Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурихан Фәттах 1989 елда: «Татар тәнкыйте беркайчан ирекле һәм бәйсез була алмады»

Язучының «Казан утлары» журналында чыккан мәкаләсендәге фикерләрне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нурихан Фәттах 1989 елда: «Татар тәнкыйте беркайчан ирекле һәм бәйсез була алмады»

Узган биш елның дүрт елы яңарыш чорына туры килсә дә, без уянып, күзне ачып, уйлана-борчыла башлаганчы, шактый вакыт үтеп китте. Тәнкыйть өлкәсендәге җанлану 87 нче елда гына сизелә башлады. Чын уяну исә узган елда гына барлыкка килде. Дөрес, торгынлык елларында да тәнкыйть эше тукталып тормады. Тик аның эчтәлеге һәм юнәлеше генә башкачарак булды.

Татар тәнкыйте, минемчә, беркайчан тулы мәгънәсендә ирекле һәм бәйсез була алмады. Ул, бер яктан, хаким идеологиягә һәм эш башындагы түрәләргә, икенче яктан, әдәбиятны үз кулында тоткан аерым шәхесләргә һәм аерым төркемнәргә ялчы хезмәтен башкарды. Тәнкыйтьчеләр бары үз хуҗаларының гына исемнәрен мактау белән телгә алып, башкаларның исемнәрен дә, әсәрләрен дә телгә алмыйча, тәнкыйть мәкаләләре язарга өйрәнеп киттеләр.

Шул рәвешчә, татар әдәбиятында исемнәрен, әсәрләрен курыкмыйча әйтеп була торган даһилар һәм читкә тибәрелгән, тәнкыйть тарафыннан танылмаган исемсезләр, хокуксызлар барлыкка килде. Моңа мин мисаллар китереп тормыйм. Ярым-йорты тәнкыйть мәкаләләренең авторлары да, хокуксыз язучылар кебек, үзләре дә билгесез булып калсалар яхшырак булыр, дип уйлыйм.

Моннан берничә еллар элек «Казан утлары»нда хәзерге заман прозасы турында тәнкыйть сыман әйткәләшеп алу булган иде. Татарстан язучыларының әлеге XI съезды алдыннан шул ук «Казан утлары»нда «Заман һәм шигырь» дигән икенче әйткәләшү башланып китте. Әлеге бәхәс рәсми рәвештә журналның 1988 елгы беренче саныннан башланса да, чынлыкта ул 1987 елда ук Мансур Вәлиевнең «Шигъри бушлык» дип аталган мәкаләсеннән соң кузгалды. Бәхәскә катнашучы авторлар бүгенге татар шигыренең генә түгел, гомумән татар әдәбиятының торышына, проблемаларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр кузгаталар. Татар әдәбиятында торгынлык елларында барлыкка килгән кимчелекләрне ачып салалар һәм киләчәктә әдәбиятны үстерү өчен үзләренең тәкъдимнәрен дә әйтәләр. Арада яңача фикер йөртүче кыю һәм принципиаль авторлар булган кебек, искечә фикерләүләр, курку, алан-йолан карану һәм көчлеләр алдында ялагайлану омтылышларыннан котыла алмаган авторлар да очрый.

«Заман һәм шигырь» бәхәсендә татар әдәбиятчыларын һәм укучыларын борчыган барлык сорауларга җавап табылды, барлык мәсьәләләр хәл ителде, дип әйтеп булмый. Бәхәсне – киләчәктә булачак зур сөйләшүләрнең, чыннан да яңача һәм ачыктан-ачык сөйләшүләрнең башлангычы гына, дип бәяләргә кирәк.

«Шигъри бушлык» мәкәләсендә М.Вәлиев тәнкыйть утын нигездә куркынычсызрак яшьләргә һәм кайбер шагыйрьләргә каршы юнәлтсә дә, бүгенге татар шигърияте турында шулай ук кыю гына фикерләр әйтә. Мансур Вәлиев – бүгенге көндә безнең иң актив һәм тынгысыз тәнкыйтьчебез. Ул әлегә күп сөйли. Аңа кайчагында фикер тирәнлеге һәм ышандыру көче җитми. Аның «Шигъри бушлык» сүзе – күпмедер дәрәҗәдә арттырып, күпертеп әйтелгән шигъри сүз булды. М.Вәлиевнең әрнеп, ачынып әйтелгән менә шул «утлы» сүзе күпләрнең йокысын ачты һәм уйланырга, кулга каләм алырга мәҗбүр итте.

М.Шабаевның «Казан утлары»ндагы «Төшсез чикләвекләр», С.Хафизовның «Социалистик Татарстан»дагы «Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә» дип аталган мәкаләләре тәнкыйтьтәге кыюлык юнәлешендә тагын бер адым булды. Алар тәнкыйть тыелган кайбер исемнәргә карата, бернинди куркусыз, үзләренең кире фикерләрен белдерәләр. Әдәбият тормышында гадәткә кергән кайбер ямьсез күренешләрне ачып салалар. «Мактаулар, тәнкыйтьләүләр» дип аталган мәкаләсендә Г.Рәхимнең беркайчан тел-теш тидерелмәгән «обойма»дагы Р.Харис шигырьләрендәге «прозаизм» турында язып чыгуы да шигырь турындагы бәхәстә яңалык һәм кыюлык булды. Фәиз Зөлкарнәев исә «Сабыр төбе алтынмы?» мәкаләсендә кыюлык юнәлешендә тагын да зуррак адым ясады. Мәкалә авторы әлеге дә баягы «обойма»да, ягъни гел беренче урында аталып йөртелүчеләргә карата, һәркемне үз исеме белән атап, бер дә каушамыйча үзенең фикерләрен әйтеп бирде.

Әхсән Баяновның «Юкәдәге чикләвекләр» мәкаләсе үзенең кискенлеге белән барлык мәкаләләрдән аерылып тора. Ә.Баянов язучылар арасында хөкем сөргән һәртөрле ямьсез күренешләрне, «кода-кодагыйлык»ны, карьеризмны, икейөзлелекне тәнкыйть утына ала. Бу уңайдан аның тәнкыйте М.Шабаев фикерләренә аваздаш булып яңгырый. Сибгат Хәким мәсьәләсенә килгәндә исә, С.Хәким, Туфан кебек үк, татар халкының милли символы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ләкин Ә.Баянов уйлаганча, күндәмлеге, җанлылыгы белән генә түгел. С.Хәким кешесенә карата күндәм дә, кешесенә карата усал да була белде. Ни генә булмасын, иң авыр, иң караңгы елларда С.Хәким халык шагыйре, халык символы булып калды. Бүген, шагыйрьнең вафатыннан соң берничә ел үтеп тә, кайберәүләр һаман аның данына көнләшә икән, бу инде – тәнкыйтьләүченең түгел, шагыйрь С.Хәкимнең көче турында.

«Төшсез чикләвекләр» мәкаләсендә М.Шабаев уртакуллар, графоманнар, һәвәскәрләр турында каты-каты гына сүзләр әйтә. Аның бу сүзләре кайберәүләрнең авырткан җирләренә барып тигән. Р.Шәфиев – «Казан утлары»нда, Рахмай Хисмәтуллин «Социалистик Татарстан»да бастырылган мәкаләләрендә М.Шабай белән килешмәүләрен белдерәләр, мәкалә авторын яшьләргә карата хөрмәт күрсәтмәүдә гаепләргә тырышалар. «Татарстан яшьләре»ндә Марсель Галиев хәтта «уртакуллар әдәбият өчен файдалы» дигән карашны алга сөрә. Ә.Баянов та, әдәбиятта графоманнарның, һәвәскәрләрнең булуы – табигый күренеш, дип исәпли.

«Уртакуллар, графоманнар, һәвәскәрләр һәм башкалар» дигәндә, тәнкыйтьчеләр, башлыча, олы әдәбиятка якын килергә куркыбрак йөргән читтәгеләрне, кыюсызларны, ләкин, җае чыкса, китап чыгарудан һич тә баш тартмаган әдәбиятчыларны күз алдында тоталар.

Барысы да дөрес: уртакуллар, һәвәскәрләр булган, бар һәм булачак. Хикмәт аларның булуында-булмавында түгел. Хикмәт безнең уртакуллыкка, һәвәскәрлеккә һәм кәсепчелеккә мөнәсәбәтебездә. Минем аңлавымча, бүгенге татар прозасының 80-90 проценты уртакул әсәрләрдән тора.

Татар әдәбияты өчен, әйтик, Роберт Рәкыйповның, Риза Шәфиевнең яисә мәрхүм Рамазан Байтимеровның, әрсезләнеп, берән-сәрән китап бастыруы түгел, күпчелек язучының уртакулга, графоманга, һәвәскәргә һәм кәсепчегә әйләнүе куркыныч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100