллык, соңрак 5 еллык була) тәрҗемәче булырлык итеп әзерләнә, алар тәрҗемәче булып эшли. Аннары системага бераз үзгәрешләр кертелде, 3 һәм 5 еллык укыту булды.

Беренче чыгарылыш 4 ел укыды. Хәзерге билгеле, дәрәҗәле имамнар – нәкъ менә беренче чыгарылыш шәкертләре.

Тел мохите – бик мөһим аспект. Беренче елларда ук Вәлиулла хәзрәт гарәп дусларыбыздан туган теле булган белгечләрне чакырды. Шуңа күрә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең дәрәҗәсе күтәрелде. Киләчәктә дә бу югары статусны сакларбыз, дип өметләнәбез.

Мәдрәсәгә исламны өйрәнергә киләләр. Татарстанда да, Казанда да, бөтен Россиядә дә исламны өйрәтә торган уку йортлары шактый. Ә менә гарәп телен өйрәнер өчен нәкъ менә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә киләләр – минем фикерем шундый.

Ислам Россиягә нинди телдә килгән соң? Ислам бирегә татар телендә килгән.

Шуңа күрә икенче бурыч – татар телен өйрәнү иде. ХХ гасыр студентлары барысы да диярлек татар телен белә, лекцияләр дә татар телендә узды. Шәкертләр арасында Урта Азия, Кавказ, һәм Россиянең татар теле мохите булмаган башка төбәкләре вәкилләре дә булды. Татар телендә дәресләр укыганнан соң, руслар, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре татар телен өйрәнде.

Аларның берсе – күпләрегез белгән Ибраһим хәзрәт Сабиров. Ул «Мөхәммәдия»не тәмамлаган, милләте буенча татар булмаса да, татар телен камил белә. Гарәпләрдән Хусам хәзрәт тә Казанга беренчеләрдән булып килә, килгәндә татар телен дә, рус телен дә белми. Ул үзенә татар телен өйрәнү максатын куя һәм беренче чиратта өйрәнә. Руслардан Маминнар татар телен өйрәнде», - дип искә алды Әхмәт хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мәдрәсә халык, мөселманнар тырышлыгы белән бөртекләп җыелды»

Әхмәт хәзрәт сүзен дәвам итеп, «көнкүреш темаларына күчте».

«Көнкүреш ягыннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе нульдән башланды. Зөлфәт хәзрәт әйткәнчә, ул – халык мәдрәсәсе, халык, мөселманнар тырышлыгы белән бөртекләп җыелды.

Беренче студентларның уку процессы Каравай бистәсендә, ә яшәүләре Азино якларында иде. Дәресләр иртәнге сигездә башланса да, шәкертләр соңга калмыйча килеп җитте. Тулай торак та, туклану да, башка шартлар да юк, китаплар да җитәрлек түгел. Александр Савельевич Михеев гарәп теле укыту методикасын төзеде. Урыны җәннәттә булсын.

Беренче елларда мәдрәсә төрле җирләрдә булды. Аннары Апанай мәдрәсәсендә төпләнде. Хәзерге бинаны кире кайтаргач, 1997-2000 еллардан мәдрәсә тарихи урынына күчте, ләкин яшәү һәм туклану шартлары әле юк иде», – дип искә алды Әхмәт хәзрәт һәм әлеге шартлар Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән хәл ителүен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Нурия апа гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлады»

Әхмәт хәзрәт Нурия ханым Хәнәфина турында искә алды, сөйләгәндә күз яшьләрен чак кына тыеп торды.

«Нурия ханым Хәнәфина гомерен халыкка, илгә хезмәт итүгә багышлады. Ул кайда гына булмасын, бөтен җанын, бөтен гыйлемен, бөтен сәламәтлеген кызганмады, мөмкин булган барысын да эшләде.

Мин үземне дә, сезне дә шуңа чакырам: нинди генә эш башласагыз да, кайда гына хезмәт итсәгез дә, үзегезне тулысынча кешеләргә файда китерүгә багышлагыз.

Зөлфәт хәзрәт әйткәнчә, ниндидер исемнәр, акчалар өчен түгел, ә Аллаһ Тәгалә ризалыгы һәм тирә-юньдәгеләргә файда китерүгә багышлагыз.

Төрле оешмаларда эшләгәндә дә Нурия ханымның хезмәте югары бәяләнгән. Бу бит Советлар Союзы заманы – шул вакытта дөньяның гаять зур иле, 15 тугандаш республика бу дәүләткә керә. Ил күләмендә ниндидер игътибар яулау бик күп хезмәт таләп итә. Мәскәү – 15 республиканың башкаласы, бөтен җирдә дә лаеклы кешеләр бар. Алар арасында иң лаекларның берсе – безнең хөрмәтле Нурия апа.

Менә без яшибез, укыйбыз, эшлибез – ни өчен? Укып бетереп, һөнәр алып, каядыр урнашырга – мөмкин булганча борчусыз яшәргә, һичьюгы пенсиягә кадәр, ә аннары ял итәргә. Ә Нурия апага бу кирәк булмый, ул пенсиядә дә файдалы булырга тели», - ди Әхмәт хәзрәт.

Нурия ханымның теләген Әхмәт хәзрәт Вәлиулла хәзрәткә җиткерә.

«Бөтен Россия Нурия апа янына килә»

Мәдрәсә ачылганда китаплар, методик ярдәмлекләр булмый. Аларны «Иман» нәшриятында чыгара башлыйлар. Нәшрият та бу вакытта мәдрәсә бинасында эшли. Китапларны халыкка җиткерү өчен җай кирәк була, китап сату ноктасына кеше эзлиләр. Әхмәт хәзрәт бөтен Казан буйлап кеше эзләвен искә төшерә.

Нәкъ шул вакытта Әхмәт хәзрәт гаиләсенең туганы Нурия ханымны мәдрәсәгә чакыралар һәм ул килә.

«Нурия апа биредә нульдән хезмәт итә башлады. Кем генә килмәсен, ул ягымлы сүзен, игътибарын кызганмый, нидер бүләк итә, бер чынаяк чәй белән сыйлап булса да озата. Аеруча ерактан килгән кешеләрне.

Кибет үзәк баскыч астында иде. Нурия апа шунда китап тарату почмагы булдырды. Шартлар юк, ашханә юк. Плитә алып килде, шунда бәрәңге пешереп, Казанга килгән кешеләрне ашатып җибәрә иде. Ул кешеләр икенче килгәндә беренче чиратта Нурия апа янына киләләр. Бөтен Россия Нурия апа янына килә», – дип искә ала Әхмәт хәзрәт, күз яшьләрен яшереп.

Аннары бинаның тагын бер өлешен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кайтару бәхетенә ирешәләр. Нурия апа китап сата торган урын да киңәя, студентлар китап белән тәэмин ителә, ашханә, яшәү урыны оештырыла. Көндез укый торган студентларны ашата башлыйлар. Башта көндезге, аннары иртәнге аш, аннары кичке аш барлыкка килә, өч тапкыр тукландыру булдырыла.

Әхмәт хәзрәт сүзләренчә, беркемнән бер тиен алынмый. «Ярдәм итәргә теләүчеләр булышты, Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте булсын аларга», – ди ул.

Аннары иске бинаны төзекләндерәләр. Башта ул ишек-тәрәзәсез, ярымҗимерек хәлдә була.

«1 сентябрьдә уку башланды. Мин шунда беренче дәресне башладым, әлхәмдүлилләһ.

Ул чакта такталар да, башка берни дә юк – буялмаган стеналар гына иде. Такта кирәк, акбур да юк. Дәрестә төзүчеләрдән калган кирпеч кисәкләре белән яза идек.

Ә Нурия апа пенсиягә чыккан бит! Без бит бөтен гомер буе пенсиягә чыгу өчен эшлибез. Нурия апа бөтен пенсиясен мәдрәсәгә бирде. Аны каядыр чакырсалар, беркая да барасы килмәде. «Берәрсе килсә, товар җибәрәсе булса», – ди иде, беркая да китмәде. Юынырга да шунда почмак ясалды – ванна, душ. «Миңа шул җитә», – ди иде.

Көндез бинада яктылык юк, ә Нурия апа бу елларны шунда уздырды. Сәламәтлегенә шуның да йогынтысы булмый калмагандыр. Аның аяклары йөрмәс булды, бөтен буыннары хәрәкәтләнми башлады.

Башта Нурия апа «пенсионер арбасы» тартып вокзалга китаплар илтеп тапшыра иде. Аяклары йөрми башлагач, «подставка» ярдәмендә йөрде. 2014 елда бөтенләй йөри алмый башлады, урын өстенә калды. «Ашыгыч ярдәм» аны хастаханәгә дә алып китмәде. Мондый авыруны ала алмыйбыз, куркабыз, диделәр. Без аны Республика клиник хастаханәсенә урнаштырдык. Аны дәваладылар, тик буыннары эшләмәде, урын өстенә калды.

Шул килеш тә телефоннан шалтыратып, мәдрәсәнең, шәкертләрнең хәлен белешә иде. Ашарга бармы, караватлар бармы, матрацлар бармы, укытучыларга хезмәт хакы бармы...

Хастаханәдән чыкканда, кашык тотып ашый алмый иде. Аннары бераз хәле яхшыргач, утыра, ашый башлагач, коляска алдык, ул мәдрәсәгә йөрде. Коляскага утырган килеш эшләде. Үзенә берни дә тотмады», – дип искә алды Әхмәт хәзрәт һәм Нурия ханымның яулыкларын, бәйрәмгә кия торган баш киемен, яулыгын, тез башларына кия торган йон оекларын күрсәтте.

«Бер тапкыр да иртәнге намазны калдырмады»

«Нурия апа көнен догадан башлый иде. Ул бер тапкыр да диярлек иртәнге намазны калдырмады. Таң атканны көтә, тәһәҗҗүд укый, тәсбих тарта, иртәнге намазны укый, аннары йокламый, кояш чыкканны көтә, ишрак намаз укый һәм мәдрәсә эшләре белән шөгыльләнә башлый. Берәрсе 1 минутка да соңга калмасын... Аның хезмәт көне шулай башлана.

Шәкертләргә ашарга бармы, җиләк-җимеш, камыр ризыклары...

Иң мөһиме – мул булсын.

Кичен дә зикер-тәсбих тарта. Гел догада булды», – ди Әхмәт хәзрәт.

«Ул социаль челтәрләрдә утырмаган»

Әхмәт хәзрәт Нурия апаның таушалып беткән тәсбихләрен күрсәтте һәм моның ни сәбәпле шулай булуын да үзенчә аңлатты.

«Ул моны ничек булдыра алган соң? Ул социаль челтәрләрдә утырмады. Үзен тулысынча Аллаһ Тәгаләгә багышлады. Берәр нәрсә кирәк булса, төймәле телефоны бар. Кирәкле кешене саннарга басып җыя иде. Бөтен Россия белән элемтә тотты.

Без аңа айфон бүләк иткән идек, «кирәкми», дип елый башлады.

Иске телефонын алды – чөнки ул игътибарны читкә юнәлтми», – дип искә алды Әхмәт хәзрәт һәм Нурия апаның телефонын да күрсәтте.

«Нурия апа, синнән башка эшләп булмас»

Хезмәтләрен зурлап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурия ханым Хәнәфинаны мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган истәлекле медаль белән бүләкли.

Әхмәт хәзрәт Нурия ханымның дәүләт бүләкләре белән дә таныштырды. Алар арасында СССР дәрәҗәсендәге «Хезмәт даны» ордены, 1974, 1979, 1985 елларда социалистик ярыш җиңүчесе, унберенче бишьеллык ударнигы, «Сыйфат лауреаты» исеме бирү турында таныклык, хезмәт ветераны таныклыгы һ.б. бар.

«Нурия апа эшләгән әйберләр сыйфат билгесе белән була. Ул ясаган детальләрне бөтен заводта беркем ясый алмаган. «Нигә бу Нуриягә яхшы түлисез?» дип аптыраган кешергә цех башлыгы: «Бар син ясап кара әле», – дип әйткән. Ул кеше маташып карый, тик булдыра алмый. «Нурия апа, синнән башка эшләп булмас», – ди. Аңа иң җаваплы эшләрне тапшырганнар.

Аннары ул үзен тулысынча Аллаһ юлына тапшыра. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә килә.

Нурия апа безне җәннәт бакчаларында каршы алырга насыйп итсә иде», – дип йомгаклады Әхмәт хәзрәт.

«Татар теле – җәннәт теле»

Әхмәт хәзрәт Нурия апа соңгы елларда туплаган команда белән таныштырды. Алар – Хәния ханым, Роза ханым, Хөсәен әфәнде.

«Роза ханым Мәскәүдән Казанга укырга килгән, татар телен өйрәнүне максат итеп куйган. Аның белән русча сөйләшә башласаң: «Миңа русча әйтмәгез», – ди.

Нурия апа чираттагы тапкыр хастаханәгә эләккәч, янына кертмиләр. Шул вакытта Роза апа: «Хастаханәгә нянечка булып урнашыйм. Аның янында утырыр идем, тәрбияләр идем», – диде. Аннары хастаханәдән чыккач ярдәм итте», –ди Әхмәт хәзрәт.

Роза апа Нурия апаны бик хисле итеп искә алды, Казанда үзенең борынгы бабалары яшәвен әйтте.

«Мәдрәсәгә укырга килдем. Бу – Россиядә иң яхшы мәдрәсә. Зөлфәт хәзрәт әйткәнчә, татар теле – җәннәт теле.

Татар теле бик матур тел, кешеләр татарча сөйләшкәнне ишеткәч, мин дә Аллаһтан сорыйм, мин дә шулай матур иттереп сөйләшергә телим.

Монда укуым, монда эшләвем өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт. Нурия апа кебек кеше белән таныштырган өчен рәхмәт. Нурия апа бөтен кешенең туган көнен истә тота иде. Кемгә нәрсә кирәк булуын белде, бик ярдәмчел булды. Без аннан өйрәндек, ул үзен тулысынча шәкертләргә, Аллаһ ризалыгын алуга багышлады, сүрәләрне, кәлимәләрне яттан белә иде, безнең белән көн саен кабатлады. Урыны җәннәттә булсын», – дип искә алды Роза апа.

«Мондый кеше бүтән булмас инде»

Нурия апаның әнисенең сеңлесенең улы Хөсәен абый туганын сагынып искә алды.

«Аны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Ул исән вакытта миңа юл күрсәтте. Мондый кеше тарихта бүтән булмас инде ул. Урыны җәннәттә булсын», – диде.

«Кеше китми, хәтердә кала»

Очрашу азагында Әхмәт хәзрәт Сабиров Нурия апаның шәхси әйберләрен мәдрәсә музеена тапшыру турында актны Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга тапшырды. Зөлфәт хәзрәт Әхмәт хәзрәткә рәхмәт белдерде һәм Юныс Миңнеәхмәтов шигырен укыды.

Кеше китә җыры кала, диләр,

Кала хәтер, якты эзләре,

Әйткән сүзләре, елмаюлары кала.

Йомылса да мәңге күзләр,

Ул уй-хыяллар белән өмет кала,

Әйтелмәгән сүзләр күңелдә кала,

Истәлекләр кала.

Гәүдә генә кара туфрак белән каплана.

Бергә төшкән фотосурәт кала,

Хатирәсе булып үткәннең,

Изге эшләр, якты маяк булып,

Күңелендә кала күпләрнең.

Күз яшьләре кала, эзләр кала

Сукмакларда түгел, җан түрендә кала.

Һәм шул эзләр безне этәрәдер

Тормыш юлын дәвам итәргә.

Кеше китә җыры кала диләр,

Кеше китми, хәтердә кала.

Аллаһ һәркемгә шулай итеп эз калдырырга насыйп итсен», – дип йомгаклады Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар