Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нуриман районында фаҗига: Әтисе белән әнисе, 10 айлык энесе үлгән, 13 яшьлек малай исән

news_top_970_100
Нуриман районында фаҗига: Әтисе белән әнисе, 10 айлык энесе үлгән, 13 яшьлек малай исән
Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Нуриман районында Үкәрле авылы янында Уфа-Иглин-Красная Горка юлында авариядә 2 кеше үлгән, 4 кеше имгәнгән. Прокуратура әлеге эшне контрольгә алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 7 гыйнварда кичке 7нчеләр тирәсендә була. Биредә «Киа Рио» һәм «Рено Дастер» бәрелешә.

Аннары ачыкланганча, 3 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИга сылтама белән Электрогазета.рф хәбәр итте.

«Киа» йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлә. Салонда тагын 2 бала була. Аларның берсенә 10 ай, икенчесенә 13 яшь, аларны хастаханәгә илтәләр. Ләкин соңрак 10 айлык бала да үлә.

«Рено» белән идарә итүче 61 яшьлек ир-атка һәм аның 50 яшьлек хатын-кыз пассажирына да медицина ярдәме кирәк була.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ транспорт чараларын эзләү, ДПС җитәкчесе урынбасары Илдар Сәйфетдинов сүзләренчә, балалы гаилә бара торган «КИА» машинасы, «Рено»га бәрелгәч, юл кырыена төшеп китә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100