Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нуриман районында авариядә ана белән бала һәлак булган

news_top_970_100
Нуриман районында авариядә ана белән бала һәлак булган
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Нуриман районында «Киа Рио» машинасы «ВАЗ-21213» автомобиленә бәрелгән, биредә 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген көндез «Киа Рио» машинасы Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка юлыннан барганда «ВАЗ-21213» автомобиленә бәрелә. «Киа Рио» белән идарә итүче 37 яшьлек хатын-кыз һәм аның 2016 елда туган кызы һәлак була.

«ВАЗ-21213» йөртүчесе һәм пассажиры имгәнә, аларны хастаханәгә салганнар.

Урынга тикшерүчеләр барган. Башкортстан буенча ЮХИДИ башлыгы Владимир Севастьянов авария урынына килгән. Шулай ук Нуриман районы прокуроры Денис Муховиков та биредә булган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Белорет районында күпердән төшеп киткән машинада әни кеше һәм аның 2 баласы үлде. Тикшерү ачыклаганча, 24 ноябрьдә 19.25 сәг тирәсендә, бу хатын, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, «Шкода Фабиа» машинасы белән идарә итә. Ул Азнагол авылында Агыйдел елгасы аша җәяүлеләр күпереннән барганда идарәсен югалта, машина елгага төшеп каплана. Авариядән машина йөртүче хатын, аның 6 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы һәлак була, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100